Логотип Магариф уку
Цитата:

Төгәл фәннәр мәдәни үсешне арттыра

Зөлфия Тәхиятулла кызы ФӘРХУЛЛИНА,Мамадыш районы Кече Кирмән төп мәктәбенең химия укытучысы. Педагогик стажы – 25 ел.Белем алуның мәҗбүри өлеше – ул төгәл фәннәрне сыйфатлы өйрәнү. Укытучы хезмәте – и...

Зөлфия Тәхиятулла кызы ФӘРХУЛЛИНА,
Мамадыш районы Кече Кирмән төп мәктәбенең химия укытучысы. Педагогик стажы – 25 ел.
Белем алуның мәҗбүри өлеше – ул төгәл фәннәрне сыйфатлы өйрәнү. Укытучы хезмәте – иҗат итүгә нигезләнгән хезмәт. Авыл укытучысының хезмәте – авылдагы барлык физик эш төреннән башлап, спорт ярышлары, концертлар, сайлаулар, ярминкәләр, райондагы берәр мәктәптәге ремонт эшләре, мәктәп бакчасында бизнес план үтәү һәм тагын санап та бетереп булмаган эшләргә өстәп төрле педагогик системалар кулланып иҗат итүгә нигезләнгән. Башка иҗат өлкәләреннән аермалы буларак, укытучының уйлап таба белүчәнлеге ниндидер продукт табуга түгел, ә укучыны шәхес буларак тәрбияләүгә нигезләнгән төрле чаралар оештыруга юнәлдерелгән. Төгәлрәк әйтсәң, укытучы алдына хәзерге заман шартларында тормышта үз урынын табарга өйрәнүче укучы шәхесе тәрбияләү бурычы куелган. Укучылар өчен дә, укытучылар хезмәте өчен дә, мөмкинлекләр күп хәзер. Шулай да таләпләр тагын да күбрәк булып кала бирә. Үз гаиләләрен булдырып һәм гаиләсен саклап яшәүне түгел, ә акча эшли белүне генә хуплаучы буын барлыкка килде. Миңа калса, ул буын төгәл фәннәрне өйрәнеп бетермәүдән дә килеп чыгадыр кебек тоела. Нинди фәннәр соң ул төгәл фәннәр? Аларны өйрәнү тормышка, шәхсән, кеше тормышына нинди йогынты ясый?
Белем алу дигән система булмаган заманнарда ук кешелек тимерне тапкан, корал ясаган, дәүләтне киңәйткән. Энергия чыганагының берсе күмерне эзләп табып, поездларны хәрәкәткә китергән. Автомобильләр төрле ысул белән йөри башлаган. Элементар кисәкчекләр, квант механикасы, синтетик каучук уйлап табылган. Бу ачышлар барысы да төгәл фәннәрнең үсеше ярдәмендә барган. Ә аларның асылында кеше тора. Димәк, төгәл фәннәр җәмгыятьтәге мәдәниятне, шул исәптән кешенең дөньяны күзаллавын да билгели.
Төгәл фәннәр табигатьнең кешегә йогынтысын өйрәнә: кызыксынуларын, ихтыяҗларын. Физика һәм химия фәннәрен өйрәнүнең максатлары:
– төп физик һәм химик законнарны үзләштерү;
– дөнья картинасын күзаллау өчен, физик һәм химик белемнәр системасын формалаштыру;
– күзәтү күнекмәләре булдыру, планлаштыру һәм тәҗрибәләр үткәрү;
– табигать законнарын танып белү мөмкинлекләренә ышануны тәрбияләү;
– үзеңнең көндәлек тормышында әлеге белем һәм күнекмәләрне куллана белү.
Математика һәм информатика фәнен өйрәнүнең максатлары:
– информацияне куллану, тапшыру, үзгәртү процесслары турындагы белемнәрне үзләштерү;
– дөньяның хәзерге заман фәнни картинасын формалаштыруда информацион процессларның ролен белү;
– логик һәм математик фикер йөртүне, гомуми интеллектны һәм гомуми мәдәниятне үстерә;
– кеше тормышының  сыйфатына (финанс ягына, сәламәтлеккә) йогынты ясый;
– эшчәнлекнең алгоритмын төзергә өйрәтә.
Укыту эшчәнлеге – укучының аңын тиз генә «эләктереп ала торган» булса гына чын эшчәнлек була. Укучыларның эшчәнлеген мотивацияләү ысуллары:
– тәҗрибәләр үткәрү;
– кызыклы сораулар бирү;
– фикерләрне ике төрлегә аеру ( дөрес яки ялгыш);
– тиз генә чишә торган мәсьәләләр язылган карточкаларны вакытка чишү, кайсы укучының вакыты әзрәк була;
– әлеге теманы тормышка бәйләү;
– тема белән бәйле видео күрсәтү.
Һәр яшьнең үзенә хас эшчәнлек темпы була. Дәрестә һәрвакыт эшчәнлекне алмаштырып торырга кирәк. 45 минут буе туктаусыз язу, уку, тыңлау, мәсьәлә чишү – кызыксына торган укучыны да бик алҗыта, дәрестән дәрескә мондый шартларда ара һәм туя башлый.
Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен атомнарның үзлекләре белән чагыштырыр идем. Ни өченме?
Бер караганда, селтеле металлар – атомнарның иң активлары, алар барлык элементлар белән дә диярлек реакциягә керә ала. Мондый типтагы кеше башка кешеләр белән бик тиз әңгәмә кора, яшәп китә ала. Шул активлыклары нәтиҗәсендә селтеле металлар табигатьтә саф хәлдә түгел, кушылмалар хәлендә генә очрый. Ә менә инерт газлар үзләре янында 8 электроннан торучы үтеп булмаслык кыр төзиләр. Инерт газлар реакциягә керсен өчен, аерым шартлар тудырырга кирәк. Инерт газлар тибындагы кешеләр дә очрый. Алар үзләренең тышкы тирәлекләрен башка кеше йогынтысыннан  саклыйлар һәм башка кешеләр белән яши алмыйлар.
Шуңа да мин төгәл фәннәрне ныклап өйрәнү кешенең мәдәни үсешен арттыра, дип саныйм.
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ