Логотип Магариф уку
Цитата:

Тормышта кайсы фәннәр кирәгрәк?            

Тема: Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыныМөнирә СӘЙФУЛЛИНА,Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең математика укытучысы. Педагогик стажы – 45 ел«Белемле меңне егар», ди халкыбыз. Һәр кешенең тормышта белем...


Тема: Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны


Мөнирә СӘЙФУЛЛИНА,


Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең математика укытучысы. Педагогик стажы – 45 ел


«Белемле меңне егар», ди халкыбыз. Һәр кешенең тормышта белемле, зирәк буласы килә. Ләкин белемгә юл җиңел түгел. Ул тырыш , максатчан, хезмәт сөючән булуны таләп итә.


Ни өчен кешегә белем кирәк соң?


Белем – кешегә үзенең хыялын тормышка ашыру, үзенә кулай һөнәрне үзләштерү өчен кирәк. Яраткан эшең белән шөгыльлләнү, эш урыннында хөрмәтле һәм яхшы һөнәр иясе булу, җәмгыяткә файдалы булу – бүгенге фән-техника заманының киң үсеш алган чорында белемсез мөмкин түгел. Ләкин әхлаксыз кешеләр кулында белем – куркыныч корал да ул. Чөнки иң белемле инженерлар Бухенвальд дигән үлем машинасын, иң тирән белемле галимнәр: химиклар, физиклар, биологлар атом бомбасын, химик-биологик коралларны барлыкка китерделәр. Димәк? кеше белемле генә түгел, ә әхлаклы да булырга тиеш.


Белемле булу кешегә кулаймы яки зыянлымы?


Кеше тормышка җайлаша. Билгеле бер тормыш кысалары эчендә яшәсә, кешегә тормыш итү җиңел , алга куйган максатларга тизрәк ирешергә мөмкинлек бирә. Максатларга ирешү өчен  киң кырлы белемле булу кирәк.


Мәктәптә өйрәнә торган фәннәрнең барысы да тормышта кулланылып та бетми . Шулай да истә тотарга кирәк: әгәр мәктәптә уку вакытында нинди дә булса фәнне начар үзләштерсәң, киләчәктә югары йортында уку вакытында, үзләштерелмичә калган, кирәкми дип санаган фәннәрне яңадан үзлегеңнән өйрәнергә тиеш буласың.


Нинди фәннәр тормышта киң кулланыла соң?


Иң беренчесе математика дип әйтер идем мин. Дөрес, барлык кеше дә тригонометрик формулалар кулланып үз өенең биеклеген яки Пифагор теоремасы ярдәмендә йорт диварына сөяп кулген баскыч озынлыгын исәпләп утырмый. Ләкин мәктәптә алган белемнәр безгә башка бик күп очракларда ярдәм итәргә мөмкин. Мәсәлән,



  • гаилә бюджетын исәпләү;

  • банктан кредит алу һәм аны түләү;

  • гаилә өчен кирәкле сату-алу эшләрен дөрес итеп башкару;

  • җәйге ялларда чит илләргә яки диңгез буйларына бару өчен кирәкле финансны туплау һ. б. бик күп тормыш ситуацияләре математика белүнең кирәклеген күрсәтә. Шулай ук химия фәнен белү дә бик кирәк. Химия – кешенең көзгесе ул. Тирә-якка күз төшерик әле. Без һәр көнне куллана торган кием-салым ,савыт-саба, транспорт чаралары (машиналар, самолет, поезд, корабль һ.б.) металл, плассмасс, резина һәм пластик матдәләрдән тора. Боларның барысы да – химия фәненең ачышлары.


Кеше тормышында зур урын алып торучы физика фәне турында әйтмичә булмый. Физиканың тормышта төп өч тармагы бар. Беренчесе – кешене чолгап алган дөнья турындагы белемнәр чыганагы. Икечесе – техник прогресның үсешен үстерүче. Өченчесе – кешенең эчке халәтенең үсешен үстерүче потенциал ул. Физика дәресләрендә алган белемнәр ярдәмендә электр чыбыкларын тоташтыру, өзгеч һәм розетка ремонтлау кебек гади эшләрне башкару һәркемнең кулыннан килә. Бүлмәләрдә, идән асларында урнаштырылган җылыткычлар, плитә өстенә урнаштырылган газ суырткычлар, киемнәрдәге, сумкалардагы, йорт җиһазларының ишекләрендәге магнит эләктергечләр – боларның барысы да физика өлкәсендәге ачышлар.


Физик ачышларның медицинадагы тоткан урыны турында да бик күп әйтергә мөмкин. Мисал өчен: ультратавыш ярдәмендә диагностика, хирургиядә операцияләрне лазер ярдәмендә ясау, электромагник нурлар ярдәмендә төрле авыртуларны дәвалау. Физик ачышларның файдалы яклары белән бергә зарарлы якларын да күрсәтеп китик. Тормышта киң куланыла торган мобиль телефон, телевизор, микродулкынлы мич. Болар тирә-якка кеше организмына зарарлы тәэсир итүче электромагнит нурлар тарата.


Ботаника, зоология, география фәннәренең тормышта кулланылышы турында да бик күп мисаллар китерергә була.


Тормышта үз юлларын тапмаучылар да бар. Табигать кешеләрне төрле-төрле итеп яраткан. Ләкин кеше үз өстендә эшләмәсә, белемен арттыру, тирәнәйтүгә игътибарын юнәлтмәсә, ул томышышта үз урыннын тапмаган була. Әйдәгез, балаларга белемнең кирәклеген кечкенәдән үк аңлатыйк, аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итик.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ