Логотип Магариф уку
Цитата:

Төбәгемнең зыялы шәхесе

Мөнирә Мөнир кызы СӘЙФУЛЛИНА,Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең математика укытучысы.Педагогик стажы – 48 елТатар халкы гомер буе мәгърифәткә омтылган. Һәр чорның үзенең укымышлы, зыялы шәхесләре б...

Мөнирә Мөнир кызы СӘЙФУЛЛИНА,
Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең математика укытучысы.
Педагогик стажы – 48 ел
Татар халкы гомер буе мәгърифәткә омтылган. Һәр чорның үзенең укымышлы, зыялы шәхесләре булган. Мисал өчен: Ш.Мәрҗани, Р.Фәхреддин һ.б. мәгърифәтчеләрнең исемнәре билгеле. Алар бар гомерләрен үз милләтенә хезмәт итүгә юнәлткән. Минем үз заманының алдынгы карашлы, мәгърифәтче, нашир авылдашым Ибраһим улы Гыйльман Кәримовның тормышы, аның татар халкын белемле итү өчен куйган хезмәте турындаискә алып китәсем килә.
Кем соң ул Гыйльман Ибраһим улы Кәримов? Ул үзенең «Хосусый тарихыбыз вә баштан кичкәннәр» дигән язмасында нәселләренең Пенза губернасыннан Самара губернасы Бөгелмә өязе Түбән Чыршылы исемле авылга күчеп килүләре турында язган.
Ибраһим улы Гыйльман Кәримов 1841 елның 13 октябрендә Бөгелмә өязе (хәзерге Лениногорск районы) Түбән Чыршылы авылында туган. Башта ул үз авылы мәдрәсәсендә укый. Авыл мулласы, Гыйльманның укуга сәләтлелеген күреп, әтисе Ибраһимнан улын Чистай мәдрәсәсенә укырга җибәрүен сорый. Ата кеше бик авырлык белән генә риза була. Гыйльман Кәримов Чистай мәдрәсәсендә 7 ел белем алганнан соң, 1870 елда кулына указ ала һәм Бөгелмә өязе (хәзерге Әлмәт районы) Миңлебай авылы мәчетенә имам-хатыйб һәм мәдрәсә мөдире булып килеп урнаша.
Миңлебай авылы кечкенә, ярлы һәм бик караңгы авыл була. Авылда мәчет тә, мәдрәсә дә булмый. Балаларны мулла һәм абыстай үз өйләренә җыеп укыта торган булганнар. Иң беренче эш итеп Гыйльман мулла авылда мәчет салдыра. Ни кызганыч: мәчет бер ел да тормый, җавапсызлык аркасында яна. Җәмәгатьчелек тырышлыгы белән тагын мәчет салалар, монысында инде Гыйльман мәчет янына кечкенә генә мәдрәсә дә салдырта. Гыйльман ахун да үзенең укытуын башта иске кадими фикерле имамнар кебек дин сабагын ятлауга кайтарып калдыра. Ләкин ул бу эшеннән канәгать булмый. Болай укыту балаларның вакытын бушка үткәрү дигән нәтиҗәгә килә, мәдрәсәдә укытуны башка кешегә тапшырып, үзе дин эшләре белән шөгыльләнә. Ул Бөгелмә өязендәге 136 авылның ахуны да була бит әле. Гыйльман ахунның хыялы мәдрәсәләрдә уку-укыту системасын нәтиҗәлерәк итү, татар халкын белемле һәм гыйлемле итеп күрү була. Бу эшне башкару өчен ни кирәклеге турында уйланып йөргәндә аның кулына Бакчасарайлы Исмәгыйль мирза Гаспринскийның «Тәрҗеман» газетасы килеп керә. И.Гаспринский үз газетасында: «Мәктәп һәм мәдрәсәләребездәге укыту ысулларын яңарту кирәк», – дип яза. Гыйльман ахун Гаспринский белән хат алыша, үзенең фикерләрен яза. Гыйльман ахун белән Гаспринский арасында фикер каршылыклары туа. Гыйльман ахун дин сабагы белән бергә мәгариф һәм русча укыту мөмкин түгел дисә, Гаспринский Россиядә яшәүче мөселманнарга  русча белү, һичшиксез, кирәк дигән фикерне яклый. Гыйльман ахун белән Гаспринский  очрашып сөйләшү икесен бер фикергә китерә, ягъни сүзләрне ятлату ысулыннан ваз кичеп, уку-язуга хәреф-аваз системасы аркылы өйрәтү.
Гыйльман ахун Миңлебай авылында җәдитчә укыту өчен мәктәп ача. Тик авылдагы бик аз кешеләр генә балаларын бу мәктәпкә бирә. Шуңа күрә ул, күрше Чупай авылына барып, бер-ике бай кешегә мөрәҗәгать итә Шулай итеп, үзенең ике улы белән 17 бала җәдитчә мәктәптә дин сабагы белән беррәттән тарих, җәгърафия, хисап фәннәрен, рус телен өйрәнәләр. Ә Гыйльман ахун бу фәннәр буенча дәреслекләр, укыту программалары төзи. Ул моның белән генә тынычланып калмый: үзе ахунлык иткән авылларда да җәдитчә уку мәктәпләре ачуга ирешә. Ул үз истәлекләрендә «... голяма исемен алган бик күп иске фикерлеләр тарафыннан шелтәләргә дучар булсам да, ун ел кадәр тәрәкый тарафына кызыктыруым нәтиҗәсе буларак, фикеремнең бик күп тәэсере мәйданга чыкты», – дип яза.  Шуны да искәртеп китәсе килә: Гыйльман ахунның бу программалары һәм дәреслекләре ни сәбәпледер типографиядә басылмый, кулъязма рәвешендә генә калган.
Гыйльман ахун үз балаларын укытуга да бик нык игътибар итә. Өлкән улы Фатих Кәримине, Чистай һәм Уфа мәдрәсәләрендә укытканнан соң, Төркиядә дә укыта. Фатих алты чит тел дә белгән. Шулай ук кызларын да укыта, русчага да өйрәтә, кече малайларын да белемле иткән. Ләкин Гыйльман Кәримовның хыялы, үз типографиясен булдырып, гади халык өчен китаплар бастырып, халыкның аң белемен үстерү була. Билгеле, бу хыялны тормышка ашыру өчен шәһәргә күчәргә кирәк була. Гыйльман ахун, киңәш-табыш итү өчен Казанга барып, Ш.Мәрҗанигә мөрәҗәгать итә. Бөек галим аның мәгърифәтчелек идеяләрен хуплый. Аның киңәше белән Гыйльман  гаиләсе белән Казанга түгел, ә Оренбург шәһәренә күчә. Бу – 1899 елда була. Күчәр алдыннан  Духовное собраниегә имамлык һәм ахунлык вазифасыннан азат итүне сорап рапорт яза. 1889 елның 6 июнендә Гыйльман ахунның рапорты канәгатьләндерелә.
1900 елда Оренбургта отставкадагы унтер-офицер Б.А.Бреслинның типографиясеннән гарәп шрифтлары сатып ала һәм шәхси басмаханәсен оештырып, татарча һәм казакъча китаплар бастыра башлый. XX гасыр башына 20 исемдә китап бастырып чыгара. Кызганычка, күпкырлы эшчәнлек алып барган Гыйльман Ибраһим улының тормышы фаҗигале тәмамлана. Аны 1902 елның 6 июнендә үз йортында яшен сугып үтерә. Үлем Гыйльман Ибраһим улының башлаган эшен туктата алмый. Улы Фатих Кәрими әтисенең басмаханәсенең эшен дәвам иттерә.
Тарих дистәләгән гасырлар белән үлчәнелә торган бихисап күп буыннарның узган тормышларын үз эченә алган гаять каршылыклы бер дөнья ул. Менә шул тарихта тирән эз калдырган зыялы шәхесебез Ибраһим улы Гыйльман Кәримовның милләтебезнең  мәгърифәтен үстерүдәге хезмәте искиткеч зур. Мин авылыбызда 30 ел гомерен балалар укытуга биргән Гыйльман Ибраһим улы белән хаклы горурланам.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ