Укытучы булу – зур бәхет ул

Лиана Илфак кызы АВЗАЛОВА,

Мөслим районы Мөслим лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 4 ел.

Кем булырга? Ничек ялгышмаска? Нәкъ шушы сораулар белән һәрбер чыгарылыш сыйныф укучысы очраша. Дөньяда бит һөнәрләр бихисап, кайсын сайларга? Дөрес һөнәр сайлаганда гына, безнең киләчәгебез өметле, үзебез бәхетле була алабыз.

Мин дә олы юл чатында калгач, кем булырга икән дип, кат-кат уйладым. Укытучылар, әти-әнием белән киңәшләшкәннән соң, Чаллы педагогия институтына – башлангыч сыйныф укытучылары бүлегенә укырга кердем. Димәк, мин киләчәктә укытучы булам! Ләкин укытучы булу җиңелме? Чын укытучы нинди була?

Укытучы – авыр һәм җаваплы хезмәт. Кинәттән генә, мин укытучы булам, дип әйтү дөрес түгел. Минемчә, туганда ук укытучы булып туарга, кечкенәдән нәниләрне яратырга өйрәнергә кирәк. Балаларны аңлап, күңелләренә яхшылык сеңдерә, аларның куанычларына, уңышларына чын күңелдән шатланган кеше генә укытучы була ала.

Баласыдай якын күрә

Укучының һәрберсен.

Йөрәге аша кичереп,

Аңлата ул дәресен.

Инде мин дә хәзер мактанып, мин – укытучы, дип әйтә алам! Кечкенәдән хыялланган теләгем мине мәктәпкә алып килде. Эш тәҗрибәм нибары 4 ел гына булуга карамастан, укучыларым, ата-аналар һәм коллективта бик хөрмәт итәләр.

Укытучы булу – зур бәхет ул

Ул – яраткан минем хезмәтем.

Канатларым минем ныгый бара,

Күргән саен хезмәтемә күрә хөрмәтен.

Әле бүгенгедәй күз алдымда, ничәмә нәни күзләр миңа карап торалар. Әйтерсең лә, алар нидер өмет итәләр. Чыннан да шулай, без үз укучыларыбыз алдында җаваплы. Без – аларны укырга-язарга өйрәтүче генә түгел, төпле белем биреп, фикерләргә өйрәтүче һәм катлаулы тормыш сынауларына түземле шәхес итеп тәрбияләүче дә.

Кызганычка, соңгы елларда укытучы булырга теләүчеләр саны кимегәннән кими бара. Ә без инде бу һөнәрне сайлаганбыз икән, димәк, үз эшебезгә җаваплы һәм тугрылыклы булып калырга тиешбез.

Җәмгыятьтә абруйлы укытучы булу – минем зур теләгем. Ләкин хәзерге көндә ничек дәрәҗәле булырга? Укытучының абруен ничек күтәрергә?

Минемчә, хәзерге укытучыга аң-белемле булу гына җитми. Ул күп белергә, яңалыклар эзләргә, кызыксынучан булырга тиеш. Гомумән алганда, әдәбият һәм сәнгать белән генә кызыксынып калмыйча, үз эшендә яңа педагогик технологияләр дә кулланып эш итә белергә тиеш.

Укытучы – укучының йөрәгенә юл салучы,  аны ачылырга өйрәтүче.

Мин дә үз укучыларымныукытып кына калмыйм, аларны өстәмә эшләр белән дә кызыксындырырга тырышам. Мөслимебездә уздырылучы күп кенә мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашабыз, II генә сыйныфта булуларына карамастан, укучыларым арасында муниципаль, республика олимпиадалары җиңүчеләре шактый. Дәресләрдән сон исә,укучылар кайтып китәргә ашыкмыйлар. Бергәләп яңа әкиятләр белән танышабыз, сэхнәләштерәбез, бәйрәмнәргә сценарийлар әзерлибез. Класстан тыш чараларда бер генә укучыны да аерып калдырмыйм, тигез күрәм, һәрберсенә узе башкара алырдай роль бүлеп бирәм. Каникулларны да бушка уздырмыйбыз. Еш кына сыйныф белән җыелышып оешма-предприятияләргә экскурсияләргә, кино-, мультфильмнар карарга йөрибез. Укучыларны түгәрәкләргә җәлеп итү дә – укытучы өчен бик мөһим. Мин үзем «Математика дөньясында» түгәрәген җитәклим. Әлеге түгәрәктә без мисаллар гына чишеп калмыйча, табышмаклар, ребуслар чишәбез, җырлыйбыз да, уйныйбыз да. Бу – әлбәттә, укучыларда зур кызыксыну уята, математиканы яратырга өйрәтә.

Үз хезмәт юлымда яхшы укучылар очрау беренче урында булса, икенче сөенечем – аңлап эш итүче, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы, аларның ата-аналары. Аллаһка шөкер, бүгенге көнгә кадәр ата-аналар белән уртак тел табып, укучыларның нәтиҗәләренә сөенеп яшибез. Бердәмлектә – көч, диләр бит. Чыннан да, бу шулай. Ата-аналар бердәм булганда гына, сыйныфта да дуслык була. Без бергәләшеп табигатькә чыгабыз, велосипед- чаңгыларда йөреп, сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз.

Хәзерге көндә җәмгыятьтә дәрәҗәле укытучы булу өчен, укучыны ярату гына җитми минем уйлавымча. Укучылар да укытучыны якын дус, әти-әни кебек киңәшче итеп күрергә тиеш. Нәтиҗә ясап, шшуны әйтәсем килә: укытучы – иң катлаулы һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәр ияләре түзем, сабыр, ягымлы була белергә тиеш. Кешелек сыйфатларына ия булган, башкаларга хөрмәт белән караган кеше генә оста һәм абруе югары булган укытучы була ала.

 

 

 

Добавить комментарий