Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларның белемен күтәрәчәкләр

Дистанцион укыту вакытында барлык укытучыларның да электрон форматта эшләргә әзер түгеллеге ачыкланды. Казан федераль университетында мондый укытучыларның белемен күтәрү буенча курслар эшли. КФУның Фи...

Дистанцион укыту вакытында барлык укытучыларның да электрон форматта эшләргә әзер түгеллеге ачыкланды. Казан федераль университетында мондый укытучыларның белемен күтәрү буенча курслар эшли. 
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укытучыларның белемен арттыру өчен махсус курслар эшләп килә. Бу турыда журналистларга институт директоры Рәдиф Җамалетдинов сөйләде.
«Пендемияны, әлбәттә, белмәдек. Ләкин бездә цифрлаштыру юнәлешендә махсус программалар эшләп килә. Инде өч ел барышында университетыбызда укытучыларның IT өлкә, цифрлаштыру буенча белемнәрен күтәрү оештырылды. Бүгенге көндә дә бу эш дәвам ителә», - диде Җамалетдинов.
Шулай ук, Рәдиф Рифкат улы дистанцион уку чорында Казан федераль университетында бер генә дәреснең дә укытылмыйча калмавын әйтте.
Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ