Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрбиячеләр көне: балалар hәм әти-әниләр белән эшләү авырмы?

Сентябрьнең 27 сендә илдә тәрбиячеләр, ягъни, балалар бакчалары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бәйрәм көне итеп ул рәсми рәвештә 2004 елдан искә алына башлады. Аңа кадәр тәрбиячеләр үзләренең бәйр...

Сентябрьнең 27 сендә илдә тәрбиячеләр, ягъни, балалар бакчалары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бәйрәм көне итеп ул рәсми рәвештә 2004 елдан искә алына башлады. Аңа кадәр тәрбиячеләр үзләренең бәйрәмнәрен укытучылар белән бергә, октябрьдә билгеләп үтәләр иде. Нигә 27 сентябрьдә бәйрәм итәләр дисезме? 1863 елның нәкъ менә шушы көнендә Петербургта беренче балалар бакчасы ачыла. Нәнүсләр биредә төрле уеннар уйныйлар, «Әлифба» белән танышалар, санарга өйрәнәләр. Балалар бакчасын мәктәпкә әзерләү урыны дип кабул ителә. Ул сабыйларга физик һәм психик тәрбия бирүдә үзенең иң тәүге өлешен кертә. Монда «Балалар бакчасы» дигән журнал чыгарыла. Анда сабыйларга белем бирү проблемаларына багышланган, тәрбиячеләрнең үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан язмалары басыла. Бүген Россиядә 60 меңнән артык балалар бакчасы бар.


Тәрбиячеләрнең балалар тормышындагы роле хәзерге заманда аеруча зур. Шундый тырыш хезмәтләре өчен аларны хәтта «куш йөрәклеләр» дип тә йөртәләр. Чөнки тәрбиячеләр сабыйлар күңелен ата-аналарына караганда күп тапкырга күбрәк аңлый торган асыл затларыбыз. Ә моның өчен тәрбиячеләрнең һәр сабыйга үз йөрәкләренең бер өлешен өзеп алып биргәннәрен белә микән хөрмәте вә гыйззәтле ата-ана. Әллә инде бу темага да килешүсез бәхәс куертасы киләме? Юк, белә торгандыр дип уйлыйсы килә.


Шундый тәрбиячеләрнең берсе Яңа Савин районының 405 нче татар балалар бакчасында эшли. Ул - тәҗрибәле педагог Алсу Йосыф кызы Мусина. Хәзерге вакытта ул 4 нче урта төркемдә балаларның холкы формалашуга, сәләтләре ачылуга, тирә-якны танып белүгә, туган телне яратуга үзеннән әйтеп бетергесез күп өлеш кертә. Бу көннәрдә аның төркеме 1 октябрьдә узачак көз бәйрәменә әзерләнә. Сабыйлар, Алсу Йосыф кызы кушуы буенча, өйләрендә әниләре ярдәмендә шигырь ятлый, гербарийлар әзерләү өчен бакчага көзге яфраклар алып килә. Алсу Мусинаның урта төркемдә уздырган ачык дәресләренә күрше-тирә мәктәпләрдән башлангыч сыйныф укытучылары да тыңлага, тәҗрибә тупларга керә. Хөрмәтле Алсу ханым!DSC_0883


Татарстанның барлык балалар бакчаларында хезмәт куючы тәрбиячеләр! Сез гаять җаваплы, авыр һәм фидәкарь хезмәт башкарасыз. Һөнәри бурычыгызга тугры булуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен олуг рәхмәт сезгә. Бәйрәмегез мөбарәк булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ