Язучы Мөдәррис Вәлиев вафат

Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, язучы һәм нашир Мөдәррис Вәлиев бүген якты дөньядан киткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

«Ул озакка сузылган авырудан соң 67 яшендә үлде. Ул иртәгә җирләнәчәк. Озату вакыты соңрак билгеле булачак. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — дигән ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт.

Мөдәррис Харис улы Вәлиев 1953 елның 30 маенда Әлки районы Яңа Камка авылында дөньяга килә. Ул — әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь. Филология фәннәре кандидаты, доцент. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Җәлил, Җ. Вәлиди, Г.Р. Державин исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Фото: tatar-inform.tatar

Добавить комментарий