Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучылар өчен әдәби премия

Бер атна эчендә Казан балаларның иҗаты ташып тора торган ноктага әверелде. Татарстан башкаласына Россиянең барлык төбәкләреннән килгән укучылар җыелды. Алар барысы да «Глаголица» мөстәкыйль балалар әд...

Бер атна эчендә Казан балаларның иҗаты ташып тора торган ноктага әверелде. Татарстан башкаласына Россиянең барлык төбәкләреннән килгән укучылар җыелды. Алар барысы да «Глаголица» мөстәкыйль балалар әдәби премиясенең җиңүчеләр исемлеген түземлек белән көтәләр. Матбугат конференциясендә язучы, шагыйрь, тәрҗемәче һәм күп кенә премияләр лауреаты – Виктор Лунин, Россия язучысы – Наринэ Абгарян, «Новая газета» басмасының күзәтүчесе – Павел Гутионтов, шулай ук инглиз телендә язылган проза әсәрләре тәрҗемәчесе Ольга Варшавер һәм язучы, әдәби критик, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты – Галимҗан Гыйльманов катнаштылар.
«Глаголица» исемен йөрткән мөстәкыйль балалар әдәби премиясендә барлыгы 6 номинация каралган. Әлбәттә, аларны бәяләү һәм ниндидер бер фикергә килү җиңелләрдән түгел, әмма иң-иңнәрне баребер сайларга кирәк. Жюри әгъзалары  ел саен әсәрләрнең сыйфаты яхшыруы, турында әйтте. Бәйге балаларда әдәбиятка мәхәббәт уята, аларның гади, көн саен кулланган сүзләргә икенче караш туа, алар һәр сүзне яңа яктан ача алалар.
Темаларга килгәндә, күп кенә катнашучыларны гаилә, ятимлек һәм әти белән бала арасынданы мөнәсәбәтләр борчыган. Күп кенә эшләр шул темага багышланган диярлек. Балаларны борчыган мәсьәләләр өлкәннәрне да уйга сала. Бәйгегә татар телекндә язылган эшләр юллаган балалар күбесенчә шулай ук ятимлек, әти-әни мәсьәләләрен бик тирән, үзләренең күзаллавы аша үткәргәннәр.
«Һәр эш үзенчәлекле, балалар бик гүзәл итеп, кирәкле сүз табып борчыган мәсьәләләрен сурәтләп бирәләр. Мин хәтта бүгенге көндә язган язучыларны да бик укырга теләмим. Укучыларның эшләре миңа кызыграк тоела. Әлбәттә, балаларның мондый теманы сайлавы зурлар өчен уйланырлык әйбер», - дип сөйләп бирде шагыйрь һәм тәрҗемәче Виктор Лунин.
Бәйгегә нәтиҗә 22 ноябрь көнне «Әкият» курчак театрында ясалачак.
Кадрия ХӘЛИМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ