Логотип Магариф уку
Цитата:

ТНВ игълан иткән бәйге ярымфиналистлары билгеле

Җиңүчеләр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең «Журналистика» бүлегендә бушлай белем алу, ТНВда практика үтү, эшкә урнашу хокукына ия булачак.Иҗади конкурс 17 майга кадәр өч турд...

Җиңүчеләр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең «Журналистика» бүлегендә бушлай белем алу, ТНВда практика үтү, эшкә урнашу хокукына ия булачак.
Иҗади конкурс 17 майга кадәр өч турда үткәрелә. I тур — читтән торып оештырылды. Әлеге этапта катнашучылардан ирекле шәхси-авторлык стильләрендә «Минем иң яхшы дустым» темасына инша язу соралды.
«Кадрда» дип аталучы конкурсны да уңышлы узарга кирәк иде. II тур кысаларында мобиль җайланма ярдәмендә хронометражы 2 минуттан артмаган үзпрезентация төшереп җибәрү соралды. Нәтиҗәдә катнашучылар арасында алты ярымфиналист ачыкланды. Телеканалның матбугат хезмәте аларның исемнәрен хәбәр итә:

  1. Төхвәтуллина Талия (Арча шәһәре);

  2. Әлмиева Резидә (Сарман районы)

  3. Габдрахманова Регина (Актаныш районы)

  4. Бахтиева Лиана (Ял Чаллы шәһәре)

  5. Низамова Лилия (Кукмара районы)

  6. Закирова Әдилә (Әлмәт шәһәре)


III тур: Интервью жанрында иҗади конкурс. Сынау 14 май көнне «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә узачак.

Фото: tnv.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ