Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар өчен яңа китап

Бүген редакциягә эшкә килүемә «Мәгариф» журналының бик күптәнге актив авторы, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт ага Хөсәенов телефоныма шалтыратты. «Башкалар өлгергәнче һөнәри бәйрәмегез – Татарстан м...

Бүген редакциягә эшкә килүемә «Мәгариф» журналының бик күптәнге актив авторы, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт ага Хөсәенов телефоныма шалтыратты. «Башкалар өлгергәнче һөнәри бәйрәмегез – Татарстан матбугаты көне белән котлыйм әле үзегезне диюем иде», – ди үзе, ихластан. – Күптән әзерләп куйган бүләгем дә бар. Эш урынында буласызмы?». Озак та көттермәде: килеп тә җитте. Бүләге дә ни җитте генә түгел: Татарстан Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты коллективы тырышлыгы белән нәшер ителгән «Природа и природные ресурсы Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия» дигән бик тә саллы һәм дә уникаль китап иде.
Татарстаныбыз тарихында әле моңарчы республикабызның табигате һәм табигать объектлары хакында фәнни-тикшеренү материалларының бу кадәр системалаштырып һәм гомумиләштереп язылган белешмә китап юк иде әле.
 
Бу – әлеге институт галимнәренең ТАССРның 100 еллык юбилее уңаеннан киң катлау укучыларга әзерләп өлгерткән тәүге фәнни-популяр белешмәлеге. Чын мәгънәсендә бу шулай: республикабызның җир өслегенә, җир асты байлыкларына, файдалы казылмаларына, физик-географик районнарына, ландшафты, елга-күлләре, сусаклагычлары, үсемлек һәм хайваннар дөньясы, климаты, табигать күренешләре, аеруча саклауга мохтаҗ булган территорияләренә кагылышлы 2 меңгә якын язманы үзенә туплаган энциклопедик басма ул! Укучыга файдаланганда уңайлы булсын өчен әлеге язмалар алфавит тәртибендә урнаштырылган. Һәр битендә диярлек биш-алты төсле фото. Иң мөһиме: Татарстаныбыз табигатенә, географиясенә кагылышлы күпме кызыклы фактик материал. Кыскасы, җанында татар рухы булган, Татарстанда туып, шунда гомер кичерүе белән үзен бәхетле санаган һәркем өчен әлеге энциклопедия өстәл китабына әверелер дигән изге нияттәмен.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ