Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы булып тугандыр ул

Венера  ӘЛМӨХӘММӘТОВА,Тукай районы Борды  урта мәктәбенең I квалификация категорияле география һәм биология укытучысы. Педагогик стажы – 14 ел.Мәктәп... Укытучы... Болар – һәр кеше өчен иң изге төшенч...

Венера  ӘЛМӨХӘММӘТОВА,
Тукай районы Борды  урта мәктәбенең I квалификация категорияле география һәм биология укытучысы. Педагогик стажы – 14 ел.
Мәктәп... Укытучы... Болар – һәр кеше өчен иң изге төшенчәләр. Һәркайсыбыз тормыш юлын мәктәп сукмагыннан башлаган. Укытучы исә, безне җитәкләп, искиткеч серле, катлаулы, олы хезмәт сорый торган белем иленә алып кергән. Дөрес юлдан тайпыла күрмәсен, бай хәзинәле белем кыясыннан үз өлешен мулрак алсын дип, бөтен тырышлыгын, йөрәк егәрлеген биргән, белем байлыгын уртаклашкан изге зат ул.
Һәр кешенең гомер юлында яраткан укытучысы була, һәм аның образы, якты маяк кебек, синең юлыңны яктыртып тора. Кырык ел гомерен балалар укытуга багышлаган, бүгенге көндә сигезенче дистәне ваклаган Тамара Егоровна Кузьмина – әнә шундыйларлардан.
Юк, ул минем укытучым түгел. Педагогия институтын тәмамлап, Борды урта мәктәбенә география укытучысы булып эшкә кайттым. Тамара Егоровна белән шунда таныштым. Ул мәктәптә туган якны өйрәнү музее җитәкчесе иде. Тирән фикерле, ярдәмчел, беркайчан да ашыгып сөйләшмәс, дорфа кыланмыйча,үтемле итеп, шаян сүзләр белән күзеңә карап әйтер.
Тамара Егоровна белән очрашсаң, яшь аермасын да онытасың. Теләсә нинди темага иркенләп сөйләшә аласың, аерылып киткәч тә, күңелдә бик рәхәт, бик җылы тойгы кала. Укытучы булып тугандыр ул.
Тукай районында Тамара Егоровнаны белмәгән кеше юктыр. Ул –авылның гына түгел, районның да хөрмәтле кешесе. Шуңа да ул «Тукай районының данлыклы кешеләре» китабына кертелгән. Авылда балалары Тамара Егоровна классында укымаган бер генә гаилә дә юктыр. Алай гына да түгел, ата-аналарның да күбесе аның дәресләрен тыңлап үскән.
Тамара Егоровна үзе – сугыш еллары баласы. Күпне күреп үскән кеше. 1958 елда мәктәпне тәмамлый. Аны мәктәпкә түгәрәкләр җитәкчесе һәм өлкән пионервожатый буларак эшкә чакыралар. Ләкин әле аның белеме булмый. Ул Алабуга педагогия институтын читтән торып тәмамлый һәм киредән авылга ире Петр Андриянович белән укытырга кайта. Икесе дә авыл мәктәбендә сызганып эшкә тотыналар. Тиз арада балаларның һәм ата-аналарның иң якын кешеләренә әвереләләр.1980 елга кадәр Борды урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. 1980 елдан 2000 елга кадәр башлангыч сыйныфлар укытучысы.
«Тамара Егоровнаның дәресләрендә һәр бала аның игътибар үзәгендә була, һәр сорауны ул гади, аңлаешлы итеп бирә, укучыларны уйланырга, эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтә иде», – дип сөйли аның укучылары – мәктәбебезнең хәзерге укытучылары.
Кузьминнар мәктәптә туган якны өйрәнү музее булдырдылар. Бөтен авыл халкы белән музейга экспонатлар җыела, авыл тарихы өйрәнелә. Тамара Егоровна, музейда эшләү дәверендә төрле республика конкурсларында катнашып, берничә мәртәбә җиңүгә ирешә. Хәзерге көндә кызлары Елена Петровна музейга җитәкчелек итә. Ул – Борды мәктәбендә укытучы, әти-әнисенең эшен дәвам иттерүче.
Тамара Егоровна 2000 – 2015 елларда авылның ветераннар советын җитәкләде, шул ук елларда «Туганайлар» фольклор ансамблен оештырып, аңа җитәкчелек итте.. Авылыбызда аның моңлы халык җырларын башкаруыннан  башка бер генә бәйрәм дә үтми.
Тамара Егоровна гел халык арасында. Мәктәптә дә аны гел көтеп алыбыз. Башына кайгы-хәсрәт килгәндә дә рухын сындырмады, тормыш сынавына бирешмәде. «Исәнмесез, Тамара Егоровна!» – дип хат язалар аңа элекке укучылары. Бәйрәмнәрдә дә котлыйлар.
Кеше хезмәте, сайлаган һөнәре белән ничек кенә бәхетле булмасын, гаиләдән башка тулы булмый ул. Ире Петр Андриянович белән 35 ел бергә матур гаилә корып яшиләр. Өч бала үстерәләр.
Бүгенге көндә Тамара Егоровнаның бер хыялы бар: ничә ел музейда җыелган мәгълүматны барлап, Борды авылы турында китап итеп чыгару. Ул һаман эзләнүдә, авылыбыз тарихында өйрәнелмәгән сәхифәләр күп әле.
Тынгысыз тырыш хезмәте өчен Тамара Егоровна «Хезмәт ветераны» медале, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының, район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Күңелемдә йөрткән хөрмәтемне, аңа булган олы рәхмәтемне тиешле сүзләр аша җиткерә алган булсам, мин үземне бик тә бәхетле санар идем.
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ