Логотип Магариф уку
Цитата:

WorldSkills чемпионатында катнашучыларга 70 меңнән артык өчпочмак пешерәчәкләр

Быел августта Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатында катнашучыларны татар милли ризыклары белән сыйлаячаклар. Бер кешегә якынча 20 төрле 1,5 килограмм ризык тәкъдим ителәчәк. Бу...


Быел августта Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатында катнашучыларны татар милли ризыклары белән сыйлаячаклар. Бер кешегә якынча 20 төрле 1,5 килограмм ризык тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Төрле илләрдән киләчәк делегацияләрнең 4 мең вәкиле өчен барлыгы 6 мең килограмм ризык әзерләнәчәк, шул исәптән 71 меңнән артык өчпочмак, 37 меңнән артык гөбәдия һәм 19 меңгә якын бөккән пешереләчәк.


Моннан тыш, чемпионатта катнашучылар һәм кунаклар өчен чия белән – 18 мең һәм кара карлыган белән 13 мең пәрәмәч, шулай ук төрле ярмалардан һәм бодай оныннан әзерләнгән күмәчләр тәкъдим ителәчәк.
Ризыклардан “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә, WorldSkills авылында һәм шәһәр кунакханәләрендә, чемпионатны карарга килүчеләрнең оешкан төркемнәрен җыю объектларында, рәсми чаралар үткәрү урыннарында, фуршетларда авыз итеп булачак.
tatar-inform.ru фотосы



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ