Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай чишмәсенең суын эчкән...

Эльмира апа Шәрифуллинаның шигырьләре белән студент елларыннан ук таныш булсам да, мин аны үз күңелемә шагыйрә итеп  «Безнең күңел» дигән шигырен укыгач ачтым. Тормышымда бик кыен вакытта кулыма шушы...

Эльмира апа Шәрифуллинаның шигырьләре белән студент елларыннан ук таныш булсам да, мин аны үз күңелемә шагыйрә итеп  «Безнең күңел» дигән шигырен укыгач ачтым. Тормышымда бик кыен вакытта кулыма шушы шигырь килеп керде. Бу кадәр сагышлы шигырьне беркайчан укыганым юк иде. Шигырь каһарманы  авыр хәлдә,  күңел кыллары эзелер дәрәҗәгә җиткән, менә-менә йөрәктәге таулары да җимерелер төсле. Әмма шагыйрә – мәрхәмәтле, ул героена түзәргә куша. Шулкадәрле гади, аңлаешлы итеп язылган сүзләргә күпме сагыш сарылган иде. Әле дә исемдә - мин аны кат-кат, кат-кат укыдым. Укыган саен шигырьнең егәре артканнан-арта, сагышы йөрәгемә үткәннән-үтә. Һәм үзем дә, шигырь кушканча, йөрәгемне түзәргә күндердем. Миңа җиңел булып китте.
Шуннан бирле, шул еллардан бирле (ул шигырь 1982-1983 елларда иҗат ителгән) мин Эльмира Шәрифуллина иҗатына олуг ихтирам белән карый башладым. Яңа гына язылган шигыре яки хикәясе, йә булмаса журналда басылган мәкаләсе күренсә – бар эшемне куеп, укый торган булдым. Чөнки ул могҗизаи юллардан мин  күңелемне тынычландыра, йөрәгемә ял бирә  торган ихлас сүз таба идем. Ә бит һәрбер сүзнең көче, егәре аның гади һәм ихлас итеп әйтелүендә! Шуңа да шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның дөньядагы яхшылыкны яратып, сөеп, чын йөрәктән язган әсәрләре бүген укучылар тарафыннан яратып укылалар да!
Мәктәпләргә бергә балалар белән очрашырга барган вакытлар искә төшә. Нәниләр алдында сөйләгән чыгышларында да, нәкъ шигырьләрендәгечә,  ихлас иде Эльмира апа. Ул сөйләгәндә, аның матур хикәя кебек төзегән чыгышын барлык уйларыңны читкә куеп тыңлыйсың. Югыйсә, хәзер үзеңнең чыгыш ясар вакытың да килеп җитә. Әмма шунсыз мөмкин  түгел. Ихлас кешенең күңеле чәчәк белән чигелгән була, диләр бит. Мондый сүзне  Эльмира апа кебек шагыйрәләр турында гына әйтеп буладыр, мөгаен. Ул елларда да мәктәпләрдә аның шигырьләрен тыңлап үскән балалар  соңыннан беркайчан да күңелләрендә таш йөртмәгәннәрдер. Инде еллар үтеп, Эльмира Шәрифуллина да әдәбиятыбызның куе чытырманлы урманын хәтерләткән катмарлы түренә керә барды. Аның үз йөрәге белән эзләп тапкан яңа катламнарын ачты.  Әдәбиятыбызның терәк баганаларын тәшкил иткән алты поэмасы да шул катламнардан аның. Башта шуларның берсе - «Без-Тукайлы халык!» әсәренә тукталыйк әле. Поэманың эпигрфларга бүленүе миңа кабат шагыйрәнең мәктәпләрдә чыгыш ясаган вакытларын искә төшерде. Ул бит безгә, үзенең укучыларына, укытучы булып Тукай тормышына багышланган сабак бирә түгелме соң? Әйе-әйе, поэманы язар алдыннан ул Тукай иҗатын өйрәнеп кенә калмаган, аның эзләре буйлап, туган якларына кайткан, халык белән очрашкан. Кушлавычның Тукай чистарткан, яңа бурасын салышкан кое янына кадәр барган:
Үз күзләрем белән карап тордым
Тукай күңеле төшкән чишмәгә.
Изге булгандыр бу салкын чишмә –
Тукай күңеле төшмәс тикмәгә.
Казаннан рекрут булып Кушлавычка кайткач, Апуш авылдашлары белән кое чистартуда, күперләрне төзекләндерүдә катнашкан. «Тау башына салынгандыр безнең авыл..»  дигән бүлегендә шагыйрә шул хакта сөйли. Гомумән,Тукай иҗатын өйрәнгәндә мәктәп укучылары  әлеге поэмага игътибар итсәләр, фәнни дәреслекләр үзләштерүгә караганда мең кат отарлар иде. Чөнки  эпиграфлар буенча язылган һәр шигырь – үзе бер дәресне хәтерләтә. Ә Тукай дәресләренең мәңгелек булуы турында беркемгә дә раслап торасы юк. «Без- Тукайлы »,- диюе белән үк шагыйрә татар халкының мәңгелек милләт булуын әйткән түгелме соң инде.
«Каюм коесы» поэмасында Каюм Насыйри заманыннан бирле авыл халкына хезмәт иткән кое турында сүз бара. Коены шагыйрә галимнең туган телне саклауда куйган көче, хезмәте белән чагыштыра. Шагыйрәнең поэманың соңгы юлларында ихластан әйтелгән юллары беребезне дә битараф калдырмас дип уйлыйм:
Су бирегез,
Кирәк бер йотым су.
Кайчагында җитә бер тамчы.
И туган җир!
Каюм коесында
Шул бер тамчы
Саф су булсамчы!

Инде күргәнегезчә,  беренче китапларында ук  ихлас фикер йөртүе, дөньяны үлеп яратуы белән аерылып торган  Эльмира Шәрифуллинаның без  инде күптәннән менә шундый катлаулы, фәлсәфи-лирик шигырьләр иҗат итүче танылган шагыйрә булып җитлегүен беләбез.  Мондый осталарыбызны вактында күреп ала белергә дә кирәк. Быелгы Габдулла Тукай исемедәге язучылар бүләген алучылар арасында аның исеме дә булса (ул «Тамды яшем» шигырьләр җыентыгы һәм «Бала күңеле – ак кәгазь» исемле китабы өчен тәкъдим ителде), бик тә урынлы булыр иде. Бирсен Ходай!

                                                                              Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ