Тукай һәм театр

(Квест-уен)

Индира САФИУЛЛИНА, 

Апас районы Апас урта гомуми белем бирү аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең I квалификация категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы

Максат:  үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, сәнгатен белүгә  омтылыш, милли үзаң тәрбияләү; бөек шагыйребез Г.Тукайга, аның иҗатына карата балаларда горурлык, хөрмәт хисе булдыру.

Җиһазлау: Тукай портреты; газета-журнал битләрендә басылган мәкаләләрдән күргәзмә. (Аларда Габдулла Тукайның театрга булган мөнәсәбәте, аның татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев, Галиәсгар Камал, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаялар белән бәйләнеше хакында кызыклы һәм әһәмиятле мәгълүматлар бирелә.)     

 Сәхнә авыл өен хәтерләтә: тәрәзәгә ак пәрдә эленгән. Календарьда 26 нчы апрель 1886 нчы ел . Сәхнә артында кошлар сайраган, әтәч кычкырган, эт өргән, сыер мөгрәгән тавышларга яшь бала елавы кушыла. Ап-ак озын күлмәктән бала күтәргән ана чыга. Магнитофон  язмасыннан «Бишек җыры» яңгырый.

Укытучы. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. «Чын шагыйрьнең гомере арифметик саннар белән генә бәяләнә алмый. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә», – дип язган филология фәннәре докторы Фәрит Бәширов.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Россиядә «Театр елы» уңаеннан,  «Тукай һәм театр»  дип аталган гаять киң һәм кызыклы темага тукталырга булдык.  Квест-уены  – яшьләр арасында яратып уйнала торган иң танылган уеннарның берсе. Квест – инглизчәдән «маҗаралар эзләү» дигәнне аңлата. Герой, максатына ирешү өчен, күрсәтелгән юл буенча  бара, төрле авырлыкларны җиңә һәм маҗаралы хәлләргә тарый. Алда сезне күңелле уеннар, кызыклы биремнәр көтә. Безнең уенда VII сыйныф укучыларыннан тупланган ике команда катнаша. Һәр команда капитаннарын сайлап куя.

(Капитаннарга уенның маршрут картасы бирелә.)

Укытучы. Күрсәтелгән маршрутлар буенча үтеп, төрле биремнәрне дөрес үтәсәгез, шушы сыйныф бүлмәсендә сезне сюрприз көтәчәк. Җитезлек, сабырлык, түземлек, тапкырлык теләп калабыз! Шушы кабинетта очрашканга кадәр.

(Укучылар күрсәтелгән маршрутлар буенча төрле тукталышларга тарала һәм биремнәр үти. Кабинет-класслар алдан ук  тукталышлар  итеп әзерләнеп куела. Аларның ишекләренә кодлар ябыштырыла. Һәр кабинетка икешәр югары сыйныф укучысы билгеләнә, аларга биремнәрне ничек башкару турында алдан аңлатып куела. Һәр командага да бертөрле биремнәр бирелә.)

1 нче тукталыш – «Тукай театр турында»

Г.Тукай – үзе яшәгән чордагы милли театр сәнгатенә актив тәэсир иткән, юл күрсәткән, әйдәп барган олуг шәхесләрнең берсе. Әгәр без бүген татар театры тууының тәүге көннәреннән үк гомумкешелек кыйммәтләренә таянды, югары идеалларга хезмәт итте, һәм, иң мөһиме – халкыбызда милли үзаң тәрбияләү өлкәсендә армый-талмый эшләде дибез икән, бу, әлбәттә, сөекле шагыйребезнең тырышлыгы да.

Бирем: Бирелгән сүзләрне дөрес урнаштырып, 1906 елда Г.Тукайның театр турында нинди фикер әйткәнен белегез: «Театр – файдалы  киләчәк һәм нәрсә өмидле  өчен   көннәребез  безнең  бер.» (Дөрес җавап: «Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы һәм  өмидле  бер  нәрсә.»)                                                                                      

2 нче тукталыш – «Беренче профессиональ театр труппасы исеме»

1905 ел революциясе биргән иректән файдаланып, алдынгы татар яшьләре беренче профессиональ театр труппасы оештыралар. Казанда беренче тапкыр татарча спектакль «Яңа клуб» бинасында 1906 елның 22 декабрендә Татар укытучылар мәктәбенең ярлы укучылары файдасына куела. Бу – Г.Камалның  «Кызганыч бала» драмасы була. Шуңа күрә 1906 елның 22 декабре татар театрының туган көне дип исәпләнә. 1908 елда Г.Тукай беренче профессиональ татар труппасына «күчеп йөрүче йолдыз» мәгънәсен аңлаткан исем бирә.

Бирем: Түбәндәге ребусны чишеп, беренче профессиональ театр труппасы нинди исем белән аталуын белә аласыз.

                1         5          1             3

           «   —       —        —   я      —    »

                8       80       100            1                 (Дөрес җавап: «Сәйяр»)

3 нче тукталыш – «Нинди спектакль?»

Тукай «Сәйяр» труппасының «Шәрык клубы» сәхнәсендә уйналган һәр спектаклен карап бара. Аның өчен хәтта тамаша залында, алдагы рәтләрнең берсендә махсус кресло да куелган була. Тик Тукай ни өчендер спектакльләрне анда утырып түгел, ә арттагы урыннардан, халык аша карарга ярата. Бәлки, танылган шагыйрь залдагыларның игътибарын үзенә тартырга теләмәгәндер? Тамашачы буларак, ул сәхнәдә барган вакыйгаларны бик садә, хис белән кабул итә. Әмма шагыйрь калдырган иҗади мираста «Сәйяр» труппасы спектакльләренә (Анысы да 1909 елга, ягъни труппаның күчмә шартларда эшләү чорына карый.) рецензия бары берәү генә.

Бирем: Алфавиттагы «28, 25, 10, 1          29, 2, 16  21, 22, 12,  14, 1,  11,  31, 12, 14» нче хәрефләрен  җыеп укысагыз, кайсы спектакльгә рецензия язылганын белерсез. (Дөрес җавап: «Хуҗа һәм приказчик»)

4 нче тукталыш – «Кем ул?»

«1907 елның көзе иде. Мин Һ.Максудиның «Йолдыз» газетасы нәшриятына килдем. Ул урынында юк иде. Редактор өстәле янындагы урындыкка утырып, газеталарны актара башладым. Кырыйда утырган әфәнде миңа кырын карап калды. Мин: «Һади әфәнде тиз килерме икән?» – дип сүз башладым. Ул аның тиздән киләчәген әйтте. Ул мине танымады булса кирәк. Мин үземнең «Фикер» нәшриятыннан икәнемне әйттем. «Алай булгач, сез анда газета-журналларда шигырьләр яза торган Тукайны бик яхшы беләсездер?» – дип сорады. «Ул мин булам инде», – дигәч, бик аптырады. Без бик тиз уртак тел таптык.»

Бирем. Г.Тукайның хатирәсендә кем турында сүз барганын түбәндәге хәрефләрне дөрес урнаштырып белә аласыз.

Г, и, л, а, К, а, р, а, с, ә, г, л, а, м. (Дөрес җавап: Галиәсгар Камал)

5 нче тукталыш – «Кояшка тиң актриса»

Татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе, Татарстанның атказанган артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская – милләтебезнең асыл заты. Ул 1892 елда Казан шәһәрендә туа, тормышта бик күп авырлыклар күрә. Кешеләрдә төрле кара эшләр башкара, әмма гел уку турында хыяллана. Бию мәктәбенә, рус театрына йөри башлый. 1907 елда Казанга Ильяс Кудашев җитәкләгән театр труппасы килә. 14 яшьлек  Сәхипҗамал сәхнәгә аяк баса. Беренче уйнаган роле—«Кызганыч бала» драмасында  Шәфика образы. Шул көннән алып С.Гыйззәтуллина-Волжская «Сәйяр» труппасының төп героинясына, сәхнәнең якты йолдызына әверелә. Тукай аңа багышлап шигырь яза. Үз вакытында артисткага ни өчендер тапшырылмый калган бу әсәр шагыйрь вафатыннан соң аның кулъязмалары арасыннан табып алына һәм 1929 елда гына беренче тапкыр басыла. Менә ул:

Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанга нур тула, –

Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.

Бу икәүгә Тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:

Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.

Мактау сүзләренә үтә дә саран, туры Тукайның Волжскаяны кояш кадәр кояшка тиңләве халык шагыйренең бу актриса иҗатын югары бәяләве турында сөйли. Дөнья әдәбиятында нинди дә булса башка бер артистканы кояш белән тиңләп шигырь язучы янә берәр шагыйрь бармы икән?..

Бирем: Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская  сүзендәге хәрефләрдән исемнәр төзергә. Бер минут вакыт эчендә  күпме сүз таба аласыз? (Көтелгән җаваплар: тал, зал, мал, сал, Залия, малай, Наилә, Налия, җиләк, җил, Наҗия, хат, халат, тузан, хәят, Самат, салат, азык, сука, сулагай, лупа, авыл, Җәмил, Җәмилә, авыз, Камил, Камилә…)

6 нчы тукталыш – «Күңелле тукталыш»

Түгәрәккә басабыз да туп атышып уйнарга җыенабыз. Башта Тукайның «Театр»  шигыреннән түбәндәге өзекне  искә төшерик.

Халыкка дәрсе гыйбрәттер – театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Уенны командир башлый. Ул шигырьнең беренче сүзен әйтә һәм тупны иптәшенә ата. Тупны тоткан укучы шигырьнең алдагы сүзен өйтә. Ул шигырь сөйләнеп беткәнче дәвам итә.

7 нче тукталыш – «Дра­ма жанрында Тукайны беренче булып чагылдырган әдип»

Тукай образы язучыларны драма әсәрләре иҗат итүгә дә рухландырган. Бер әдип, бу юнәлештә эшләүчеләрдән беренче буларак, 1938 елда Тукайны дра­ма жанрында чагылдырды. Бу эштә дра­матург зур уңыш казана. Шул ук елда әлеге әсәр сәхнәдә дә уйнала. Аның театрларда куелуы халык өчен зур бәйрәм төсен ала.

Бирем: Сузык аваз хәрефләрен куеп укысагыз, ул әдипнең исем-фамилиясе килеп чыга. . х  м . т     Ф . й з . (Дөрес җавап: Әхмәт Фәйзи)

8 нче тукталыш – «Г.Тукай премиясе алган күренекле артистлар»

Хөкүмәтебез  театрга, театр артистларының, режиссерларының хезмәтенә зур бәя бирә. Ш.Сарымсаков, Р.Бикчәнтәев, М.Сәлимҗанов, Ф.Бикчәнтәев – режиссер буларак, Х.Әбҗәлилов, Ф.Колбарисов, А.Хәйруллина, Н.Гәрәева, Ш.Биктимеров, Ш.Әсфәндиярова, Р.Таҗетдинов, Р.Шәрәфиев, Н.Дунаев, Ә.Шакиров, Н.Ихсанова, А.Гайнуллина, Р.Төхфәтуллин һәм башкаларга артист буларак Тукай премиясе бирелә.

Сәхнәдә Тукай ролен башкаручы артистларга да тукталып китик. СССРның халык артисты Г.Шамуков яшьтән үк Тукай образы белән хыялланып йөри һәм чын образ тудыруга ирешә. Шулай ук РСФСРның халык артисты Камал III һәм ТССРның атказанган артисты  И.Гафуров Тукай ролен гаять оста башкара. Артистлар И.Әхмәтҗанов, Д.Хәйруллин, Р.Төхфәтуллин, М.Мәхмүтов, И.Камалиев, Ф.Кәлимуллин бу тради­цияне уңышлы дәвам итәләр.

Бирем: Г.Тукай премиясе алган күренекле  артистларның фамилияләрен алфавит тәртибендә урнаштырырга. (Дөрес җавап: Х.Әбҗәлилов, Ш.Әсфәндиярова,  Ш.Биктимеров, Р.Бикчәнтәев, Ф.Бикчәнтәев, А.Гайнуллина, Н.Гәрәева,  Н.Дунаев, Н.Ихсанова, Ф.Колбарисов, Ш.Сарымсаков, М.Сәлимҗанов, Р.Таҗетдинов, Р.Төхфәтуллин, А.Хәйруллина, Ә.Шакиров, Р.Шәрәфиев)

9 нчы тукталыш

Тукай турында драма әсәрләре  шактый күп язылган. Р.Ишморатның «И мөкатдәс моңлы сазым», Т.Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз», И.Юзеевнең «Очты дөнья читлегеннән», Ә.Гаффарның «Соңгы сәгать», И.Нуруллинның «Тукай – Петербургта», Р.Әюповның «Печән базары» драмалары һәм трагедияләрендә шагыйрь образын яңача сурәтләргә омтылыш көчле. Р.Батулланың «Сират күпере»ндә Тукайның соңгы айлары һәм көннәре сурәтләнә.

Бирем: сыйныф бүлмәсеннән югарыда саналган бер әсәрнең исемендә  аталган предметны табыгыз.

(Китап шкафының бер киштәсенә сәгать куелган. Аның артында укучыларга дип әзерләнгән бүләкләр-күчтәнәчләр куелган.)

Укытучы. Кызганычка каршы, Тукай бик иртә дөнья куя. Аның масштаблы фикере, туры сүзе, теләктәшлеге татар театр сәнгате өчен бик кирәк чакта арадан китә. Әмма ул юнәлеш биргән, күңел җылысын салган милли театр яши һәм бүгенге көндә дә формалаштыруда бөек шагыйрьнең көче кергән реалистик традицияләрне дәвам итә. Бүгенге квест уенында катнашкан һәрбер укучыга рәхмәтемне белдерәм һәм зиһен сандыгыгызны күп мәгълүматлар белән баеткансыз дип ышанып калам.

Добавить комментарий