Логотип Магариф уку
Цитата:

Укалап чигү – канитель (бушлай мастер-класс)

Милли сәнгатебезне халыкара мәйданда – Оманның башкаласы булган Маскатта (2012), Төркиянең Истанбул (2014, 2016), Иранның Тәбрис (2015, 2019) шәһәрләрендә уздырылган фестиваль-күргәзмәләрдә таныткан к...

Милли сәнгатебезне халыкара мәйданда – Оманның башкаласы булган Маскатта (2012), Төркиянең Истанбул (2014, 2016), Иранның Тәбрис (2015, 2019) шәһәрләрендә уздырылган фестиваль-күргәзмәләрдә таныткан кулланма гамәли сәнгать остасы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луиза Фәһим кызы ФӘСХЕТДИНОВАның остаханәсендә без. 

Луиза ханымның иҗат эшчәнлеге турыдан-туры халкыбызның кул эшләрен, төгәлрәк әйтсәк, алтын җепләр белән чигү һәм, гомумән, чигү сәнгатен торгызу, аның технологияләрен үзләштерү белән бәйле.
 Исәп башын Казан сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, Бохарада укалап чигү буенча укып, шунда фабрикада практика үтеп кайткан 1994 елдан башласак, Луиза Фәсхетдинованың бу шөгыльгә тотынуына да шактый гомер узган. Бохарадан кайтуга ук, ул калфак, түбәтәй, күлмәк-камзулларда сакланып калган үзебезгә хас милли бизәкләрнең асылына төшенергә теләп, музей материалларын барлауга, архив документларын өйрәнүгә керешә. Әлбәттә, һәр өйнең нуры булып торган ләүхә-шәмаилләр дә, көнкүрештә кулланылган сөлге, ашъяулык, намазлык, аяк чолгаулары да читтә калмый. Шул рәвешле, кыз-кыркынның таслап тутырылган бирнә сандыклары әкренләп үз серен чишә башлый кызга. Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлагандагы диплом эше дә татарлардагы укалап чигүгә багышлана. ТР ФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында аспирантурада укыганда, вакыт аралыгы тәгаенләнә төшә, һәм ул «XIX–XX гасырларда Идел-Урал татарларында алтын җөй» дигән темага диссертация яза. Болар барысы да кулланма-гамәли сәнгатьнең борынгыдан килгән әлеге катламын үз куллары белән торгызу юлында ныклы нигез булып тора рәссамга.
 «Без татар милли мәдәниятенең Яңарыш чорына эләктек», – дип әйтүе дә юкка гына түгел. Чыннан да, ул – Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтайлары узган, халыкның үзаңын янәдән уятып җибәргән чор. Асылыбызга кайту, тарихи мирасыбызны барлау белән беррәттән энәдән-җептән төшкән милли бизәкләребезгә ихтыяҗ арта. Луиза Фәсхетдинованың укалап чигелгән беренче калфаклары, тамбур җөйле сөлгеләре дә үз ияләрен конгресс кунаклары арасыннан эзләп таба. Халкыбызның күңел җәүһәрләрен бөртекләп барлап халыкка кайтаручы «Туран» фонды белән хезмәттәшлек, «Казан» милли-мәдәни үзәгенә эшкә урнашу, анда Милли мәдәният музее ачылу иҗади мөмкинлекләрен тагын да киңәйтә рәссамның. Тамбур җөйле намазлык, алтын җепләр белән хан сараен сурәтләгән тәүге шәмаил – әнә шул еллар истәлеге. Луиза Фәсхетдинованың алтын куллары белән кабат җан иңдерелгән-торгызылган эшләр дә елдан-ел арта. XIX гасырда шәһәр хатын-кызлары кигән бала итәкле затлы күлмәкләр, татар ир-егетләренең баш киеме булган түбәтәй-кәләпүшләр – һәммәсе реконструкцияләнеп музейларда кабат үзләренең лаеклы урынын ала. Музей экспонатларын күчереп ясау ул үзеннән-үзе борынгыдан сакланып калган кул эшләрен төп чыганагыннан, әби-бабайларыбыз үрнәгендә җөен җөйгә туры китереп кабатлау гына түгел, ә шул ук вакытта милли традицияләргә нигезләнеп осталыгыңны арттыру да бит әле. Бу эшләргә орыну да теләсә кемгә ышанып тапшырылмаганын яхшы аңлыйбыз.

Бүгенге көндә музей фондларында сакланып та, инде торгызып-реставрацияләп булмый торган намазлыклар өчен дә җан әрнүе бар рәссамның. Шулар тәмам иеп, тетелеп таркалып беткәнче, ничек тә реконструкция ясап, кабат халыкка кайтарасы иде бит, дип өзгәләнә ул. Бу хыял тормышка ашкан мисалда, әлбәттә, бик затлы, истә кала торган күргәзмә ясап, альбом чыгарып, бу хәзинәне халкыбызга кабат кайтарып булыр иде, дигән уй-хыяллар белән яши, иҗат итә Луиза ханым.
 Мәркәзебезнең Мәҗитов галереясына җитәкчелек итүче Л.Фәсхетдинованың иҗат юлы истәлекле сәхифәләргә шактый бай. Мәрхүм әтисе танылган сынчы Фәһим Фәсхетдинов турындагы истәлекләре дә, аның җае чыккан саен, кызы белән горурлануы да күңелен җылытып тора. Атаны-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган, диюләренең хаклыгына бераз соңрак төшенә кыз. Заманында Бохарага китәргә бик ашкынып тормаса да, ярый әле әтисенең «Бар. Укы. Гомереңә җитәрлек, милләткә хезмәт итәрлек һөнәр үзләштерәчәксең!» дигән киңәшләрен тотуына да сөенеп куя андый чакларда. Әтиле-кызлы «Казан» милли-мәдәни үзәгендә узган уртак күргәзмәләре дә күңелне җылытып тора торган хатирәләрнең берседер, мөгаен. Шундый ике күргәзмә ясап кала алар. Кызганыч, Иран фестивальләренең соңгысында «Костюм һәм чигеш» номинациясендә II дәрәҗә премиягә лаек булуын гына күрә алмады әтисе. Әлеге номинациядә беренче урынның берәүгә дә бирелмәвен исәпләсәң, сәнгать юлыннан китеп, кызының мондый уңыш казануына һай сөенер иде дә соң! Җитмәсә, әле әнә оныгы Ясминә дә дизайнер булмакчы икән. Арбаның алгы тәгәрмәче каян барса, арткысы да шуннан тәгәри шул инде.
Осталык дәресендә канитель белән чигү серләренә төшенербез.
Моның өчен безгә кирәкле эш кораллары:  алтын яки көмеш канитель (спираль рәвешендә эшләнгән үтә дә нәзек тимерчыбык),   бәрхет тукыма, киерге яки стан һәм аңа тарттырыр өчен юка тукыма, канительне беркетә бару өчен бәрхет төсенә туры килгән җеп, кайчы, сурәт төшерү өчен калька, бизәкләрнең катыргыга күчерелгән өлгеләре кирәк булачак.
Киергегә юка материалны киереп, шуңа чигеләчәк бәрхет өлгесен  эре-эре атлатып, беркетеп чыгабыз. Төшерелгән сурәтләрнең  юка катыргыга күчерелгән трафарет өлгеләрен сурәт өстенә ябыштырып яки энә белән беркетеп чыгабыз. Бу кадәресе әзер булгач чигә башлыйбыз. Моның өчен канительне катыргы бизәк киңлегендә вак-вак итеп кисәбез һәм (энәне торба сыман канитель аша кертеп) беркетә барабыз.
Канительдән «бау ишкәндә» исә беренче кисәкне беркеткәч, икенчесен, «ярты адым» арка чигеп, янәшәсенә чәнчи барасың. Мондый эшне күргәч, ирексездән,
Бәрхетләрдән тегелгән, ука белән чигелгән.
Нәкышләре көмешләргә, алтыннарга күмелгән,
дияргә генә калачак.
Сезгә элеге мастер-классның видеоязмасын карарга тәкъдим итәбез. 

 
 
 
Расиха ФАИЗОВА

Л. ФӘСХЕТДИНОВА фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ