Логотип Магариф уку
Цитата:

Теләк булса, мөмкинлек табыла

Гади бер авылның нәни бер баласы үзен чын мәгънәсендә шәхес итеп тойсын өчен нишләргә? Экран аша тамаша кылган йолдызларны шәхсән очрату мөмкин эшме? Мәктәп эскәмиясеннән үк атаклы университет галимнә...

Гади бер авылның нәни бер баласы үзен чын мәгънәсендә шәхес итеп тойсын өчен нишләргә? Экран аша тамаша кылган йолдызларны шәхсән очрату мөмкин эшме? Мәктәп эскәмиясеннән үк атаклы университет галимнәренә үзеңне кызыксындырган сорауларны кайда бирергә? Илебезнең, дөньяның төрле почмакларын
күрү бәхете кемгә эләгә? Бу сорауларга җавап эзли башласаң, барысы да «Сәләт» дөньясына барып тоташа. Шул дөньяда дистә елдан артык кайнап, сәлкеш, әйдаман, «Сәләт» клубы президенты юлын үтеп, бүген исә «Сәләт» яшьләр үзәге директоры булып эшләүче Айгөл Габдрахманова белән хәрәкәтнең 25 еллык эшчәнлегенә сәяхәт кылдык.
Җилкендереп йөрәкләрне, ашкын, дустым, бөеклеккә...
– Чирек гасыр дәвамында «Сәләт» гимнындагы әлеге юллар белән үрелеп, шул дөнья рухы миллионлаган сәлкеш йөрәгенә үтеп керде. Бүгенге «Сәләт» нинди ул?
– Егерме биш ел элек башланган эшчәнлегебез хәзер дә тулысынча яшь буынны төрле яклап үстерүгә юнәлдерелгән. Безнең аланнарда эшләүче һәр әйдаман сәлкешләрнең нәрсә белән шөгыльләнүен, нәрсә белән кызыксынуын, омтылышларын белеп-күреп тора. Шуннан чыгып, без – җитәкчеләр аларга мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз. Ул гади әйберләрдән башлана. Әйтик, аланда ял итүче берәү рәсем ясау белән мавыга ди. Димәк, аны тиешле буяулар белән тәэмин итәргә кирәк. Аның дусты музыка белән шөгыльләнә – аңа сәхнә тәкъдим итәбез. Хәтта: «Пианино кирәк», – дип мөрәҗәгать иткән сәлкеш өчен аланга шул музыкаль коралны китергән вакытлар да булды. Шундый кечкенә шартларны үтәү зур мөмкинлекләргә юл ача.
Элек без, «Сәләт» хәрәкәтенә кушылып китү өчен, ярыш-бәйгеләрдә, фән өлкәсендә җиңү яуларга омтыла идек. Бүген сәлкеш исеменә лаек булу өчен нинди шартларны үтәргә кирәк?
– Иң беренче чиратта, баланың безгә килергә теләге булырга тиеш. Ел дәвамында «Марафон» проекты эшләп килә. Аның кысаларында без мәктәп укучыларына төрле формада «Сәләт»тә булган мөмкинлекләр турында мәгълүмат җиткерәбез. Бу эшчәнлекнең бер юнәлеше республика күләмендә оештырылган олимпиадаларга чыгу белән бәйле. Биредә Фән һәм мәгариф министрлыгы, Республика олимпиада үзәге белән берлектә эшлибез. Бүләкләү тантанасын дәвам итеп, теләге булган барлык катнашучыларның сорауларына җавап бирергә тырышабыз. Икенчедән, чакырган районнарга чыгып, укучылар белән очрашабыз: «Сәләт» турында сөйлибез, презентация ясыйбыз. Шулай ук, кызыксыну һәм теләк белдергән районнарга барып, уртак бер чара оештыру алымын да кулланабыз. Узган ел кыш көне, мәсәлән, квиз форматында интеллектуаль турнир оештырдык. Мондый чаралар вакытында кызыксынган балаларның сорауларына җавап бирергә җай табыла. Башлаган эшебезне дәвам итеп, һәр районнан җиңүче командаларны яз көне «Сәләт» йортына чакырдык. Нәтиҗәдә, шактый бала безнең җәйге аланнарда катнашты.
Илшат Рәхимбай, кинорежиссер:
«Сәләт»кә тормышымдагы иң зур канатым – гаиләм өчен рәхмәтлемен. Тормыш иптәшем Язгөлне биредә очраттым. Үсеш өчен иң кирәк шартларның берсе булган үз-үземә ышаныч хисе дә нәкъ менә монда туды. Яшьтәшләрем үрнәгендә башкарган эшемә анализ ясау, яхшылыкка омтылу, камиллекә ирешү юлларын
эзләү тормышымда дөрес юнәлеш бирде.

«Мәгълүмат сарафан радиосы аша тарала»
– Очрашуларның инициаторы кем?
– Төрлечә. Районнан бер бала безнең аланда ял итеп кайта да дус-ишләре белән хис-кичерешләрен уртаклаша, борын астыннан «Сәләт» җырларын көйләп йөри башлый – аның бу кыланмышлары турында хәбәр тиз арада сарафан радиосы буенча тирә-юньгә тарала. Кайдадыр кемнәндер «Сәләт» турында ишетүчеләр, үз иптәшләренең уңай үзгәрешләрен күрүчеләр дә әлеге дөнья белән кызыксынып китә: очрашу оештырып, чыгыш ясарга чакыралар, хат язалар, үзләре «Сәләт» йортына килә. Республиканың
күп кенә район җитәкчеләренең, яшьләр эшләре бүлекләре хезмәткәрләренең инициативалы булуларын күзәтәбез: алар үз балаларын үстерү өчен һәрвакыт яңа мөмкинлекләр эзли.
Нурбәк Батулла, Габдулла Кариев театры хореографы:
«Сәләт» – ул, беренче чиратта, миңа куркынычсызлык, иркенлек мохите бирде. Биредә шундый гадәт бар, шуңа күнектерәләр: бөтен кеше бер-берсенең кечкенә генә уңышына да зур итеп шатлана. Яшүсмер чакта исә мондый игътибар бик кирәк. «Сәләт» әнә шул ихтыяҗны тәэмин итә.

Аланнар инде республикадан читтә урнашкан төбәкләрдә дә ачыла.
– Горурланып әйтә алам: «Сәләт»»нең географиясе көннән-көн киңәя. Самарадагы алан, мәсәлән, клуб оешудан башланып китте. Шәһәрнең «Яктылык» дип аталган мәктәбе мөгаллимнәре үзендә белем алучы укучылар белән генә шөгыльләнеп калмый, ә Самара өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез белән эш итә. Көннәрдән беркөнне алар безгә мөрәҗәгать итте, һәм без хезмәттәшлекне клуб форматында оештырып карарга дигән фикергә килдек. Хәтерлим: ике ел элек кышкы каникул вакытында яңа дусларыбыз мәктәпләре белән шифаханә базасына чыкты. Ә безнең әйдаманнар аларга «Сәләт» турында сөйләп, проектлар белән таныштырып, балаларны төрле чараларда катнаштырды, һәм, нәтиҗә буларак, клуб барлыкка килде. Озак та үтмәде, «Сәләт – Самара» аланы оештырылды. Хәзер исә анда ел дәвамында берничә алан эшләп килә.Чиләктәге су чайкалып түгелеп бетмәсен өчен, көянтәне тигез тотарга кирәк, килешәсездер. Шуңа күрә без бер инициативаны да кире какмыйбыз – үзара хезмәттәшлек итү, ярдәмләшү юлларын эзлибез. Бүгенге көндә Самарада, Башкортстанда, Чувашиядә «Сәләт» кыйпылчыклары бар. Җирле җитәкчеләрдә безнең белән бергә булу теләге көчле, сәлкешләр анда ял итәргә атлыгып тора, без әйдаманнарны әзерлибез. Шул рәвешле тулы канлы тормыш белән яши торган аланнар оеша. Олимпиадаларда катнашучыларның «Сәләт» дөньясына чуму өчен нинди шартны үтәргә тиешлеген белдек: җиңәргә кирәк. Ә менә теләкләре булып та әле башлангычта гына белем алган укучыларны кайсы аланнарга җибәрергә мөмкин?
– Башта һөнәр сайларга булышуны күздә тоткан «Осталар бистәсе» һәм иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә торган «Шәхес» аланына барырга киңәш итәр идем. Шартлар шул ук: алар да, өлкәнрәк абый-апалары кебек, https://portfolio-selet.ru сайтына кереп теркәлү уза, үз уңышларын күрсәтә. Бәйге нәтиҗәсендә сайлап алынган укучылар җәйге аланнарга чакыру ала. Һәр бала тумыштан сәләтле икәнлеген истән чыгармыйк. Аны бары тик вакытында күреп алу һәм үстерә белү мөһим. Укучыларга шул сәләтләрен ачар өчен мөмкинлекләр тудырырга, шушы мохиттә үзләрен үстерү юлларын күрсәтергә генә кирәк. Моның өчен бездә махсус әзерлекле әйдаманнар һәм укытучылар бар.
Йолдыз Миңнуллина, шагыйрь:
«Ботан» дигәндә, күз алдында һәрвакыт диярлек Хаҗиев сыны пәйда була. Хаҗиев гел костюмнан йөри. Хаҗиев беркайчан да күчерергә бирми. Хаҗиев берәүгә дә берни дә аңлатмый, аңа үзе аңлау һәм укытучыларның аңлавы җитә. Хаҗиев, гомумән, артык сүз сөйләшми. Хаҗиевне бар да хөрмәт итә, ләкин берәү дә яратмый. Һәр мәктәптә, һәр мәктәпнең һәр классында әнә шундый бер Хаҗиев бардыр. Ә җәен алар бөтенесе бер урынга җыела…». Мин, «Сәләт»кә барганчы, аны шулай күзаллый идем. Ләкин ул гомерлек рухташлар бирде һәм мөмкинлекләрне дөньяның тышкысыннан түгел, эчкесеннән эзләргә өйрәтте.

«Сәләт» хәрәкәтенә яшел ут
– Җәйге аланнар «ял иткән» арада да эшчәнлек туктап тормый.
– Әйе, «Сәләт» эчендә бик күп төрле проектлар тормышка ашырыла. Клуб кысаларында сәлкешләр һәм әйдаманнар тарафыннан яңалары тәкъдим ителә. Берсе дә игътибарсыз калмый. Мәсәлән, «Атлант» шахмат клубы шул уен белән янып йөргән әйдаманнар тырышлыгы белән барлыкка килде. «Безнең фикер» дебатлар клубы чыгыш ясарга теләүче яисә шушы иҗатка өйрәнәсе килгән яшьләрне күздә тотып булдырылды, шуңа күрә «Сәләт» – ул мөмкинлекләр мохите дип әйтәбез. Һәрбер кеше үз
теләген, омтылышын биредә чагылдыра ала. Теләк кенә булсын.
Гүзәл Сибгатуллина, актриса, режиссер, педагог:
«Сәләт» дөньясы тормышымда зур роль уйнады. Беренчедән, ул – мин сәлкеш булган чакта да, хәзер дә иң текә аланнар рәтендә. «Алтын битлек» иясе Нурбәк белән
балачактан дус булуым белән горурланам. Күптән түгел Сөләйман олы улым Арслан өчен махсус җыр язып бүләк итте. Шәп бит! Минемчә, «Сәләт» – ул киләчәккә юл. Биредә булган балалар бик бәхетле. Улларым кечкенәдән үк әлеге дөнья белән таныша. Мин моңа чын күңелдән шатланам.

Гомумән алганда, эшчәнлегебезне төрле юнәлештә алып барабыз. Мисал өчен, фән юнәлеше үз эченә Мирза Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе, «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе, «Олимп» фән олимпиадаларына һәм БДИга әзерләү мәктәбен ала. «Сәләт»ле җәй» юнәлешенә әйдаманнар мәктәбе, башҗитәкләр мәктәбе, җәйге аланнар, җыеннар, фестивальләр һ.б. керә. Клуб кысаларында шулай ук «Викимәктәп», татар телендәге «Безнең фикер» дискуссияләр клубы, «IK» клубы кысаларында «Мирах» интеллектуаль лигасы эшли. «Илһам» җыр һәм хор фестивале, «Бикафест» җыр, шигърият һәм музыка фестивале, «Аршан моңы» һәм башка чаралар иҗат юнәлешен тәшкил итә. Бер сүз белән әйткәндә, үз осталыгын, сәләтен күрсәтү өчен һәркемгә бездә яшел ут яна.
– Шул ук вакытта сәлкипүшләр дә игътибарсыз калмый.
– «Сәләт»тә оешкан берничә дистәдән артык гаилә бар. Әти-әниләре биредә очрашып-танышкан, кавышкан балаларга «Сәләт»нең нәрсә икәнен аңлатып торасы юк. Алар кечкенәдән безнең җырларны тыңлый, «Кәеф ничек?», «Аш булсын – бергә булсын» теләк-сүзләрне даими куллана: «Сәләт» аларның канына сеңгән була. Җәйге форумнардан башланып киткән «Бәләкәч» мәйданчыгы хәзер атна саен очраша торган проект булып үсте. Планнарыбыз зурдан: киләчәктә «Сәләт» балалар бакчасы, мәктәбе булдыру юнәлешендә эшлибез.
«Сәләт» – ул син дә, мин дә түгел, ул – без!
– «Сәләт» мөмкинлекләр мохите булу белән беррәттән, милләтләр дуслыгы территориясе дә бит әле.
– Әйе, бездә балаларны теленә, милләтенә, тән төсенә карап бүлү юк. Биредә һәркем тигез. Сүзләремне гади генә бер мисал белән раслыйсым килә. «Сәләт – Аксубай» клубы рәисе Ләйлә Моратшина быел урта мәктәпне тәмамлый. Әмма үз алдына, районның барлык сәләтле балаларын үзендә берләштереп, рухи тәрбия бирү, актив һәм файдалы ял иттерү максатын куйган хәрәкәтнең эше тукталачак дип борчылмыйбыз. Чөнки лаеклы алмашчылар – Ләйләнең энесе Сәфәр һәм Елендеева Полина бар.
– Чит илләргә чыгып гыйбрәт ал дибез...
– «Ефәк канат» проекты буенча төрле илләрдә булган ватандашлар белән элемтәгә кереп, аларга үзебезнең дөньябызны ачабыз, мөмкинлекләребез турында сөйлибез. «Сәләт – Монреаль», «Сәләт – Австралия»дә танышкан, дуслашкан балалар инде хәзер безгә тартыла, кайберләре узган җәйдә безнең аланнарда ял да итте инде. Бу уңайдан «Тулпар» проекты кысаларында шундый мөмкинлек тудырган өчен ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка без дә, чит илдәге милләттәшләребез дә рәхмәтле.
 
Ландыш НӘСЫЙХОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ