Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләр килә, капкаң ач

Яңа Савин районының 103 нче урта гомум белем бирү мәктәбендә Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, Татарстанның атказанган сә...

Яңа Савин районының 103 нче урта гомум белем бирү мәктәбендә Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Фәнис Яруллинның туган көне уңаеннан, аның иҗатына багышланган “Мин тормышка гашыйк” исемле шәһәр мәктәпләре укучыларының  фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Шагыйрь Фәнис Яруллин музее урнашкан әлеге мәктәптә  ике елга бер тапкыр балалар көче белән язылган  хезмәтләр нигезендә фәнни- гамәли конференция уздыру күптәннән матур традициягә әйләнде. Музей үзе исә Фәнис ага исән чагында, аның катнашында ачылган иде.Олуг тантанада күренекле шагыйрьнең хәләл җефете Нурсия  ханым, Казан шәһәр Башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе  Илнар Һидиятов, шул ук мәгариф  идарәсе  методик бүлегенең  милли мәгариф эшләре методисты Раиф Зиннәтуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары методик бүлегенең милли мәгариф эшләре методисты Илгизә Ильясова, 103 нче мәктәп директоры Ринат Хәбибуллин,  аның милли эшләр буенча урынбасары Нәфисә Зыятдинова, 37 нче гимназия директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты Алинә Фәхретдинова, шагыйрь Галимҗан Гыйльман,  Казан шәһәре мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шулай ук “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары  хезмәткәрләре катнашты.Бәйрәм Фәнис Яруллинның туган көненә багышланган музыкаль-композиция  белән башланып китте. Укучылар сәнгатьле итеп  шагыйрьнең шигырьләрен, җырларын башкарды, язучы әсәрләреннән сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим итте. Аннары кунаклар Фәнис Яруллинның музее белән танышты.Фәнни-гамәли конференция  үзенең эшен секцияләргә бүлеп башлап җибәрде. Шагыйрь  иҗатына багышланган конференциядә катнашучылар саны елдан- ел арта гына бара. Быел аның төп этабында  60 тан артык укучы чыгыш ясады. Яшь галимнәр “Фәнис Яруллин иҗатында музыка”, “Әдип иҗатында сатира һәм юмор”,  “Язучы турында замандашлары”,  “Фәнис Яруллин иҗатында бәхет (туган як, балачак)”, “Татар әдәбияты үсешендә  Фәнис Яруллин иҗатының роле” дип исемләнгән 5 секциягә бүленеп эшләде. Барлык катнашучыларга  да сертификатлар һәм I,  II, III дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды. Афәрин, яшь буын!
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ