Логотип Магариф уку
Цитата:

Юлда һәрчак уяу бул!

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе)Венера ИСКӘНДӘРОВА,Арчадагы 10 нчы  «Чишмәкәй» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе Максат: балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү...

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе)
Венера ИСКӘНДӘРОВА,
Арчадагы 10 нчы  «Чишмәкәй» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе
Максат: балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү, юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру, уеннар аша балаларның фикерләү сәләтен, игътибарлылыкларын үстерү.
Әзерлек эшләре: юл билгеләре, машина макетлары, уеннар өчен атрибутлар,  балалар рәсемнәреннән күргәзмә.
Кичә барышы
Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле дуслар!
(Бик кызуланып, оныгын этеп-төртеп, әби чыга һәм светофорның кызыл утында юл аша чыгарга тели.)
Светофор(сыбызгы сызгырта). Әби! Тукта, кызыл ут яна бит!
Әби. Ашыгам, ашыгам! Өч күзле нәмәстәкәй, юлымны бүлмә әле. Бакчага ашыгам!
Светофор. Әби, минем кемлегемне дә белмисеңмени? Светофор булам мин, юл иминлеген саклыйм. Кызыл ут янганда, юл аша чыгарга ярамый, әби.
Әби. Балалар бакчасында юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган кичә була икән, баламны шунда илтәм.
Светофор. Бик яхшы, ашыксагыз да, яшел ут янганын көтәргә кирәк, әби.
Әби. Рәхмәт, син үзен бик тә игелекле икәнсең, без бакчадан шуларны өйрәнеп кайтырбыз инде алайса.
Светофор. Әйдәгез, мин сезне озатам. (Китәләр.)
(Музыка астында залга балалар керә, ике командага бүленеп утыралар.)
Алып баручы. Исәнмесез, кунаклар, дуслар, балалар! Бүген без «Юлда һәрчак бул уяу!» дип исемләнгән уен-ярышка җыелдык.
(«Светофор» дигән җырбашкарыла.)
1 нче конкурс – «Сәламләү»
1 нче команда. «Юл билгеләре».
Кыз.
Кояшның шаян нурлары
Иркәли безне иртән.
Күңелле, тапкыр уеннар
Күптәннән безне көткән.
Малай.
Әти-әниләребез
Бик борчылмасын өчен,
Машинада шофер абый
Тынычлап йөрсен өчен,
Кыз һәм малай(бергә).
Юл йөрү кагыйдәләрен
Әйбәт белергә кирәк.
Белгәннәрне без күрсәтик,
Бәйрәмне башлыйк тизрәк!
Кыз.
Юлда аркылы сызык күрсәң,
Булыр чыгу урыны.
Ул булмаган җирдән чыксаң,
Машина бүләр юлыңны.
Малай.
Ак, кара тасмаларбуйлап
Җәяүлегоруратлый.
Чөнкибелә: шушыбилге
Гомеренуяусаклый.
2 нче команда. «Светофорлар».
Кыз.
Юлларда без көнсаен
Күрәбез светофорлар.
Юлда барган һәр кешене
Кисәтеп тора алар.
Малай.
Кызыл төсе әйтә безгә:
– Юл аркылы син чыкма.
Тукта, тукта, аз гына көт,
Кузгалырга ашыкма.
Кыз.
Сары төсе кисәтәдер:
– Әзерлән, дустым, хәзер.
Юлны аркылы чыгарга
Бул инде син гел әзер.
Малай.
Сары ут сүнсә әгәр,
Яшеле тиз кабына.
Инде, җәяүле, ашык
Юлның аргы ягына.
Кыз һәм малай(бергә).
Светофорның бу эше
Һәркемгә дә кирәкле.
Моның өчен аңа бит
Барысы да рәхмәтле.
2 нче конкурс«Табышмак әйтәм, тиз тап»
Авызыюк, борыныюк,
Тик бар аның өч күзе.
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп торадыр үзе.(Светофор)
Бу машина – трамвай түгел,
Түгел буавтобус та.
Аңа бензин салмасаң да,
Ут белән йөри оста. (Троллейбус)
Сайрамый, оя да кормый,
Кешеләр һәм йөк ташый.
Кем миңа әйтер икән,
Ә бунинди кош икән? (Самолет)
Уф-уф сулар,
Уфтанса да,алыпкитәр.
Ике көпчәкле арба
Барыр җиреңә җитәр. (Поезд)
Ниндигаҗәпберөйбу –
Һәр ягы тәрәзәле,
Аяклары – резин.
Дустым, шуны бел әле. (Автобус)
Алып баручы. Булдырдыгыз, балалар!
Музыкаль пауза.«Күңелле утлар».
(Шәлпә колак йөгереп  керә. Кулында – сумка, тычканы белән балаларны куркытып ала.)
Алып баручы. Әбекәй, нигә безнең бәйрәмне бозып йөрисең?
Шәлпә колак. Мин нинди әбекәй булыйм, ди?! Мин – шөһрәтле Шәлпә колак.
Алып баручы.Без синең Ларискаңнан курыкмыйбыз, без аны ирис белән сыйлыйбыз. Сумкаңда нәрсәләр ул?
Шәлпә колак. Нәрсә булсын, юл кырыенда ниндидер рәсемнәр тора иде, үзләре матур, машиналарга комачауламасыннар дип, җыеп алган идем бит. Кисеп тә бетердем.(Күрсәтә.)
Алып баручы. Аһ, Шәлпә колак, син зур ялгышлык эшләгәнсен бит! Ул рәсемнәр юл билгеләре дип атала. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә бик тә кирәк бит алар. Син бу билгеләрнең нәрсә аңлатканнарын беләсеңме соң?
Шәлпә колак. Юк, белмим.
Алып баручы. Менә хәзер, балалар, сиңа ул билгеләрне җыеп, нәрсә аңлатканлыгын әйтеп бирерләр.
3нчеконкурс«Юл билгеләрен җый
(Командалар җыя, карап утырган балалар аңлата.)
1 нче бала.
Олы юлда бик күп алар –
Мондый тамга-билгеләр.
Ерактан ук күренәләр,
Гүя маяк-өлгеләр.
          2 нче бала.
Ерак түгел, диеп, чәйгә,
Тәмле аш һәм боткага.
Ач, «үләм» дигән чагыңда
Шушы билге коткара.
3 нче бала.
Бу билгегә карасаң,
Сөенеп тә куярсың:
– Ярый әле машина
Алмаганнар әтиләр,
Велосипедта гына
Йөрергә кирәк, диләр.
4 нче бала.
Бу билгене күргәч тә,
Сөенә авырулар.
Димәк, якында гына
Ярдәм күрсәтүчеләр.
5 нче бала.
Менә бу билге кисәтә
Шоферларны шул хакта:
– Игътибарлы булыгыз, ди,
Җәяүле үткән чакта.
6 нчы бала.
Бу билгене белү кирәк,
Аны белү мөһим бигрәк.
Утырыпбулмыйаннанбашка
Трамвайга, автобуска.
Тукталышлардабубилге
Әвереләчып-чындуска.
7 нче бала.
Юлдайөрсән, булөлгер,
Юл кагыйдәсен нык бел.
Светофорның һәрбер төсен,
Юлның билгеләрен бел.
Алып баручы. Белдеңме инде, Шәлпә колак? Ә безнең балалар җәяүлеләр чыгу урынын һәм светофорны хәзер ясап та күрсәтерләр.
4 нче конкурс.
1 нче балаберенче ак юлны сузып сала.
2 нче балаикенче ак юлны сузып сала.
3 нче балаөченче ак юлны сузып сала.
4 нче баладүртенче ак юлны сузып сала.
5 нче балабишенче ак юлны сузып сала.
6 нчы баласветофорның кызыл утын куя.
7 нче баласветофорның сары утын куя.
8 нче баласветофорның яшел утын куя.
Шәлпә колак. Ай, балалар, миңа ничек аңлаттыгыз әле. Сез – әйбәт җәяүлеләр. Ә менә карыйк әле, сездән нинди шофёр чыгар икән?
5 конкурс– «Шофёрлар»
(Һәр командадан икешәр бала руль тотып йөгерә.)
Шәлпә колак. Булдырдыгыз, балалар! Хәзер мин дә йөреп карыйм әле. Кая әле минем сәпитем?(Самокатка баса һәм егыла.) Ай-ай-ай!
Алып баручы. Әй, Шәлпә колак, кая, мин синен аягыңны бәйлим әле. (Бинт белән аягын бәйли.)
Шәлпә колак. Рәхмәт. Минем беләсем килә, беренче ярдәмне балалар да күрсәтә беләме икән?
6 нчы конкурс– «Беренче ярдәм»
(Команданың бер баласы каршыяккабарыпутыра.)
2 нче бала,йөгерепбарып, бинт илтә.
3 нче бала,йөгереп барып, бинт белән аягын бәйли.
4 нче бала,йөгерепбарып, куртка илтә.
5 нче һәм 6нчы балаларбарып алып кайталар. (Авыру бала бер аякта сикереп бара.)
Алып баручы. Менә, күрдеңме, Шәлпә колак, самокат белән дә сак булырга кирәк.Син әле юлларда тәртип саклап торучыларны да белмисендер.
Шәлпә колак. Юк, белмим.
Балалар. Полицейский, ЮХИДИ хезмәткәрләре.
Алып баручы. Бик дөрес. Чираттагы конкурсыбызда барыгыз да ЮХИДИ хезмәткәре булып карарсыз.
7 нче конкурс– «ГИБДД хезмәткәре»
(Командалар йөгереп барып, һәрберсе костюм, фуражка киеп карый.)
Шәлпә колак. Булдырдыгыз, балалар, мин дә бик күп әйберләр белдем, рәхмәт сезгә.
Алып баручы. Син дә инде башка ялгышлар җибәрмә.
Шәлпә колак. Сау булыгыз, балалар!(Чыгып китә.)
Алып баручы. Балалар, безнең уен-ярышыбыз инде төгәлләнде дә. Белемнәребез тигез, шунлыктан безнең бүгенге уенда дуслык җиңде. Булдырдыгыз!
(Кичә  матур бию белән тәмамлана.) 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ