ЯШЬ МӨГАЛЛИМ МӘКТӘБЕ

Кадрия ФӘТХУЛЛОВА,
КФУ доценты, педагогика фәннәре кандидаты

Эльвира ЮНЫСОВА,
Казандагы Россия Герое М.Әхмәтшин исемендәге 113 нче татар-рус урта мәктәбе директоры

Педагогик эшчәнлеген башлап җибәргән яшь мөгаллим теоретик белемнәргә ия булса да, аңарда заманча дәрес үткәрү, укучыларында үз фәненә карата кызыксыну уяту, дәрестә эш алымнарын төрләндерү, сыйныфтан тыш эшне оештыру, ата-аналар белән эшләү кебек күнекмәләр җитеп бетми, чөнки кирәкле һөнәри сыйфатлар формалашсын өчен, вакыт һәм укытучы-остазларның гамәли ярдәме таләп ителә. ТР Мәгариф һәм фән министры Р.Борһанов әйтүенчә, «укытучыга карата элек таләпләр нинди булса, бүгенге көндә дә алар үзгәрешсез кала. Беренчедән, яшь укытучы үзе сайлаган һөнәрне, икенчедән, үзе белем бирә торган балаларны яратырга, өченчедән, үз фәнен бик яхшы белергә тиеш. Әлбәттә, фәнне белү дәрәҗәсе бүген яңа технологияләр куллану белән аерылып тора». Шушы мөһим мәсьәләләрне күздә тотып, Казандагы 113 нче мәктәп җитәкчелеге 2019–2020 уку елында «Яшь мөгаллим мәктәбе» оештырырга булды. Алга таба шушы юнәлештәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашып китәсебез килә. Алдагы елларда ук мәктәп директоры әмере белән яшь белгечләрнең һәрберсенә тәҗрибәле укытучылар беркетелеп киленде. Алар ярдәмендә яшьләр календарь-тематик план һәм эш программаларын төзү, электрон журналны тутыру, заманча дәресне планлаштыру һәм үткәрү, аның технологик картасын булдыру кебек мәсьәләләрне хәл итәргә күнекте. Методик берләшмә җитәкчеләре Р.М.Рахманкулова, Ф.М.Хуҗина, Р.Р.Гафиятуллина, А.Е.Шевчук, эшкә алынган яшь укытучылар белән индивидуаль әңгәмә корып, аларга методик тема сайларга булыштылар.

Уку елы башында оештырылган «Яшь мөгаллим мәктәбе»нең төп максаты – укытучыларга һөнәри осталыкларын үстерүдә ярдәм күрсәтү; ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыру шартларында белем бирүнең сыйфатын яхшырту һәм нәтиҗәлелеген арттыру. Шушы максатларга ирешү өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде: һәр яшь белгечкә коллективта адаптацияләшергә булышу; педагогик эшчәнлеккә даими кызыксыну булдыру; методик авырлыкларны вакытында билгеләргә һәм хәл итәргә өйрәтү; үзара дәресләргә йөрешү һәм каралган дәресләрнең дидактик этаплары буенча күмәк рәвештә фикер алышуны оештыру; яшь мөгаллимнәрнең, инновацион технологияләр кулланып, дәресләр үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашуы; яшьләрдә үзлегеннән белем алу теләге булдыру.

Әлеге уку елында «Яшь мөгаллим мәктәбе»ндә 14 белгеч теркәлде (эш тәҗрибәләре – 3 елга кадәр). Алар арасында татар, рус, инглиз телләре укытучылары һәм башка фән укытучылары да бар. Октябрь аенда беренче утырыш түгәрәк өстәл форматында үткәрелде, һәм анда мәктәп директоры белән бергә аның урынбасарлары һәм барлык яшь белгечләр дә катнашты. Уртак фикер алышудан соң, күптөрле чараларны үз эченә алган еллык эш планы расланды. Мөһим эшләр буларак түбәндәгеләр күрсәтелде: төзелгән график нигезендә ай саен 1 – 2 яшь мөгаллимнең дәресен карап анализлау; онлайн форматта индивидуаль консультацияләр үткәрү; үткәрелгән ачык дәресләрнең технологик карталарын матбугатта бастыруга тәкъдим итү; халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясау һәм мәкаләләр бастыру; район яки шәһәр күләмендә үткәрелә торган һөнәри конкурсларда катнашу; яшьләр тарафыннан укытучы-остазларның дәресләрен карау һәм тәҗрибә туплау. Яшь мөгаллимнәр өчен фәнни консультант тарафыннан махсус күрсәтмә эшләнде. Анда шундый методик киңәшләр урын алган:
– дәрескә иртәрәк килегез, барлык җиһазларны һәм күрсәтмә әсбапларны алдан әзерләп куегыз;
– дәрес башында укучыларны мөмкин кадәр тизрәк оештырырга һәм мотивлаштырырга омтылыгыз;
– дәрестә һәр укучыга игътибар биреп, аны эшкә тартырга тырышыгыз;
– дәрес эчтәлегенең укучыларга кызык булырга тиешлеге, проблемалы ситуацияләрнең яшь үзенчәлекләренә туры килүе, укучыларда үз-үзләренә ышану булдыруның мөһимлеге турында онытмагыз;
– дәрестә башка эшләр белән шөгыльләнергә яратучыларга мөмкин кадәр күбрәк сораулар һәм эш бирегез;
– укучыларның хаталарын төзәткәндә, аларда тагын да югарырак билге алу теләге булдырыгыз;
– дәрестә артык кисәтүләрдән тыелыгыз;
– тәртип бозучы укучылар белән барлыкка килгән проблемаларны үзегез генә хәл итәргә тырышыгыз, чөнки башкалардан ярдәм сорау зыян гына китерер;
– дәрес ахырында, бөтен классның эшчәнлеге белән беррәттән, аерым укучыларның җавапларын да уңай бәяләгез, чөнки аларда үз эшләреннән канәгатьлек хисе барлыкка килергә тиеш.

Ай саен яшь укытучыларның дәресләрендә булу түбәндәге актуаль методик мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә махсус эш алып баруның кирәклеген исбатлады: ФДББС таләпләреннән чыгып, дәресне планлаштыру һәм алып бару: дәреснең төп этапларын дөрес һәм эзлекле итеп оештыру; укучыларга индивидуаль һәм дифференциаль якын килү; укучыларның эшчәнлегенә төп игътибарны юнәлтү; интерактив биремнәрне күбрәк куллану; рефлексияне тәэмин итү һ.б. Заманча дәресләрдә укучыларның активлыгын үстерү өчен, укытучыга яңа педагогик технологияләрдән файдаланырга туры килә. Яшь укытучы моңа бигрәк тә әзер булырга тиеш, чөнки укучылар аңардан нәкъ шулай эшләүне, яңа алымнарны һәм креатив биремнәрне куллануны көтә.
Яшь укытучылар, бер-берсенең дәресләрен карап та, эшләрендәге кайбер методик кимчелекләрне күрә һәм борчыган сорауларына җавап таба ала. Уку елы барышында З.В.Хәмитова, М.М.Богуцкая, З.Ф.Зарипова, А.М.Гатина, Р.Г.Миңкәбирова, Н.С.Еремин, И.Р.Сәгъдуллина, Э.Р.Фәттахова, А.А.Митрошина, А.Р.Гәрәева кебек мөгаллимнәребезнең дәресләре каралды һәм анализланды. Шунысы куанычлы: укытучыларның укучыларга карата позитив мөнәсәбәттә булулары һәм аларда кирәкле мотивация булдыруга омтылулары; дәрестә уңай психологик халәткә ирешүләре һәм балаларның шәхси психологик үзенчәлекләрен исәпкә алулары; дәресләрне үткәрүгә иҗади якын килүләре һ.б. Дәресләрнең уңай яклары белән беррәттән, җитешсезлекләре турында да әйтелде, һәрберсенә методик киңәшләр җиткерелде. Аеруча рефлексия этабын; үзтикшерү (бер-береңне тикшерү), хаталарны төзәтү эшен методик яктан дөрес оештыру; дәрес этаплары арасында бәйләнеш булдыру зарурлыгы ассызыкланды.
Мәктәп җитәкчелеге яшьләрне яңа педагогик технологияләр белән таныштыру максатыннан, «Заманча дәрес: технологик һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү проблемаларын тикшерү һәм хәл итү» исемле Бөтенроссия видеоконференциясенә дә терки; мәктәп китапханәсе аша көндәлек матбугат материаллары, яңа методик хезмәтләр белән тәэмин итә; методик берләшмә утырышларында аларның чыгышларын тыңлый. Мондый хезмәттәшлек яшь белгечләргә үзләрендә кирәкле һөнәри сыйфатлар тәрбияләргә, эш стилен яхшыртырга мөмкинлекләр тудыра.
Күпкырлы эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә мәктәпнең яшь мөгаллимнәре билгеле бер уңышларга ирешәләр, һөнәри яктан үсәләр. Ә бу –
үз чиратында, укытучы хезмәтенең абруен күтәрүгә китерә. Агымдагы уку елында яшь мөгаллим – рәсем укытучысы К.В.Степанова «Ел укытучысы – 2020» һөнәри осталык буенча шәһәр конкурсының район этабында «Педагогик дебют» номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Моңа кадәр ул «Безнең яңа укытучы» республика гранты иясе, шулай ук «Нинди гүзәл дөнья!» халыкара иҗади проектта да җиңүче булган иде. Күрүегезчә, мәктәпнең яшь белгечләре актив педагогик эшчәнлек алып баралар һәм башкаларга да үрнәк булып торалар.

Декабрь аенда яшь укытучылар өчен «Заманча дәреснең дидактик структурасы» темасына методик семинар оештырылды. Анда һәркем, үзе өчен әһәмиятле сорауларны биреп, аларга җаваплар алып, башкаларның фикерен тыңлап, әңгәмәдә катнаша алды. Ә инде февраль аенда мәктәп укытучылары, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ел саен үткәрелә торган «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу» исемле халыкара онлайн-семинарда катнашып, мәкаләләрен бастырып чыгардылар.
Расланган план нигезендә «Яшь мөгаллим мәктәбе»нең соңгы утырышында һәр укытучы уку елы дәверендә үзенең еллык эшчәнлеге турында җыелган портфолиосы (ачык дәрес һәм сыйныфтан тыш эшләр эшкәртмәләре; иҗади методик материаллар, дидактик эшләнмәләр, тикшерү эшләре, мәкаләләр, чыгышлар, дипломнар һ.б.) белән таныштырып, башкалар алдында иҗади хисап тотарга тиеш була. Әйтергә кирәк, болай эшләү икеләтә файдалы, чөнки яшь белгеч педагогик эшчәнлегенең беренче адымнарыннан ук алдагы аттестация өчен кирәкле материалларны туплый башлый, һәм һәр уку елында алар өстәлеп бара.
Башланган эш дәвамлы һәм нәтиҗәле булсын өчен, алга таба «Яшь мөгаллим мәктәбе»ндә катнашучылар белән әле шактый мәсьәләләрне хәл итү сорала. Алар арасында: үз предметыңны укытуның норматив базасын ныклап үзләштерү; сайланган методик тема буенча системалы эш алып бару; укучыларның шәхес буларак һәм социаль үсешен тәэмин итә торган технологияләрдән файдалану; белем бирү эчтәлегенә, уку эшчәнлеген оештыру алымнарын төрләндерүгә төп игътибарны юнәлтү; дәресләрдә укучыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен, аралашу формаларын, иҗади потенциалын исәпкә алып эш итү; иҗади конкурсларда катнашуны активлаштыру; үзанализ ясау күнекмәләренә ия булу һ.б. Болары – барлык яшь укытучылар өчен дә гомуми проблемалар, алардан тыш һәр мөгаллимнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен дә истә тотып эш итәргә туры килә. Мәктәп җитәкчелеге моңа аерым игътибар бирә, чөнки һөнәри эшчәнлеген башлап җибәргән яшь мөгаллимгә адаптация үтәргә, хезмәттәшләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда булышу сорала.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, мәктәпкә эшләргә килгән яшь укытучыларга төрле четерекле сорауларга җавап бирергә, укучыларның күңелләренә үтеп керердәй дәресләр үткәрү юлларын эзләргә һәм табарга туры килә. Шуңа күрә дә яшьләргә системалы методик ярдәм күрсәтү, семинарлар һәм тренинглар үткәреп, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү һәм фикер алышу мөмкинлекләре булдыру иң әһәмиятле эшләрдән санала. Педагогик уңышларга омтылган яшь белгечкә, беренче чиратта, теләк кирәк. Теләк булса, өйрәнеп була. 113 нче урта мәктәп җитәкчелеге, укытучы һөнәрен сайлаучы яшь белгечләргә рәхмәтле булып, аларга зур өметләр баглый. Шулай эшләгәндә генә, аларның һөнәри осталыгын камилләштерүгә ирешеп була дигән фикердә тора.

Добавить комментарий