Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучылар интерактив дәресләрне үз итә

Мамадыштагы Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре укучылар өчен әледән-әле төрле интерактив чаралар тәкъдим итә. Шундый чараларның соңгысы ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган иде. Укучылар вакыт ма...

Мамадыштагы Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре укучылар өчен әледән-әле төрле интерактив чаралар тәкъдим итә. Шундый чараларның соңгысы ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган иде. Укучылар вакыт машинасында моннан миллион еллар элекке Идел-Кама буйлары җирләренә «барып чыкты». Экранда шул чорларның табигате, анда яшәгән хайваннар күрсәтелде. Шулай итә-итә укучылар тарихның төрле чорлары аша үтте, табигатьтә борынгы кешеләр күренә башлагач, укучылар, үзләре шул кешеләр роленә кереп, мавыктыргыч уенга катнашып киттеләр: мәгарәдә дә яшәделәр, ауга да бардылар, учак та кабыздылар, киемнәр дә тектеләр. Үзләре дә шул чор кешеләре булып киенгән музей хезмәткәрләре Гөләндәм Давыдова, Минзилә Садриева, Зәлифә Шәфигуллинналар, укучыларны кызыксындырып, алар алдында яңадан-яңа проблемалар тудырып, аларда татулык, бердәмлек, коллективизм хисләре тәрбияләделәр. Укучылар әлеге дәрес-уеннан бик канәгать калган иделәр.
Әле менә коронавирус дип, музейларда мондый мавыктыргыч чаралар уздыруга чикләү кертелүе генә бик үк көтелгән хәл түгел. Югыйсә, язгы каникул чорына дип, музей зезмәткәрләре балалар өчен никадәр интерактив күңел ачу чаралары үткәрергә җыенганнар иде лә. Бер нишләп булмый. Иң мөһиме, балаларыбыз сәламәт булып торсын да инде чикләүләр бетерелгәннән соң, кабаттан музейларыбызда берсеннән-берсе мавыктыргыч кичә-очрашуларда укучылар белән күрешергә, күңел ачарга насыйп булсын иде.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Балалар һәм яшүсмерләр йортының өстәмә белем бирү педагогы, тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ