Логотип Магариф уку
Цитата:

Ульяновск өлкәсендә татар телле балалар бакчасы ачылды

Ульяновск өлкәсенең Николаевка районы Зур Чирекле авылында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов катнашында балалар бакчасын ачу тантана...

Ульяновск өлкәсенең Николаевка районы Зур Чирекле авылында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов катнашында балалар бакчасын ачу тантанасы узды. Тәрбия һәм укыту татар телендә алып барылачак яңа бакча 120 урынга исәпләнгән, дип хәбәр итә мәгариф министрлыгының мәтбугат хезмәте.

Илсур Һадиуллин үз чыгышында Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекнең әһәмиятен билгеләп үтте. Сергей Морозов үз чиратында объектта башкарылган эшләрне югары бәяләде һәм яңа корпусны төзүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт белдерде.
Ачылу тантанасыннан соң, мөхтәрәм кунаклар яңа балалар бакчасы бүлмәләрен – кече яшьтәге балалар өчен төркемнәр, азык-төлек блогын, бассейнны, өстәмә белем бирү бүлмәләрен һәм башка урыннарны карап чыктылар.
Әлеге чара кысаларында түгәрәк өстәлдә мәктәпкәчә белем бирүне үстерү концепциясе тәкъдим ителде. Шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Ульяновск өлкәсе Мәгариф һәм тәрбия министрлыгы арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ