Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телләр язмышын кайгыртып

Елдагы унике айдан һәркайсының үзенә генә хас сәяси төсмере бар. Әйтик, февраль ае якынлаштымы, туган телләр язмышы хакында сүзләр шактый куера төшә, телләргә багышланган чаралар да күбрәк оештырыла....

Елдагы унике айдан һәркайсының үзенә генә хас сәяси төсмере бар. Әйтик, февраль ае якынлаштымы, туган телләр язмышы хакында сүзләр шактый куера төшә, телләргә багышланган чаралар да күбрәк оештырыла. Моның җитди сәбәбе дә бар: ЮНЕСКО карары нигезендә инде 1999 елдан бирле  ел да 21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Быел телләр мәсьәләсе сөйләмебездә, бигрәк Татарстаныбызда тагын колачлырак яңгыраш алачагы бәхәссез, чөнки Татарстан Президенты фәрманы белән агымдагы 2021 ел бездә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Милли телләр язмышы елдан-ел кыл өстендәрәк була барган хәзерге заманда татар теленең сөйләмебездә, үзара аралашуда, халыкара мәйданда тоткан урынын, абруен саклап калу юнәлешендә конкрет эш-гамәлләр кылуыбыз, кирәк чагында кистереп үз сүзебезне федераль дәрәҗәдә дә әйтә алуыбыз бик мөһим анысы. Әлбәттә, быел да февраль ае дәвамында һәр мәктәптә, мәдәният йортларында, балалар бакчаларында туган телгә багышланган кичә дә, очрашулар да оештырылыр, тик алар уздырылдымы-уздырылды дигән кыяфәттә отчёт өчен генә үткәрелмәсен иде. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы нәтиҗәсе буларак, татар теленең аралашу дәрәҗәсе, абруе үссен, яшь буын күбрәк татар телендә аралаша төшсен иде.

Бу җәһәттән, өлкәннәр, җитәкче даирәләр үзләре үрнәк күрсәтсә иде. Болай дип әйтүемнең җитди сәбәбе дә бар: бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә Халыкара туган тел көне уңаеннан һәм 2021 елда Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырыласы айлыкка багышланган матбугат конференциясе булып үтте. Анда спикерлар буларак катнашкан Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәриповлар тулаем диярлек рус телендә чыгыш ясадылар, бары тик Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров кына, залга җыелган күпчелеге татар милләтеннән булган журналистларга татар телендә сөйләргә кирәк икәнлеген абайлап, үз чыгышын газиз туган телебездә җиткерде. Тагын шунысы да бар: милли темага багышланган матбугат конференциясен алып баруны үзе татар телен ипи-тозлык кына булса да аңлый торган журналистка ышанып тапшырсыннар иде: монысын  киләчәктә «Татар-информ» агентлыгы җитәкчелеге истә тотсын иде. Аннан килеп, бүгенге очрашуда катнашкан Ким Миңнуллин билгеләп үткәнчә, «Татар-информ» агентлыгы тарафыннан оештырылган матбугат конференцияләрендә синхрон тәрҗемә булдыру да бик мөһим. Бигрәк тә быелгыдай Туган телләр елында.
 
        Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: ИА «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ