Логотип Магариф уку
Цитата:

Владимир Познер: «Ышанмасам, китәр идем»

Владимир Познер интервьюларының берсендә чит илгә күчеп китүгә карата фикерен бердерде. Танылган алып баручы турында язма «Гаилә hәм мәктәп» журналында басылып чыккан иде.

Россия телевидениесенең «Беренче каналы»нда «Познер» тапшыруын алып баручы халыкара журналист Владимир Познерны тыңлап, аның каты фикерләрне йомшак итеп әйтә алуына сокланмаган кеше аздыр. Владимир Владимировичның Казанга килүе турында белеп алгач, билетка берничә мең сум акчаны кызганып тормыйча, УНИКСка очрашуга киттем. Берьюлы өч бөек ил – АКШ, Франция һәм Россия гражданы булган үзенчәлекле сәясәтченең чыгышы «Киләчәк һәм бүген турында» дип атала иде.
Чыгышының сәясәткә караган өлешендә, Мәскәүдә шәһәр думасына сайлаулар уңаеннан булып узган вакыйгаларга җиңелчә тукталып: «Тирән үзгәрешләр бара. Бу мине бик шатландыра. Тик аның төгәлләнүенә кадәр яшәп булмас инде», – диде 85 яшьлек оратор. Аны бүгенге журналистиканың хәле дә бик борчый икән. Ул әледән-әле кешеләрнең газета-журнал укымавын, ә журналистларның, алар теләгенә буйсынып, вак темаларга тәгәрәвен, яраклашырга омтылуын тәнкыйтьләп алды. «Әгәр мин YouTubе каналында үз тапшыруымны оештырсам, зур аудитория җыяр идем һәм акчаны, төрле чикләүләр куелган хәзерге эшемдәге белән чагыштырганда, берничә тапкыр күбрәк эшли алыр идем. Ләкин мин блогерлыкны журналистика дип санамыйм», – диде ул. Франциядә һәм Россиядә шәп фатиры, Америкада йорты булган Познер әфәнде үзен «бай түгел, әмма бар яклап тәэмин ителгән» дип саный.
Мәктәп турында
Безне планетаны аркылыга-буйга йөреп, тормышны һәм аның кыйммәтләрен чагыштыру мөмкинлеге чиксез булган бу үзенчәлекле шәхеснең, барыннан да бигрәк, хәзерге мәгариф системасына, телләргә мөнәсәбәте кызыксындыра иде. Оратор үзе дә чыгышының байтак өлешен шул проблемаларга багышлады. Владимир Владимирович яшь буынга түләүсез белем бирү ягында. Аның фикеренчә, дөньяда, бигрәк тә Россиядә, кискен торган ике мәсьәлә бар. Аның берсе сәламәтлек саклау булса, икенчесе – мәктәп белеме. Ул хәтта быел мәктәптә белем бирү турында тапшырулар сериясе эшләмәкче була икән.
«Галәмәт сәер хәл килеп чыкты, – диде ул. – Советлар Союзында мәктәп көчле иде. Көчле дигәннән, мин аерым фәннәрне, темаларны дөңгечләп башка сеңдерүләрен күздә тотам. Аның йомшак ягы исә баланы уйларга өйрәтмәүдә булды. Хәтта сочинениенең исеменнән үк аның нинди юнәлештә язылырга тиешлеге күренеп тора иде. Фикер билгеле бер кыршау эченә салынырга тиеш булды».
Познер үзенең монологында, ул заманда уку түләүсез саналса да, чынлыкта аның чыгымнарын тулысынча дәүләт каплый иде дип белдерде. «Хәзерге вакытта түләүсез мәктәпләр дә, түләүле мәктәпләр дә бар, – диде ул. – Байлар үз балаларын, зур акчалар салып, яхшы җиһазландырылган, тәмле ашата торган, иң көчле укытучылар тупланган, сыйныфларда укучылар саны аз булган мәктәпләргә бирәләр. Мондый мәктәпләргә укучыларны хәтта «Тойота»да да түгел, тагын да кәттәрәк автомобильләрдә китерәләр. Моның шул ягы начар: биредәге бай балаларына караганда сәләтлерәк сабыйлар яхшы шартларда тирән белем алу мөмкинлегеннән читтә кала. Шулай итеп, без киләчәгебезне, бәлки әле милләтнең элитасын югалтабыз».
Оратор түләүсез укытуның Франциядә француз революциясеннән соң Наполеон Бонапарт тарафыннан кертелүен искә төшерде. Анда дини уку йортларыннан тыш, барлык мәктәпләрдә беренче сыйныфтан алып уникенчегә кадәр бушлай укытыла башлый. Бу, билгеле, монархның күңеле шундый киң булганы өчен эшләнми. Наполеон аны милләт өчен хезмәткә иң сәләтлеләрне сайлап алу мөмкинлеге тусын өчен уйлап чыгара дип саный Познер. Аның фикеренчә, бүгенге көндә түләүсез укуның иң нәтиҗәле формасы, Финляндия белән рәттән, Франциядә. Без исә мәктәптә укытуны түләүле һәм түләүсезгә аерып, сәер юлдан киткәнбез икән. «Моннан бернинди яхшы нәтиҗә көтеп булмый», – диде чыгыш ясаучы.
«Бу мәсьәләдә Казанда яки Татарстанда хәлләр ничек торадыр, анысын белмим, – дип дәвам итте оратор сүзен. – Ләкин бер нәрсәне ачык беләм: менә шулай кешеләр арасында тигезсезлек тудырыла. Белгәнегезчә, Бөекбритания белән сугышта аның колониясе җиңеп чыкканнан соң, америкалылар бәйсезлек ала һәм Америка Кушма Штатлары барлыкка килә. Аңа нигез салучыларның берсе, соңыннан Американың өченче президенты буласы Томас Джефферсон Бәйсезлек турында декларация яза. Мин сезгә аның преамбуласын яттан русча укып бирергә телим. «Без барлык кешеләрнең тигез итеп яратылуын хакыйкать дип саныйбыз. Кешене яраткан Зат аңа тормыш, ирек, бәхет яулап алу кебек шәхестән аерып карап булмый торган хокуклар биргән». Игътибар иттегезме, бәхеткә хокук димәгән ул. Бәхетне яулап алуга хокук дигән. Димәк, кешеләр тигез итеп яратыла, ә инде аннан соң аларның бәхеткә ирешүе үзләреннән тора. Ләкин моның өчен аларның старт сызыгындагы мөмкинлекләре бер үк төрле булырга тиеш». Залга шундый уйлануларын җиткергәннән соң, Владимир Владимирович: «Түләүле укыту системасы – җитди хата», – дигән нәтиҗә ясады.
Телләр турында
Үзе өч: инглиз, француз, рус телләрендә иркен сөйләшкән Владимир Владимирович Познер милли телләрне ирекле укытуга калдыру аркасында килеп туган каршылыклы вазгыятьне дә әйләнеп үтмәде. «Бүген мин интервью бирдем. Үзем дә ул журналистка каршы сорау куйдым. «Россия составыннан чыгарга теләр идегезме?» Ул бераз уйлап торды да: «Моңа 90 процент кеше «юк» дип әйтер иде», – диде. Бәйсезлек мәсьәләсе бик катлаулы. Ә тел ул – этносның, милләтнең беренче күрсәткече. Телдә милли үзенчәлекләр чагыла. Бездәге кайбер телләрне азчылык телләр дип йөртү – бик сәер күренеш. Киресенчә, туган телне укытырга һәм үстерергә кирәк. Мин 3 - 4 тел рәсми тел булып саналган илләрне беләм, шуларның берсе – Швейцария. Республиканың милли теле, рус теле белән рәттән, рәсми тел булырга тиеш».
«Өч мушкетёр» һәм телефон
Очрашуда балаларның китап укымавы, олысы-кечесенең телефоннан аерыла алмавы хакында да сүз купты. Журналист балаларда әдәбиятка мәхәббәт уятуның бер юлын үз мисалында күрсәтте. Аның да улы кечкенә чакта китап укырга теләмәгән икән. Познер аның белән бергә Александр Дюманың «Өч мушкетёр» китабын укый башлаган һәм, малайда кызыксыну уянганына ышангач, вакытым юк дигән сылтау белән бергәләп укудан баш тарткан. Икенче көнне дә шул хәйлә эшкә җигелгән. Ниһаять, улы китапны үзе укырга тотынган. Хәзер инде аңа алтмыш яшь икән, һәм ул китап укуга балачакта туган зәвыгын беркайчан да югалтмаган.
«Ә без бүген телефон колларына әйләндек, – диде маэстро. – Кафега ике пар кыз һәм егет кереп утыра да смартфон аша аралаша башлый. Ә менә Франция президенты мәктәптә телефон куллануны тыя торган закон чыгарды». Оратор әйткәннәргә шуны өстәп әйтергә мөмкин: Эммануэль Макрон бу хакта президент сайлаулары вакытындагы чыгышында сүз кузгаткан иде. Аны Мәгариф министрлыгында күтәреп алдылар. 2018 елда кабул ителгән закон мәктәпкә смартфон белән йөрүче 90 процент укучыга кагылды. Хәзер телефонны сыйныфта гына түгел, мәктәпнең ишегалдында да файдаланмыйлар. Бездә мәктәп укучылары, студентларның дәрестә һәм лекциядә телефон белән утыруы гадәти күренеш санала. Ул хәл укыту процессына зыян салып кына калмый, балаларның умырткалыгы кәкрәю, күз күреме начараюга да китерә. Бу уңайдан Татарстан Дәүләт Советының яңа чакырылышы Дәүләт Думасы каршында мәктәптә телефон куллануны тыю турында канун чыгару инициативасы күрсәтсә, бу бик дөрес адым булыр иде.
Владимир Владимирович Познер белән очрашу соңында тамашачыларның берсе, микрофонга чыгып: «Сез Россиянең киләчәгенә ышанасызмы?» дигән сорау бирде. Моңа күренекле сәясәтче-журналист: «Әгәр ышанмасам, китәр идем», – дип җавап кайтарды.
Владимир Познерның юбилеена багышлап чыгарылган «Заманны сайлап алмыйлар» дигән документаль фильмда бүген без күз алдына китерә алмый торган гонорарлар алучы журналист үзенең беренче акчасын газета сатып эшләве хакында сөйли. Ул чакта тормышлары җиңел булмагандыр, ул бит француз хатыны Жеральдин Люттен белән яһүд Владимир Познерның никахсыз туган улы. Шул сәбәпле әнисенә, улын алып, туганнары янына Америкага күчеп китәргә туры килә. Соңрак әтисе аларны Франциягә алып кайтса да, фашистлар илне басып алгач, мәгълүм сәбәп аркасында, көч-хәл белән корабльгә эләгеп, кабат Америкага качмыйча хәлләре булмый. Төрле илләрдә яшәсә дә, бүгенге көндә Познер үзен әнисенең милләте буенча француз дип таный.
«Бүген мин интервью бирдем. Үзем дә ул журналистка каршы сорау куйдым. «Россия составыннан чыгарга теләр идегезме?» Ул бераз уйлап торды да: «Моңа 90 процент кеше «юк» дип әйтер иде», – диде. Бәйсезлек мәсьәләсе бик катлаулы. Ә тел ул – этносның, милләтнең беренче күрсәткече. Телдә милли үзенчәлекләр чагыла. Бездәге кайбер телләрне азчылык телләр дип йөртү – бик сәер күренеш. Киресенчә, туган телне укытырга һәм үстерергә кирәк. Мин 3 - 4 тел рәсми булып саналган илләрне беләм, шуларның берсе – Швейцария. Республиканың милли теле, рус теле белән рәттән, рәсми булырга тиеш».

 

Сөмбел ТАИШЕВА

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ