Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар Татар Википедиясенә яза

Укытучылар арасында ТАТАР 4.0 бәйгесе оештырылды. Аның кысаларында мөгаллимнәрдән татар Википедиясенә мәкаләләр язу соралды. Бәйгедә катнашу тәртибе һәм аңа нәтиҗә ясау турында Тимерхан Шәйхетдинов хә...

Укытучылар арасында ТАТАР 4.0 бәйгесе оештырылды. Аның кысаларында мөгаллимнәрдән татар Википедиясенә мәкаләләр язу соралды. Бәйгедә катнашу тәртибе һәм аңа нәтиҗә ясау турында Тимерхан Шәйхетдинов хәбәр итте.
ТАТАР 4.0  бәйгесендә 100дән артык укытучы катнашкан. Алар өчен Википедиядә эшләү буенча махсус вебинарлар оештырган. Тимерхан Шәйхетдинов белдерүенчә, күп кенә укытучылар онлайн-энциклопедия өчен мәкалә яза белми.
— Вебинарда укытучыларның «Мәкаләне ничек язарга?», «Википедиядә ничек теркәлергә?» һәм «Мәкалә нәрсә ул?» кебек сорауларына җавап тәкъдим иттек, - диде ул.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Татар википедиясе 507 мәкаләгә баеды. Укытучылардан эшләр кабул итү 15 апрельдә тәмамланган. Хәзерге вакытта жюри әгъзалары мәкаләләргә бәя бирә. Җиңүчеләр дүрт номинациядә билгеләнәчәк.
Википедия – хәзерге вакытта иң күләмле, ирекле, татар телле онлайн энциклопедия. Татарча Википедия вәкиле әйтүенчә, укытучыларның әлеге чыганакны баетуга өлеш кертүе зур горурлык булып тора.
ТАТАР 4.0 бәйгесе җиңүчеләре 10 000 һәм 20 000 сумга сертификатлар белән бүләкләнәчәк.
Айгөл ЮНЫСОВА

 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ