Укытучыларга кытлык кичерәбез

Безнең республикада барлыгы 65 меңнән артык мәгариф хезмәткәре эшли, шуларның 32 меңе – авыл җирлегендә. Укытучы – бүгенге көндә иң әйдәп баручы һөнәрләрнең берсе, әмма шул ук вакытта республика күләмендә укытучыларга кытлык кичерәбез.

Бүгенге көндә КФУда, Алабуга педагогия институтында һәм Чаллы дәүләт педагогия университетында мөгаллимнәр әзерләнә. Барлыгы 15 меңнән артык студент бакалавриат һәм магистратурада әлеге һөнәр буенча укый. Министрлык тарафыннан алдагы 7 елда нинди фәннәр буенча күпме укытучы кирәклегенә күзәтү ясалды. Иң беренче чиратта шәһәрдә дә, авыл мәктәпләрендә дә башлангыч сыйныф укытучылары җитми. Ә рус теле, математика, химия, биология укытучылары бигрәк тә авылларга, район үзәкләренә кирәк. Безнең барлыгы 6 педагогик көллият эшләп килә. Менә алар мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче белгечләрне, башлангыч сыйныф укытучыларын әзерлиләр. Аларда биш меңнән артык студент белем ала. Милли мәгарифкә килгәндә, татар телендә белем бирүче укытучыларны кайда әзерлибез дигән вакытта, шуны әйтә алам: безнең ике ресурс үзәге бар – Арча һәм Минзәлә көллиятләре. 

Мәктәпләргә елның-елында 1 меңнән артык яшь белгеч эшкә килә, әмма бүгенге көндә аларны мәктәпләрдә «төпләндереп» калдыру төп бурыч булып тора. Бу хакта район җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып барыла, грантлар игълан ителә, башка мөмкинлекләр тудырыла. 2016 елдан, әле мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов вакытында аның тәкъдиме һәм Президентыбыз Р. Миңнеханов хуплавы белән булачак укытучыларга 15 мең күләмендә стипендия түләнә башлады. Бүгенге көндә менә шундый стипендияләр алучы 607 студентыбыз 3 югары уку йортында белем ала. Әлбәттә, ай саен бу акчаны алу өчен сессияне «4» кә, «5» ке генә ябарга кирәк. Ә укып бетергәннән соң, үз мәктәбеңә кайтып, 5 ел эшләү тиеш.

Бүгенге вазгыятьтә укытучыларны бер телдә генә түгел, ә ике-өч телдә дәрес алып барырлык итеп әзерләү бурычы да тора. Нәкъ менә шул юнәлештә КФУда укучы 237 студентыбыз бар. Алар «Математика-чит тел», «Башлангыч-чит тел», «Тарих-чит тел», «Биология-чит тел» белгечлекләре буенча әзерләнә. Боларның барысы да – республика проектлары. Безнең бит әле федераль программалар да бар. Шуларның берсе «Авыл укытучысы – Земский учитель» дип атала. Максаты – иң беренче чиратта торак белән ярдәм итү. Әлеге программада катнашкан һәм җиңгән укытучыларга 1 млн сум акча бирелә. 2020 елда бу программа буенча 13 укытучы җиңеп, шуларның һәркайсы 1 нче сентябрьдә билгеләнгән мәктәпләрендә эшне башлады. Аларның 7се – Татарстаннан, калганнары Самара, Чиләбе, Ульяновск, Оренбург кебек чит төбәкләрдән. Әлеге программа буенча укытучылар илнең теләсә кайсы төбәгенә күченеп эшли ала. 

Быел республикада «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында 86 млн сумлык субсидия оттык. Бу акчага ике үзәк ачу планлаштырыла. Берсе аның «Укытучыларның белемен бәяләү үзәге» дип атала. Анда, исеменнән үк аңлашылганча, укытучыларның белемнәрен тикшерергә мөмкин булачак. Икенчесе – «Укытучыларга консультация бирү үзәге» КФУ базасында декабрь аенда эшли башлар дип көтелә. Бигрәк тә хәзерге пандемия шартларында дистанцион укыту буенча, «шәхси кабинетлар»да ничек эшләргә дигән сорауларга җавап табып булачак.

Бигрәк тә район, авыл җирлегендә эшләүче укытучыларның абруен күтәрүдә «Мәгариф» журналы оештырып һәм үткәреп килә торган «Авыл укытучысы» конкурсының роле бик зур. Ул – бик дәрәҗәле бәйге.

Роза Шәяхмәтова,
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе

Добавить комментарий