Логотип Магариф уку
Цитата:

Язмышымнан аерылгысыз син, «Мәгариф»!

Чыннан да, «Мәгариф» журналы – минем якын дустым, чөнки ул – кызыклы, файдалы, эчтәлекле, тормышның төрле якларын яктыртучы, тәрбияле, иң кирәкле журналларның берсе. 107 ел инде үз халкын мәгърифәтле...

Чыннан да, «Мәгариф» журналы – минем якын дустым, чөнки ул – кызыклы, файдалы, эчтәлекле, тормышның төрле якларын яктыртучы, тәрбияле, иң кирәкле журналларның берсе. 107 ел инде үз халкын мәгърифәтле итү юлында.
Үзем – Зәй шәһәрендә яшәүче, балалар белән 40 елдан артык эшләгән, 70 яшьлек педагог – бу журналны һәр мөгаллимнең өстәл китабы итеп күз алдыма китерәм. Мин бу журналны эшли башлаган елымнан ук алдыра башладым. Хәзер лаеклы ялда булсам да, аннан аерылганым юк. Һәр санын җыеп барам, ташламыйм. Изге Коръән китабы шикелле кадерләп саклыйм. Эшләгән вакытта журнал минем беренче ярдәмчем, киңәшчем булды. Хәзер дә аңа теләп язылам, түземсезлек белән көтеп алам, килгән көнне үк беренче битеннән ахырына кадәр укып чыгам. Файдалы, кирәкле материалларны билгеләп куям, аларны педагог булып эшләүче балаларыма, туганнарыма, танышларыма тәкъдим итәм.

Һәр ай саен мөгаллимнәр өчен эштә дә, тормышта да ярдәм итәрлек материаллар бастырыла. Журнал битләрендәге дәрес эшкәртмәләре, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү турындагы материаллар, рәсми документлар, һәртөрле сценарий үрнәкләре – педагогларга эшләрендә файдалану өчен нинди зур хәзинә!
Алдынгы педагогларның эш тәҗрибәсе бик күп белгечләргә һөнәри яктан үсү, камилләшү мөмкинлеге тудыра, аларның педагогик идеяләре, ачышлары, тәҗрибәсе башкаларны да нәтиҗәле хезмәткә рухландыра.
Журналның эчтәлеге елдан-ел байый, бизәлеше дә камилләшә бара. Заманча, яңа идеяләрне кертеп кенә тора. Алар бит мөгаллимнәргә заманадан калышмыйча, алга атларга ярдәм итә. Мәгариф өлкәсендә тирән эз калдырган шәхесләр һәм вакыйгаларга да зур урын бирелә.
Төрле мәртәбәле, мавыктыргыч, уйланырга, эзләнергә, нәтиҗәләр ясарга этәрә торган, әйтер сүзе булганнарга бик кирәкле конкурслар игълан ителә. Тәрбияче булып эшләүче кызым  Гөлшат белән киленем Альбина Әгъзамовалар,«Мәгариф» журналы оештырган «Моңлы саз чыңнары» дигән конкурсында катнашып, кызыксындыру премиясенә лаек булдылар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында миңа да катнашырга туры килде. Тәбрикләү чарасы истә калырлык булып, бик җылы узды. Аларга диплом һәм истәлекле бүләк – «Татар тарихы» дигән китап тапшырдылар. Бу китапны кулга алуга ук, халкыбыз өчен грурлык хисләре уянды. Бу бит –  халкыбызда, бигрәк тә яшь буында тарихи хәтерне яңарту, милли горурлык тудыруда бернәрсә белән дә алыштырып булмаслык байлык. Андагы гаҗәеп бай тарихи материалларны тарих дәресләрендә дә, дәрестән тыш тәрбия чараларында да рәхәтләнеп файдаланырга була.

Катлаулы вакыйгаларга да карамастан сез – «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре – укыту-тәрбия, мәдәният, мәгърифәт мәсьәләләрен тирәнтен һәм һәрьяклап чагылдырып барасыз. Заман сулышын тоеп, файдалы яңалыклар кертеп, республикабыздагы, хәтта аннан читтә яшәүче мөгаллимнәргә дә ярдәм итеп торасыз. Шуңа күрә алар «Мәгариф»нең һәр санын иң якын киңәшчесе, якын дусты итеп көтеп ала. Мин үзем дә сездән бер дә аерыласым килми әле.
Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, киләчәктә дә иҗади уңышлар, якты киләчәк, сәламәтлек юлдаш булсын!
Фәния ӘГЪЗАМОВА,

мәгариф ветераны (Зәй шәһәре)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ