Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яз гүзәлен» сайлар чак

Ниһаять, югары уку йорты студентлары арасында 12 нче тапкыр үткәрелүче «Яз гүзәле – 2021» матурлык һәм талант бәйгесенең финалы да якынлашты. Быел Казан шәһәренең 8 югары уку йортында белем алучы 10 к...

Ниһаять, югары уку йорты студентлары арасында 12 нче тапкыр үткәрелүче «Яз гүзәле – 2021» матурлык һәм талант бәйгесенең финалы да якынлашты. Быел Казан шәһәренең 8 югары уку йортында белем алучы 10 кыз финалга чыкты. «Яз гүзәле» исемен кем яулар? Үз-үзеңне презентацияләү, кулинария һәм интеллектуаль, «милли костюм», «иҗади конкурс» этапларында кем көчлерәк, сөйкемлерәк булыр?
«Бу бәйгенең башка бәйгеләрдән үзенчәлеге шунда: Татарстаныбызда туган тел татар телен өйрәнү проблемасына күп көчләр куела. Шул максаттан төрле проектлар чыгып, чаралар үткәрелеп тора. «Яз гүзәле» дә – шундый проектларның берсе. Бәйге, һичшиксез, татар телен саклау һәм популярлаштыруга, яшьләрдә патриотик хис уятуда үз өлешен кертәчәк. Быел катнашучылар да көчлерәк булыр, студентлар бәйгесе югары дәрәҗәдә узар, даны тагы да күтәрелер дигән өмет бар», – дип сөйләде РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев «Татар-информ» пресс конференциясендә.
Җиңүче кыз 2021 елның 7 апрелендә билгеле булачак. Иң күп балл җыйган катнашучы «Яз гүзәле» исеменә лаек дип табылачак. Бәйгедә «Халык номинациясе» дә  каралган. Һәркем үзенең конкурста ошаган катнашучысы өчен тавыш бирә ала.
Бәйгене оештыручылар «әлеге зур чара башка бәйгеләргә охшамаган. Гаҗәп матур, милли бәйге. Үз күзең белән күрү кирәк» дип вәгъдә итә. Димәк, 7 апрельдә «Сәйдәш» мәдәният йортында 17.00 сәгатьтә очрашканчыга кадәр.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ