Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай музеенда археограф галимәне зурладылар

Халкыбыз ил-көнгә, газиз халкына тугры хезмәт иткән мәгърифәтче галимәләре белән хаклы горурлана ала. Һәм алар, әйтергә кирәк, бихисап. Шуңамы, араларында үзләре исән чагында үзләренә тиешле бәянең ди...

Халкыбыз ил-көнгә, газиз халкына тугры хезмәт иткән мәгърифәтче галимәләре белән хаклы горурлана ала. Һәм алар, әйтергә кирәк, бихисап. Шуңамы, араларында үзләре исән чагында үзләренә тиешле бәянең диңгездәге бер тамчы кадәрен дә ала алмаганнар да шактый шул. Шундыйларның берсе – Зәйнәп ханым Максудова. Я, әйтегез, үзен «Мин –милләтпәрвәр!» – дип шәрран ярып йөргәннәрдән күпмесе аның хакында хәбәрдар икән әле! Югыйсә, Зәйнәп ханым совет чорында татарның ислам мирасына кагылышлы 400 ләп кулъязма китапны туплап калдырган. Араларында татар галимнәренә, мәдрәсәләр тарихына багышланганнары, сүзлекләр һәм грамматика, ул җыйнаган борынгы хикәя, бәет, җырлары гына ничаклы! Һәркайсы уникаль. Чөнки ул үзе – энциклопедист галимә, милләтпәрвәр педагог, күпкырлы шәхес. Барыннан да бигрәк ул дистәгә якын төрки телдә аралаша алган, борынгы татар кулъязма әдәбиятны халыкка кайтаруда җигелеп эшләгән археограф галимәбез. Ул төзегән биобиблиографик белешмәләр каталогы аша халкыбызның рухи мирасына өлеш керткән күпме фән, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре хакында төгәл мәгълүмат белә алабыз. Әдәбиятыбызга Алтын Урда һәм болгар чоры шагыйрьләре Сәйф Сараи, Лотфи әсәрләрен хәзерге татар теленә транскрипцияләп, комментарийлар белән язып бирүчесе ул.Инде үзе хакында берничә сүз. Тумышы белән ул хәзерге Әгерҗе районының Уразай авылыннан. 1897 елда туган. 1904 – 1912 елларда Иж-Бубый мәдрәсендә гыйлем ала. Ташкент университетында укый. Аннары ул чактагы Сембер губернасының Юнә, Түбән Тархан авылы мәктәпләрендә Казанның 80 нче, 35 нче, 50 нче мәктәпләрендә укыта. 1957 елда мәктәптәп пенсиягә киткәч, ун ел буена Казан педагогия институтында һәм Казан дәүләт университетында гарәп теле факультатив курсын алып бара.
Әле ул – тел галиме Риза Газизовның хатыны. Күренекле татар язучысы Гариф Ахуновның хәләл җефете – Шәһидә Максудованың апасы. Заманында Зәйнәп ханым Максудова безнең «Мәгариф» журналы белән дә иҗади хезмәттәшлектә булган. Әйтик, 1924 елда «Центрархив»та гыйльми хезмәткәр булып эшләгән чагында Тирсә мәдрәсәсе шәкертләренең Пугачев фетнәсендә катнашулары хакында язма бастырган булган. Ә инде журналыбызның 1977 елдагы апрель санындагы язмасында үзенең ничек Габдулла Тукай белән очрашуы хакындагы хатирәсе белән уртаклашкан.Шулкадәр киңкырлы, уникаль шәхесебез, аның безгә туплап калдырган титаник хезмәтләре һич кенә дә онытылырга тиеш түгел. Бу нисбәттән, быел – Зәйнәп ханым Максудова үзе безнең арабыздан киткәненә кырык ел вакыт узган бер мәлдә – изге бер гамәл кылынды. Галимәбезнең кызы Гөлнара тарафыннан Татарстан Милли музеена тапшырган бихисап кулъязмалар тупланмасы белән киң җәмәгатьчелеккә танышу мөмкинлеге тудырылды: Мәскәүнең «Мәрҗани» нәшрият йортында Амстердам университетының яшь, әмма Зәйнәп ападай талантлы галиме Әлфрид Бостановның (әле аңа 33 кенә яшь) «Зәйнәп Максудова китапханәсе» дигән хезмәте аерым китап булып басылып чыкты. Анда галимә З.Максудова китапханәсендәге гарәп имласында язылган булган 378 әсәрнең җентекле тасвирламасы бирелгән.

Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда әлеге китап киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ