Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәмгыятьтә авыл укытучысына игътибар артсын иде

Эльмира Рәшит кызы РӘХМӘТУЛЛИНА,Кайбыч районы Бәрлебаш төп мәктәбенең югары квалификация категорияле биология, химия, география фәннәре укытучысы. Педагогик стажы – 20 елҖир йөзендә бик күп һөнәрләр б...

Эльмира Рәшит кызы РӘХМӘТУЛЛИНА,
Кайбыч районы Бәрлебаш төп мәктәбенең югары квалификация категорияле биология, химия, география фәннәре укытучысы. Педагогик стажы – 20 ел
Җир йөзендә бик күп һөнәрләр бар. Кайсы һөнәр бик җайлы, кайсы һөнәр бик авыр. Ә укытучы һөнәре – изге һөнәрләрнең берсе, минем уйлавымча. Чөнки укытучы – шәхес тәрбияләүче, бер укучыдан да җан җылысын җәлләмичә, һәрберсенә тормышта юл салырга ярдәм итүче. Укытучы булып эшләү купме көч, күпме сабырлык, фидакарьлек, күңел юмартлыгы сорый. Укытучылар гомер-гомергә хөрмәткә лаек хезмәт ияләре булды. Хәзер заманалар үзгәрде. Бүгенге укытучының абруе әкренләп төшә. Нишләргә? Җәмгыятәтьтә укытучының дәрәҗәсен ничек кайтарырга? Бу мөһим мәсьәлә мине читтә калдыра алмады. Шуңа күрә үземнең фикерләрем белән уртаклашасым килде.
Уйлавымча, хәзерге заман укытучысына тирән белемле булуы гына җитми. Ул рухи яктан көчле булырга тиеш. Ни өчен? Чөнки бүгенге көндә укытучы хезмәте укучыларга белем бирү белән генә калырга тиеш түгел. Укучыларны төрле өстәмә чараларга, түгәрәкләргә җәлеп итәргә, аларны иҗат эшләре белән шөгыльләндерергә кирәк. Мин эшли торган Бәрлебаш мәктәбендә төрле түгәрәкләр эшләп килә. Мисал өчен, үзем биология, химия укытучысы буларак, төрле сыйныф укучылары өчен «Яшь эколог» дигән түгәрәк алып барам. Бу түгәрәктә укучыларга төрле кызыклы биремнәр эшләтәм; экологик сукмак буйлап туган як табигате белэн танышабыз, презентацияләр, проектлар  ясыйбыз. Төрле төбәк конференцияләрендә, республика турнирларында катнашып, призлы урыннар яулыйбыз. Мондый эш алымнары балалар белән бер-беребезне үз итәргә, аңларга ярдәм итә; фәнгә һәм укытучыга хөрмәт белән карарга өйрәтә.
Укытучылык хезмәтенә күңел биреп тотыну да укытучы абруен күтәрүдә мөһим роль уйный, минемчә. Үз эшеңне яратып башкарсаң гына хезмәттәшләрең арасында да, укучылар арасында да һәм инде җәмгыятьтә дә соклану һәм хөрмәт тудырып була. Үземә килгәндә, эшемне яратып башкарам; хезмәттәшләремне дә, укучыларымны да, авылдашларымны да хөрмәт итәм. Шулай булмаса, берөзлексез егерме ел авыл мәктәбендә эшли алыр идемме икән? Укытучы эшенең бик җитди һәм җаваплы һөнәр икәнен аңлыйм. Укучылар куңеленә мин нинди юл салсам, киләчәктә аларның тормышы нәкъ шул юлдан китәчәк. Әгәр аларның киләчәге якты һәм бәхетле булса, бу – үз чиратында, укытучының абруен күтәрәчәк. Бу максатыма ирешү өчен үз белемемне арттыру өстендә даими эшлим, төрле бәйгеләрдә катнашам. Узган уку елында «Ел хатын-кызы» бәйгесендә «Минем hөнәрем –минем язмышым» номинациясендә зона турында жиңү яуладым. Районыбызда ел саен «Ел укытучысы» дип исемләнгән укытучылар өчен профессиональ конкурс үтә. Бу уку елында әлеге бәйгедә, география фәне буенча катнашып, мин беренчелекне алдым. Шулай ук Татарстанның география укытучылары берлегендә әгъза булып торам. Балалар белән бу берлек уткәргән конкурсларда актив катнашабыз. Шулай ук мәктәп күләмендә дә, район күләмендә биология, химия, география фәннәре буенча  олимпиадалар үтә, аларда да без теләп катнашабыз, уңышка ирешәбез. Укучыларыбызның күбесе, урта мәктәпкә киткәч биология-химия профилен сайлый. Югары уку йортларында да бу фәннәрне теләп үзләштерәләр. Уйлавымча, бу җиңүләр укытучының талантын күрсәтә; мөгаллимнең абруен күтәрергә ярдәм итә.
Йомгаклап, шуны әйтәсем килә: укытучы һөнәре – бик катлаулы һөнәр ул. Сабырлык, түземлек, ягымлылык сорый торган һөнәр. Әгәр укытучы бу сыйфатларга ия икән, шул чагында ул талантлы да, оста да укытучы була ала. Әгәр дә массакүләм мәгълүмат чаралары аша укытучыларнын хезмәте күбрәк чагылдырылса, алар турында күбрәк сөйләнсә, минемчә, аның җәмгыятьтәге абруе да югары булыр иде. Тик бүгенге көндә безнен һөнәр кешеләре хакында күбрәк негатив фикерләр генә туры килә. Бәлки киләчәктә аерым тапшырулар да эшләнер, хезмәтебез дә югары бәяләнә башлар. Мин моңа ышанам.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ