Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрында үзгәрешләр бар

Алдагы ике елда Тинчурин театрына баш режиссер куелмаячак. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Тинчурин театрындагы вазгыять буенча рәсми аңлатма бирде.“Учреждение уставы буенча директор белән дә...

Алдагы ике елда Тинчурин театрына баш режиссер куелмаячак. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Тинчурин театрындагы вазгыять буенча рәсми аңлатма бирде.
“Учреждение уставы буенча директор белән дә, баш режиссер белән дә контракт каралмаган. Без закон буенча директор белән контракт төзибез. Безнең әлегә баш режиссер вазифасына кандидатурабыз юк”, - диде Ирада Әюпова. Министр фикеренчә, хәзер иң мөһиме вазгыятьне кайнатмаска, аны бераз суытып торырга кирәк.
“Бу театрда гауга-аңлашылмаучанлыклар күптән бара. Баш режиссер белән директор арасындагы каршылык мин министрлыкка килгәнчегә кадәр дә бар иде. Мин министрның беренче урынбасары булып эшләгәндә дә аларга энергияләрен иҗатка тотарга тәкъдим иттем. Шул вакытта, хәтерләсәгез, без беренче тапкыр Тинчурин фестивален уздырдык”, - ди министр.
“Артист өчен иң мөһиме – сәхнә иҗаты һәм иҗади үсеш. Алга таба министрлык ярдәме белән театрда яңа спектакльләр куела башлаячак. Алар жанрлары белән төрле булачак. Монда бары тик музыкаль спектакль дигән сүз юк - комедия дә, драма да, трагедия дә, музыкаль спектакльләр дә булыр. Алар барысы да бары тик татар телендә генә булачак”, - дип ассызыклый Ирада Әюпова.
“Без ике елга тайм-аут алабыз. Труппа төрле режиссерлар белән эшләп карасын. Шул исәптән, теләге һәм проектлары булса, чакырылган режиссер буларак, Рәшит Заһидуллин белән дә эшләрбез”, - ди министр. Ул министрлыкның Тинчурин театрының иҗади җитәкчесе мәсьәләсенә ике елдан соң әйләнеп кайтачагын әйтте.
6 сентябрь – Тинчурин театрының баш режиссеры, 26 ел дәвамында театрның сәнгать җитәкчесе булган Рәшит Заһидуллинның әлеге театрда соңгы эш көне. Театрның баш режиссеры буларак, аның белән контракт озайтылмады.

tatar-inform.tatar


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ