Логотип Магариф уку
Цитата:

Венера Ганиеваның Белем көне хатирәләре

«Гаилә һәм мәктәп» журналының сентябрь саны типографиядән чыкты. Яңа уку елын «Белем көне хатирәләре»ннән башлыйбыз. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, «Мин» тапшыруының авторы һ...

«Гаилә һәм мәктәп» журналының сентябрь саны типографиядән чыкты. 
Яңа уку елын «Белем көне хатирәләре»ннән башлыйбыз. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, «Мин» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Гөлназ Сәфәрова һәм башкалар Беренче сентябрь истәлекләре белән уртаклаша.
Быел Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты оешуга 20 ел тулды. Шул уңайдан, басмабызның чираттагы санында казахларның Татарстан республикасындагы милли-мәдәни автономиясе рәисе, техник фәннәр докторы Сәгыйть Джаксыбаев белән очраштык. Сөмбел Таишеваның «Ихтыяр белән йөрәк идарә итсә...» дигән язмасы казахларның көнкүрешенә, эшчәнлегенә, яшәешенә багышланган.
Халыкта «Все, что не делается, делается к лучшему» дигән гыйбарә яши. Тагын бер героебыз – гомере буе «Чаллы икмәге» җәмгыятендә эшләүче Зинфера Имамова. Кечкенәдән ап-ак халаттан йөрергә хыялланган Зинфераның теләге тормышка ашкан да, ашмаган да. Ни өчен дисезме? Журналның 8 битенә күз салыгыз.
Канат талпымый оча торган спорт төре ничек дип атала? Даими авторыбыз Камил Таишев бу санда параглайдинг серләре белән таныштыра.
Чебиләрне көз көне саныйлар ди халык. Җәй көне сузылып ятып ял итмичә, җиң сызганып эшләүчеләрне без дә сентябрь санында барларга булдык. Бу хакта «Сүз белән түгел, эш белән» язмасында. Кайсы мәктәп укучысы иртәнге 7.20 дә «иртәнге развод»ка җыяла дисезме? Чаллының «Калкан» дип аталган кадет полиция мәктәбендә мондый тәртип 25 ел дәвамында гамәлдә. Татарстанның элеккеге Президенты Минтимер Шәймиев биргән исемгә тугры калып, инде чирек гасыр буе укучылар күңелендә көчле рух,сайлаган һөнәренә һәм иленә тугрылык хисе тәрбияләнә биредә. Яр Чаллыдан махсус репортаж Ләйсән Низамова язмасында.
«Мыеклы тәрбияче» кинода гына түгел, арабызда да бар икән. Аның белән, төрле телләрдә 130 меңнән артык кеше укыган «Калдырма, әнкәй!» китабы авторы Айгиз Баймөхәммәтов, музыка мәктәбендә эшләп тә рәсем сәнгатен үз күргән Лилия Фәйзрахманова, Татарстан данын Россиядә генә түгел, дөньяга таныткан мәргәннәребез һ.б. белән дә «Гаилә һәм мәктәп»нең яңа саны аша танышырга мөмкин. Журналны редакциядән, почта бүлекчәләреннән, киосклардан сорагыз я электрон форматын алып укыгыз.
Фото Венера Ганиеваның шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ