Телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү

КФУда «Телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» халыкара форумы башланды.

Җиденче мәртәбә үткәрелә торган бу форум эшендә катнашырга килгән кунаклар бүген университетның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары белән очрашты.

Казанга инде ничәнче мәртәбә килүен дә искә төшерә алмаган Төркиянең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр туган телебезне камил белүе белән шаккатырды. Аның фикеренчә, татар теле төрки дөньяның гыйльми нигезен тәшкил итә.

«Татар теле миңа төрки дөньяга юл ачты», – диде ул зү чыгышында. Төрек профессоры татар телендә камил сөйләшә. Ул югары уку йортында беренче белемен Тюркология кафедрасында алган, анда аңа остазлары татар теленә өстенлек бирергә кушкан. “Татар телен өйрәнегез, ул – төрки дөньяның капкасы. Төрки дөньяның Көнбатыш капкасы ул Казан булса, төрки дөньяга татар теле белән чыгып, бөтенсен чагыштырып (лингвистик, грамматик) өйрәнергә мөмкинлек бар», – дип киңәш бирә иде остазларыбыз», — ди галим. Тукай шигырьләрен укып, телнең матурлыгына исем китте. Ул вакытта бер татар сүзен дә белми идем. Остазым профессор Гүнай Карагач Венгриядән татар томнарын китерде», – ди профессор.
Остазлары фикеренә тугры калган егеткә татар теле барлык төрки телләрне өйрәнү өчен ачкыч булган. “Мин башка төрки илләрдәге конференцияләрдә дә катнашам. Мәсәлән, Кытайга баргач, мин Пекин университетында татар теле аркылы уйгырлар белән дә сөйләшә алдым, хәтта Кырымда, Польшада яшәгән карай теле вәкилләре белән дә аңлаштым. Аларның теле үлә бара, карайларның җәмәгате бик кечкенә. Калган (үзбәк, казах һ.б.) төрки телләр дә миңа җиңел бирелә. Бүгенге көнгә кадәр мин профессор булып эшлим, татар теленә мин бик бурычлымын», — диде профессор.
«Без татар телен нигез тел итеп кабул итәбез. Уйлап кына карагыз, татар теленнән кыпчак төркеменә кергән (бу төркемдә 10 тел бар) башка барлык телләргә чыгып була. Тюркологиядә, традиция буенча, татар теле бик алдынгы, мөһим тел итеп кабул ителгән. Төрки дөньяга чыгу өчен телчеләр дә, нигездә, татар телен өйрәнәләр. Шул традиция белән мин дә башладым. Шуңа күрә аны бик файдалы күрәм, хөрмәт итәм», — диде Мостафа бәй.
Татар халкының фольклорын, әдәбиятын яхшы белгән галим Татар-төрек сүзлеге төзегән. Төрекләр өчен атап чыгарылган әлеге сүзлек 20 ел дәвамында тупланып килгән. Аның нигезендә 100дән артык татар язучысының иҗатын өйрәнү ята. 2015 елда сүзлекнең икенче басмасы дөнья күргән. Татар теленең лексикасы, грамматикасын башка төрки телләр белән чагыштырып анализлып һәм Г.Исхакый, Г.Тукай, Дәрдмәнд, Ф.Әмирхан кебек күренекле шәхесләрнең тел үзенчәлекләрен тикшереп, галим тюркологиягә шактый зур өлеш керткән. Әйтемнәр, табышмаклар, сынамыш һ.б. китереп, автор мәдәниятара багланышларга да уңай йогынты ясый.

Очрашуга килгән студентларга исә галим телне яратырга, үз телдә аралашуны хупларга, газиз халкың тарихын өйрәнергә, аның белән горурланырга кирәклеген ассызыклады.

Ландыш НӘСЫЙХОВА

Добавить комментарий