Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләр эшләре министрының урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнергә мөмкин

«Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховның урынбасары итеп билгеләнергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә...

«Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховның урынбасары итеп билгеләнергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. 


WhatsApp Image 2018-07-24 at 08.59.59


«Әле рәсми рәвештә игълан ителмәгән, әмма бу хакта сөйләшүләр алып барыла. Рәсми рәвештә чыккан мәгълүматны көтәбез», - диде Тимур Сөләйманов.
Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, аның белән көчле команда эшли. “Без хәзерге вакытта “Сәләт” командасы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Биләрдә зур форумны оештырабыз. Шуңа күрә рәсми рәвештә форумнар үткәннән соң әйтелер.  Аллага шөкер, командабыз бар. “Сәләт” яшьләр үзәге дә көчле. Аның җитәкчесе – Айгөл Габдрахманова. Без бердәм булып эшлибез һәм шулай эшләвебезне дәвам итәчәкбез дә”, - ди Тимур Сөләйманов.
«Әгәр дә мине министр урынбасары итеп билгеләсәләр, яшьләр оешмаларын, яшьләр министрлыгының стратегиясен, аның концепциясен, халыкара мөнәсәбәтләрне һәм мәдәниятара багланышлар мәсьәләләрен булдырыр идем, мәгълүмат һәм аналитика да минем вазифаларыма керер иде», - дип җавап бирде Тимур Сөләйманов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ