ТР Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның журналистлар белән узган очрашу вакытында төп сүз республикада тормышка ашырылучы 49 илкүләм проектның медицина өлкәсенә караган икесе турында сүз барды. Алар – «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» проектлары. Аларның асылы халыкның гомер озынлыгын арттыру һәм үлүчеләр санын киметүгә кайтып кала.
— «Сәламәтлек саклау» проектының гомуми финанслау күләме алдагы өч елда 7 миллиард сумга якын булачак, шуның 72 проценты республикага федераль бюджеттан керәчәк, — диде министр Марат Садыйков.
Бу проект дүрт юнәлешне үз эченә ала: «Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын көчәйтү», «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш», «Онкологик авыруларга каршы көрәш», «Балалар сәламәтлек саклау тармагын үстерү». Аның кысаларында 2024 елга таба төрле шештән, шул исәптән яман сыйфатлыларыннан үлем-китү очракларын 100 мең кешегә исәпләгәндә 185 кә кадәр киметү күздә тотыла. «Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» проекты буенча 2019 елда 1,802 млн кешенең (2017 елда база саны – 1,74; 2024 елда – 2,75) профилактик күренү узасы бар.
Теләсә-кайсы илдә халыкның гомер озынлыгы һәм табигый артымы аның яшәү шартлары һәм төбәкнең уңышлы үсеше турында сөйли. 2024 елга РФ субъектларының сәламәтлек саклаучылары алдында төгәл максатлар куелды. Ул – әнә шул көтелгән гомер озынлыгын арттыру һәм үлемне киметү. Республика табиблары 2024 елда кешенең уртача гөмер озынлыгы – 79, ә 2030 да – 80 ел булыр, дип уйлый.
«Демография» проекты кысаларында, «Җәмгыять саулыгын ныгыту», «Өлкән буын», «Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру», «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү» программаларын тормышка ашыру күздә тотыла.