Логотип Магариф уку
Цитата:

Төрекмән кардәшләр белән дуслык ныгый

Министрлар Кабинетының утырышлар залында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан федераль университет ректоры Илшат Гафуров  журналистлар белән очра...

Министрлар Кабинетының утырышлар залында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан федераль университет ректоры Илшат Гафуров  журналистлар белән очрашты.  Ул 23 июньдә Татарстанга эш сәфәре белән  Президент Гурбангулы Бәрдемөхәммәдов  җитәкчелегендәге Төрекмәнстан делегациясе килүенә багышланды. 
Тармак җитәкчеләре тугандаш Төрекмәнстан делегациясенең  иң элек сәнәгать продукциясе күргәзмәсендә Татарстанда җитештерелгән техника белән танышулары турында сөйләде. Аерым алганда, “КАМАЗ” үзенең газ белән эшләүче йөк автомобильләрен, автобусларын һәм электробусларын тәкъдим иткән.
«Казан вертолет заводы» күргәзмәдә медицина модуле белән җиһазланган «Ансат» җиңел боралагын алып килгән.  Төрекмәнстан Президенты шулай ук «Татнефть» компаниясе сафка бастырган нефть табу һәм эшкәртү тармагындагы яңа технологияләр белән таныша.
Аннары министрлык һәм КФУ вәкилләре  Татарстан белән Төрекмәнстанның  күп кенә предприятиеләре һәм югары уку йортлары җитәкчеләренең Казан Кремлендә үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куюларын билгеләп үтте. Кул кую тантанасында Татарстан һәм Төрекмәнстан Президентлары Рөстәм Миңнеханов белән Гурбангулы Бәрдемөхәммәдов катнаша.
Расланган документлар арасында -  Төрекмәнстан дәүләт энергетика университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты арасында хезмәттәшлек турында меморандум, Төрекмәнстан Телекоммуникацияләр һәм мәгълүматлаштыру институты белән Иннополис университет, Төрекмәнстан дәүләт икътисад институты һәм Казан федераль университет арасында хезмәттәшлек турында килешү һәм үзара килешү бар. Болардан кала, «Төрекмәнхимия» дәүләт концерны һәм «КЭР-Холдинг» ИК», шулай ук «Төрекмәннебит» дәүләт концерны һәм «Татнефть» ААҖ арасында үзара аңлашу турындагы меморандумнарга,  «Төрекмәнавтоулаглары» агентлыгы  һәм «КАМАЗ» ААҖ арасында «КАМАЗ» маркалы автотранспорт  техникасы белән тәэмин итү һәм техник ярдәм күрсәтү өлкәсендә үзара килешүгә кул куелды.
Сөйләшүләрнең мөһим нәтиҗәсе буларак, якын көннәрдә Татарстанда Төрекмәнстанның генераль консуллыгы ачылуы көтелә. Дипломатик вәкиллек ачылу турында килешү ике республика Президентларының сөйләшүләре вакытында ирешелде.
Эш сәфәре вакытында Төрекмәнстан делегациясе Идел буе районының Каенлык урманында узган милли Сабан туе бәйрәмен карап сокланырга да өлгерде. Мәйдан күгендә Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бәрдемөхәммәдов шигыренә оныгы Кәрим иҗат иткән «Сабантуй» җыры да яңгырады. Мәрхабә!

                                                                    Ирек НИГЪМӘТИ


Татарстан Республикасы хөкүмәте фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ