Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшел бишек»нең җиңүчеләре кемнәр булыр?

«Мәгариф» журналы иҗади эшләүче укытучыларның педагогик осталыгын ачыклау максатыннан әледән-әле конкурс-бәйгеләр игълан итеп тора. Инде менә икенче ел рәттән «Татнефть» акционерлык җәмгыяте белән бер...

«Мәгариф» журналы иҗади эшләүче укытучыларның педагогик осталыгын ачыклау максатыннан әледән-әле конкурс-бәйгеләр игълан итеп тора. Инде менә икенче ел рәттән «Татнефть» акционерлык җәмгыяте белән берлектә заманча дәрес эшкәртмәләренә, сыйныфтан тыш чаралар сценарийларына «Яшел бишек» дигән конкурс уздыруыбыз. Быелгысы февраль-июнь  айларында барды. Бәйгегә барысы 86 язма алынды. Аларның дистәгә якынын «Мәгариф.РФ» электрон журналының 116 – 123 нче саннарында, шулай ук ике язма «Мәгариф» журналының июль санында укучыларыбыз хөкеменә тәкъдим дә иткән идек инде. Күпчелек язмалар конкурсның соңгы атнасында килде. Шуңа да аларны «Плагиат» системасында тикшерү, редакцияләү эше әле кичә генә төгәлләнде.
Быел бигрәк тә Сарман, Арча, Түбән Кама, Актаныш, Әлмәт төбәге мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре кызыклы язмалары белән сөендерде. Тематикасы, куелган проблемалары, аларны укучыга җиткерү ысуллары ягыннан да авторларның уйланып, эзләнеп язулары күренеп тора. Язмаларының исемнәре үк моны әйтеп тора: «Кычыткан безгә дусмы, дошманмы?», «Сазлыкларны сакларга кирәкме?», «Серле салават күпере төсләре», «Күкегә экологик суд», «Бал кортларын саклагыз», «Тукай һәм экология», «Табигать экологиясе – кеше күңеле экологиясе дә ул», «Шифа бирүче урман аланы», ´«Илләр һәм континентлар буйлап», «Каен – сәламәтлек һәм тормыш чыганагы», «Актанышның Кызыл китабы»...
Конкурсның сайлап алу турын узган 55 язма бүген мәртәбәле жюри хөкеменә тапшырылды. Мәртәбәле диюбез һич тә арттыру түгел: педагогика фәннәре докторлары Илгизәр Тимергали улы Гайсин, Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов, педагогика фәннәре кандидаты Габделбәр Хаҗи улы Хаҗиев, биология фәннәре кандидаты Рәфыйк Габдулла улы Мөдәрисов, КФУның өлкән укытучысы Марат Ринат улы Вәлиев составында быелгы жюри. Алар конкурска килгән язмаларны энә күзеннән үткәреп, «Табигать белеме», «Әйләнә-тирә дөнья», «Биология», «География», «Экология» номинацияләре буенча I – III урыннарга лаек дип тапкан язмаларны ачыклаячак.

«Яшел бишек» конкурсының быелгы җиңүчеләре исемлеге исә «Мәгариф» журналының август санында игълан ителәчәк. Ә конкурсның иң яхшы дип табылган язмалары журналыбызның сентябрь санында туплап биреләчәк. Ә калган язмалар исә «Магариф.РФ» электрон журналында урын алачак.

                             Таһир САБИРҖАНОВ


Расиха Фаизова фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ