Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь театр сөючеләр мәктәбе

“Балалар нигә курчаклар ярата?” - дип сораганнарга акыллы кеше һич икеләнми: “Дуслыкка хыянәт итә белмәгәнгә,” – дип әйтер. Әйе, курчаклар беркайчан да дустына аркасы белән борылмас, тәүлекнең кайсы в...

“Балалар нигә курчаклар ярата?” - дип сораганнарга акыллы кеше һич икеләнми: “Дуслыкка хыянәт итә белмәгәнгә,” – дип әйтер. Әйе, курчаклар беркайчан да дустына аркасы белән борылмас, тәүлекнең кайсы вакытында килсә дә, аны елмаеп каршы алыр. “Әкият” курчак театрында “Яшь театр сөючеләр мәктәбе”н нәкъ менә шуңа ачканнардыр да. Чөнки нинди генә заманда яшәсәң дә, янәшәңдә чын дуслар кирәк. Сабыйлар күңеленә тач туры килә торган мондый күркәм проектның Театр елында ачылуы һәр гаиләнең күңеленә нур өстенә нур булып яткандыр. Бу саваплы эш “Әкият” Татар дәүләт курчак театры базасында февраль ае урталарында башланып китте. Электрон почтага катнашырга теләүчеләрдән 3 көн эчендә 300 гариза алынды. Гариза килүнең азагы күренмәгәч, читтән торып сайлап алу туры үткәрергә карар кылалар. Һәр баланың иҗат мөмкинлеген ачкан кыска гына видеороликларга анализ ясаганнан соң, Казанга 100 гә якын “артист” чакырыла. Театрның Кече залында аларны әлеге идеянең кураторлары: театрның педагог-оештыручысы Диана Гыйлемханова, балетмейстеры, ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова, ТР ның халык артисты Эльвира Гыйлемханова тагын бер  кат “җиз иләктән” үткәрә. Ниһаять, тыңлау нәтиҗәләре буенча, 68 бала сайлап алына. Яшьләренә карап, 3 төркемгә бүленәләр: 5 яшьлекләр – кече төркем, 6 – 9 яшьлекләр –урта төркем һәм 10 – 14 яшьлекләр – өлкән төркем. Проектта гадәти балллалар белән бергә, 11 нче физик мөмкинлекләре чикләнгән, әти-әниләр тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар һәм ятим балалар интернат-мәктәбеннән 10 бала – инклюзив төркем дә шөгыльләнәчәк. Бу сәламәтлекләре чикләнгән балаларда иҗат мөмкинлекләре табарга бер дигән мөмкинлек. Проектның тагын бер максаты – үз фикере булган, сәнгать тәмен тойган акыллы театр тамашачысын тәрбияләү.
Дәресләр ”Әкият” театрында ял көннәрендә уза.
Фото: puppet-show.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ