Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы үз “казанында” гына кайнамаска тиеш

«Авыл укытучысы — 2019» конкурсы җиңүчеләрен искә төшерүне дәвам итәбез.  “” номинациясендә җиңү яулаган Ләйсәния Мусина Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Укытучы конкур...

«Авыл укытучысы — 2019» конкурсы җиңүчеләрен искә төшерүне дәвам итәбез.  “” номинациясендә җиңү яулаган Ләйсәния Мусина Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Укытучы конкурска бәйле хис-кичерешләре турында сөйләде. 
“Авыл укытучысы”  бәйгесе белән безнең мәктәп коллективы конкурс оештырылуның беренче елларыннан ук таныш, алай гына да түгел, берничә укытучыбыз уңышлы гына II этапка үткәннәре дә булды. Ә математика укытучысы Гөлназ Миннеринат кызы Вәлиева, бик тырыш, гел яңалыклар белән бергә атлап баручы хезмәттәшем, 2 нче урынга лаек булды. Мин дә бу бәйгене күзәтеп, конкурсантларның эшләре белән танышып килдем. Әмма ничектер үземнең  катнашуымны күз алдына китермәдем. Узган ел да беренче турга җибәрәсе эшемне ничә тапкыр ташлап тордым икән: әле вакыт җитмәү, әле илһам килмәү  сәбәбе белән аңлаттым бу халәтемне.
Дөресен генә әйткәндә, II этапка чыгармын дип уйламадым да. Ә инде нәтиҗәләрне күргәч, үземдә ниндидер ышаныч туды. Дәрес конспектын язып җибәрү үзе бер сынау булды. Чөнки мин бит инде үзем өчен генә җавап бирмим,ә туган районымның да йөзен билгели идем. Бу юлы да миңа тәҗрибәле хезмәттәшем, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Фәйзи кызы Тукманова ярдәмгә килде. Аның төпле киңәшләре ярдәмендә конкурска дигән дәрес конспекты язылды. Мин инде шуның белән тукталырга да риза идем: Казанда бер белмәгән мәктәптә, бер белмәгән укучылар белән ничек дәрес үткәрим ди! Мәкальдәгечә, чынлап торып еласаң, сукыр күздән яшь чыга икән ул!
Әлеге бәйгенең ни дәрәҗәдә күләмле һәм кирәкле булуын Казандагы 2 нче татар гимназиясенең ишеген ачып керү белән үк аңладым. Ә инде конкурсантлар белән танышкач, хәтта курку хисе дә калмады. Мин ул хисне бәйге узып, нәтиҗәләр ясалгач, дүрт сәгать буе өйгә кайтканда тойдым. Дәресне тагын бер кат анализларга шактый вакыт булды ул вакытта миңа.
Әйе, “Авыл укытучысы” бәйге генә түгел, ә тәҗрибә уртаклашу, үзеңне сынау мәйданы булды минем өчен. Кирәк мондый конкурслар, алар, беренче чиратта, укытучының үсеше өчен кирәк. Үз “казаныңда”   гына кайнау җитми укытучы халкына, ә киң күкрәк белән саф һава да алырга кирәк. Ә мондый мөмкинлекне сез, әлеге бәйгене оештыручлар, бик яхшы бирәсез. Рәхмәт сезгә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ