Язучы, публицист, тәрҗемәче, депутат (Гариф Ахуновның тууына 95 ел)

Бөек Ватан сугышы елларында Гарифҗан бригадир, клуб мөдире булып эшләгән. Сугыштан соң Арча педагогика училищесын, 1952 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган.

Гарифҗан Ахунҗан улы Ахуновның исеме “Казан утлары” журналы белән аерылгысыз бәйле. “Намус” романының сурәтләү чаралары” дигән беренче әдәби-публицистик мәкаләсе 1953 елда журналның 8 нче санында (89 – 105 б.) басылган. Студент елларында ук аны «Совет әдәбияты» журналының җаваплы редакторы, соңрак Казан дәүләт университетында татар журналистика белеменә нигез салучы Гази ага Кашшаф эшкә алган. Алты ел буе Г.Ахунов очерк, хикәя, повесть, мәкалә һәм хат эшкәрткән. Бу елларны автор “язучы булырга өйрәнү вакыты” дип атаган.

Чыннан да, 1953 елдан башлап “Совет әдәбияты” журналы битләрендә яңа авторларның – язучы Гариф Ахунов [1], тел белгече Хәләф Курбатов [2], әдәбият белгечләре Илдус Ахунҗанов [3, 4], Ибраһим Нуруллин [5, 6], Фәрит Хатиповның [7] исемнәре күренә.

И.Ахунҗанов белән Г.Ахуновның “Казан каласының горурлыгы” мәкаләсе [8] В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының 150 еллыгына багышланган. Монда студент Володя Ульяновка һәйкәл кую вакыйгасы һәм аның авторы скульптор Владимир Ефимович Цигаль белән 1954 елның 17 ноябрендә Зур театр бинасында тантаналы юбилей кичәсендә очрашу хакында тәфсилләп язылган. Президиумда академиклар Быков Константин Михайлович (Ленинградтан), Арбузовлар Александр Ермингильдеевич һәм Борис Александрович, КПССның Татар Өлкә Комитеты секретаре иптәш Зиннәт Моратов һ.б. утырганнар…

Мәкаләнең икенче кисәгендә император университетының ачылу тарихы сөйләнелә: Казан гимназиясе директоры Яковкин – профессор, ә дүрт өлкән укытучы адъюнкт итеп билгеләнгән; 33 гимназист “студентлар итеп сайланган”. Шунысы гаҗәп: әлеге беренче студентлардан Сергей Аксаков соңыннан күренекле рус язучысы булып танылган. Биредә шулай ук Казан укыту округының попечительләре академик Румовский Степан Яковлевич, реакционер Магницкий, ректор Лобачевский Николай Иванович, татар галимнәре Ибраһимов Н.М. һәм аталы-уллы Хәлфиннәр, юрист Мейер Дмитрий Иванович, язучы Толстой Лев Николаевич, химиклар Николай Зинин һәм аның укучысы Александр Бутлеров, тарихчы А.П.Щапов, революционер Владимир Ульянов исемнәре телгә алынган.

Язманың өченче бүлегендә Казан дәүләт университеты галимнәре: академиклар А.Е.Арбузов һәм аның улы – атаклы химик, Сталин премиясе лауреаты Б.А.Арбузов; профессорлар – астрономнар Дюков, Дубяго, математиклар Гагаев, Морозов, А.Г.Шәфигуллин, механик Гомәр Тумашев, биологлар Валидов, Баранов, Марков, этнограф Воробьёв, лингвист һәм татар филологиясендә беренче фән докторы Латыйф Җәләй, Татарстан хатын-кызлары арасында беренче профессор-геолог Евгения Тихвинская турында әйтелгән.

 …Г.Ахуновның публицистик осталыгы, тематикасы, тел үзенчәлекләре өйрәнелмәгән әле. Бүген журналистика галимнәреннән аның публицистикасын анализлау сорала, чөнки Г.Ахуновның публицистик мирасы татар әдәбияты һәм матбугаты үсешенә уңай йогынты ясаган. Т.Галиуллин [9, 10, 11, 12, 13], Ф.Миңнуллин [14, 15, 16], Ф.Галимуллин [17, 18], Р.Мөхәммәдиев [19, 20] Г.Ахуновның әдәби эшчәнлегенә зур игътибар иткәннәр, ә публицистикасы читтәрәк калган. Аңа багышланган кайбер хезмәтләрдә “Г.Ахунов талантлы журналист булган” дип әйтеп кителсә дә, публицистик мәкаләләре анализланмаган.

Г.Ахуновның 1970 – 1990 елларда басылган публицистик язмаларына бәя бирү – минем максат. Публицистикасының форма һәм эчтәлеген, язу алымнарын өйрәндем. Әдипләрдән Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Ләбибә Ихсанова, Хисам Камалов һ.б. иҗат юлын журналистикадан башлаган. Г.Ахунов та каләмен матбугатта күп сынаган. Ул – 1400ләп тәнкыйть һәм публицистик мәкалә, 5 роман, 18 повесть авторы.

Г.Ахунов – Татарстанның халык язучысы, публицист, тәрҗемәче, драматург, депутат, җәмәгать эшлеклесе. Аның мәкаләләре идея, тема, проблема, сурәтләү чаралары, язу осталыгы ягыннан тирән, бай, күпкырлы. Публицист тормышның гадәти күренешләренә яңа караш ташлаган, көтелмәгән проблемалар күтәргән, мөһим нәтиҗәләр ясаган һәм образлы, халыкчан тел, үзенчәлекле стиль белән тасвирлый белгән. Ул үзе яшәгән чор, замандашлары турында зур мирас калдырган.

Нефтьчеләр тормышын тирәнтен өйрәнү нияте белән Әлмәткә күченеп киткәч тә, ул «Совет әдәбияты» журналы белән араны өзмәгән, штаттан тыш хәбәрче буларак, мәкаләләрен гел җибәреп торган.

1968 елда Г.Ахунов Казанга кире кайткан. Татарстан Язучылар Союзы секретаре, аннары «Казан утлары» журналы баш редакторы булып эшләгән.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин Г.Ахуновның «Казан утлары»нда эшләгән чорын искә ала: «Бу журналда баш мөхәррир постын ул алданрак, мин соңрак биләдек. Киңәшләшеп, ярдәмләшеп, әдәбиятыбыз тәрәккыятле милләтләрнекеннән ким булмасын дигән ният белән эшләргә тырыштык. Шөкер, кайбер игелекле эшләр башкарылды дип уйлыйм. Хәер, аның кешелеклелеген тойган, хәер-фатихасын алган, олылау сүзен ишеткән каләмдәшләр бер мин генә түгел, алар бихисап. Кемнәр турында гына язып чыкмады да, кемнәр турында гына зур-зур трибуналардан сөйләмәде Гариф абый! Йөзләгән-йөзләгән мәкаләләр, иҗат портретлары, рецензияләр, тәкъдим-рекомендацияләр…» [21; 18 – 19 б.].

Ахуновны тәнкыйтьче һәм публицист буларак Б.Брайнина, А.Тарасенков югары бәялиләр. Татарстанның яшь язучылары семинарында әдип һәм тәрҗемәче Мәхмүд Максуд (1900 – 1962) аны әдәбиятка зур әзерлек белән килүчеләр арасында атый, аңа өмет баглавын белдерә. Ләкин фәнни кулланылышта нигездә “язучы Гариф Ахунов” дигән төшенчә генә бар, аны публицист дип атаучыны сирәк очратырга туры килә. Ә бит бу каләм әһеле берөзлексез соңгы илле елдагы әдәбият тарихын, аның эстетик үсеш кануннарын күзәтеп-күрсәтеп, шуларга үз карашын белдереп барган. Ул хезмәтләрнең байтагы 1985 елда «Чишмәләр белән сөйләшү» дигән калын китапта бергә тупланып дөнья күрде.

Журналның баш редактор вазыйфасында нинди тырыш, гадел, бар көчен биреп эшләве турында әле дә онытмыйлар.

Тугыз роман авторы Мәдинә Маликова яза: «Ул «Казан утлары» журналында баш редактор булып эшли иде, мин редакциягә повесть күтәреп килдем. Андый очракларда редакторлар белән сөйләшү шактый кыен була. Ә Гариф  абый  үзен шундый теләктәш, үз итеп тота, ачык, көләч сөйләшә, кимчелекләрне күрсәткәндә дә, сиңа хөрмәт белән, җиңел итеп әйтеп бирә. Хәтерлим, бу повестька исем куя алмыйча иза чиктем, Гариф абый шунда ук исем дә табып бирде» [21; 77 б.].

Күренекле шагыйрь Әхмәт Рәшит болай дип искә алган: «Без, илленче еллар уртасында КДУда укучы студентлар, кайсы каләм остасының булса да күзенә чалынып, газета-журналларда алар фатихасы белән берничә шигырь бастыру ягын карый идек. Иҗат секцияләрендә катнашып, анда берничә кәлимә сүз кыстыру исә… анысы инде хыялның да аръягы булгандыр. Шундый утырышларда Гариф абый үз фикерен шулай ялкынланып яклавы белән ул чакта яшьләрнең зур ихтирамын казанган иде. Без аның хикәяләрен генә түгел, тәнкыйть мәкаләләрен дә даими укый торган булып киттек. Хәер, ул эшләгән «Казан утлары» журналын без болай да бер тышлыгыннан икенчесенә кадәр җентекләп укый идек инде. Г.Ахуновның И.Гази, Г.Әпсәләмов, Г.Бәширов, М.Әмир, С.Баттал кебек танылган язучылар турындагы төпле, нигезле мәкаләләре ул вакытта әдәбият капкасы төбендә таптанучы яшьләрнең күп кенә сорауларына җавап та бирә иде»  [21; 137 – 1 38 б.].

Г.Ахунов соңгы елында бик бирешсә дә, һич тә зарланмаган. Соңга табарак язу өстәле янында да озак утыра алмаган, көндәлек язмаларын да авырлык белән тутыргач, яңа килгән газета-журналлар уку белән чикләнгән. Иҗат юлын публицист буларак башлаган шәхес, соңгы көннәренә кадәр татарча газета-журналлар белән кызыксынуын дәвам иткән.

1970 – 1975 елларда Ахунов күп иҗат итә. Публицистның шул елларда басылып чыккан кайбер мәкаләләрен анализлап китик. «Чорыбызның бөек әдибе» мәкаләсендә («Социалистик Татарстан», 15 май, 1975 ел) Г.Ахунов атаклы рус язучысы, Нобель бүләге иясе Михаил Шолохов турында язган. Автор мәкалә башында аның «1926 елгы портретын» тасвирлый: «постау гимнастёркадан, кыскарак буйлы, җитди чырайлы; карашы үткен, омтылышлы; коңгырт күзләрендә елмаю саклана».

Г.Ахунов Шолоховның әдәби язмышын сурәтли, егерме дүрт яшендә чакта ук «Тын Дон» эпопеясының ике китабын, утыз биш яшенә җиткәндә «Тын Дон»ның барлык дүрт китабын, «Күтәрелгән чирәмнең» беренче китабын язганын искәртә.

Бу мәкалә бөек язучы турында хәбәр бирә. Автор аның тормыш юлына кагылып китә, аның иҗатын башка әдипләрнеке белән чагыштырып, аңа бәя бирә. Михаил Александровичны «титаник эшли белүче, ягъни әсәрләренә барлык күңел байлыгын, барлык энергиясен биреп эшләүче» дип атый. Ахунов сүзләренә караганда, Шолохов иҗаты башка милләт язучылары өчен дә үрнәк, шуңа күрә аны бүтән телләргә тәрҗемә иткәннәр. Татарчага аның әсәрләрен тәрҗемә итүчеләр арасында Шәриф Камал, Абдулла Гомәр, Әхмәт Исхак, Гариф Ахунов бар. Әмма бу өлкәдә иң зур эшне Яхъя Халит башкарган: «Тын Дон»ның ике китабын, «Күтәрелгән чирәм»не тулаем тәрҗемә иткән.

Шолохов тудырган олы язмышларны – каһарманнарын санап китеп, Ахунов аны зур талантка тиңли, «һәркемнең Шолохов була алмавын, Шолохов ирешкән биеклеккә менеп җитә алмавын беләм мин», ди.

М.Шолохов сурәтләвенең нинди көчкә ия икәнлеген күрсәтү өчен мәкаләдә «Тын Дон» эпопеясының дүртенче китабыннан бер өзек китергән. Г.Ахунов Шолоховны ничек хөрмәт иткәнен белдерә, бөек рус язучысының иҗатын бик яхшы белгәне күренеп тора.

Г.Ахунов татар, рус әдәбиятларын гына түгел, башка милләт әдәбиятларын да өйрәнгән, яхшы белгән. Аның «Белорус улына һәйкәл» мәкаләсе («С.Т.», 8 май, 1975 ел) шагыйрь Янка Купалага багышланган. Мәкалә күренекле әдипкә Югары Ослан районында музей-квартира ачу уңаеннан хәбәр жанрында язылган.

Язмасында автор Белоруссияне талаган, җимергән Бөек Ватан сугышы газапларын да искә ала. Ул мондый сурәтләүне урынлы кулланган, чөнки бу чагыштыру Янка Купаланы сугыш беткәч, илне торгызуга зур көч куйган кеше итеп күрсәтә. Мәкаләне укыганда, янып беткән авыл хәрабәләре, авылы-авылы белән тереләй яндырылган кеше мәетләре, юл кырыенда калган каберләр күз алдына килә.

Белорус язучылары Я.Купала, Я.Колас, П.Бровка, М.Танк, Э.Ярашевич, А.Ставер, Э.Огнецвет һ.б.ның әсәрләре татар теленә дә тәрҗемә ителгән. Купаланың «Партизаннарга» шигыре Татарстанда иҗат ителеп, Татар дәүләт китап нәшриятында басыла, өндәмәләр рәвешендә белорус партизаннарына самолёттан ташлатыла. Аның ялкынлы сүзе халык улларын фашистик палачлардан үч алу көрәшенә күтәрә.

«Без, Татарстан әдипләре, Янка Купаланың музей-квартирасы совет халкының Бөек Ватан сугышындагы Бөек Җиңүенә 30 ел тулган көннәрдә Идел буенда, борынгы Ослан таулары итәгендә ачылуга шатланабыз. Янка Купала поэзиясе гасырларга барсын!» – дигән автор.

«Революция трибуны» мәкаләсе («Литературная газета», 23 апр., 1975 г.) безгә кечкенәдән үк таныш булган «Мокамай», «Алсу», «Нәни разбойниклар», «Мәхәббәт тәүбәсе» һ.б. поэма-шигырьләре белән күңелгә кереп калган Һади Такташка багышланган. Бу шигырьләрне бер тапкыр укысаң, мәңгегә истә кала. Г.Ахунов та онытмаган. Ул Такташны «революция трибуны» дип атый. Аның шигырьләренә кечкенәдән гашыйк булганын, яттан белгәнен әйтә.

Г.Ахунов үз тормышыннан Такташ белән бәйле бер вакыйга китереп, мәкаләне тагын да матуррак итә: Г.Ахунов Корней Иванович Чуковский һәм Дагыстан шагыйре Нуретдин Юсупов белән Лев Квитко юбилеена барганнар. Кайтканда Чуковский: «Гариф, үз телеңдә бер шигырь укы әле», – ди икән. Г.Ахунов Такташның «Мокамаен»нан бер өзек сөйләп күрсәткән. Чуковский: «Искиткеч музыка бу!» – дип шаккаткан. Бу мисалы белән автор укучының Такташка карата ихтирамын зурайта, милләтпәрвәрлек хисен арттыра.

Мәкаләдә Такташның кыскача тормыш юлы китерелгән, автор аның ничек яшәгәнен, ничек әдәбиятка килгәнен, публицистик эшчәнлеген тасвирлый. Такташ безгә Ленин образын беренче булып иҗат итүче буларак та таныш, автор моны әйтергә онытмаган. Мәкаләдә Такташның революция вакытында иҗади эшчәнлеге турында да язылган. Ул елларда Такташ бигрәк тә күп иҗат иткән, чөнки ул революционер, бунтарь күңелле шагыйрь.

Такташ Тукайдан соң икенче итеп халык шагыйре дип аталды. Г.Ахунов актуаль тема сайлап алган. Яшь буын да Такташны онытмаска, яратырга, хөрмәт итәргә тиеш.

Автор үз мәкаләсен: «Такташның тирән фикерләр һәм кайнар хисләр белән тулы поэзиясе совет халкына, аның хезмәттә һәм сугышта ирешкән зур җиңүләренә гимн булып яңгырый. Революциянең ялкынлы трибуны, социализм дәвере алып килгән яңа дөнья хакында күренекле шигырьләр һәм поэмалар авторы, нечкә хисле нәфис лирик – безнең күп милләтле, күп телле, күп бизәкле әдәбиятыбыз тарихына ул шулай булып керде, шулай булып яшәр», – дип тәмамлый.

Г.Ахуновның «Казан утлары»ның 50 еллыгына» мәкаләсе (“К.у.”, 1972, № 5) 1972 елның 15 маенда журналның чыга башлавына 50 ел тулуга багышланган тантаналы җыелышта сөйләгән доклады нигезендә язылган. Басманың барлыкка килү тарихы, аның биографиясе, элекке редакторлары турында язу беренче планга куелган. Журналны кайсы илләрдә алдырылганы, тиражы турында белешмәләр бар. Ул елларда журнал аена 87 мең данә басылган. Шуның 22 меңе республикабызда, калган 60 меңнән артыгы СССРның барлык өлкәләрендә диярлек таралган. Журналны тугандаш социалистик илләрдә, капиталистик илләрдән Төркиядә, Финляндиядә, ГФРда, Яңа Зеландиядә, АКШта яздырып алып укыганнар.

Автор язмасында журналда нинди рубрикалар булганын, ул ниләр турында язганын, кайсы елларда күбрәк уңышка ия булганын, нинди авторларның кайсы әдәби әсәрләре журнал битләрендә дөнья күргәнен күрсәтә, редакция коллективы белән таныштыра.

Шунда ук редакциягә килгән котлау хатларын китереп, укучының журналны ихтирам итүен күрсәтә. Үзе дә журналны туган көне белән котлый.

«Бәхетле көн» мәкаләсен («Литературная Россия», 27 дек., 1974 г.) Г.Ахунов Нәкый ага Исәнбәтнең 75 яшьлегенә багышлаган. Язма хәбәри жанрда. Миңа мәкаләнең төзелеше бик ошады – аның башламы һәм очламы Н.Исәнбәтнең туган көнен генә сурәтли, ә төп өлештә автор аның тормыш юлын сөйләп китә. Шулай итеп, бербөтен мәкаләне өчкә бүлеп карарга була. Автор, күрәсең, шуңа ирешергә теләгән һәм ирешкән дә.

Башлам дип атаган өлеше болай ачылып китә: «Бүлмәнең түреннән, китаплар белән шыплап тутырылган шкафлар арасыннан, шомырт кара күзләрен елтыратып, җитмеш биш яшьлек карт килеп чыга. Чәчләр кар яуган төсле ак. Әмма арка-җилкә бөкрәймәгән, гәүдә бик төз, карашлар да үткен». Очлам өлеше дә шундый ук җөмлә белән башланган. Шушындый кабатлау алымын кулланып автор язмасын төгәлрәк, төзрәк, матуррак итә, Н.Исәнбәткә зур ихтирам белән каравын күрсәтә. Гариф Ахуновның теле – йомшак, ягымлы, мәкалә героена карата ярату хисе чагыла. Тормыш юлын һәм иҗатын тасвирлаганда исә автор аның иҗади эшчәнлегенең шундый зур булуына таң кала, мисалга төрле фактлар китереп укучыга тәэсир итә. Мәсәлән, монда тасвирлау чарасы буларак сан килә: «Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» комедиясе бер үзе генә дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ике мең тапкыр уйналган инде».

Ахунов алга таба Исәнбәтнең нинди балладалары, поэмалары, җырлары, шигырьләре, драмалары, тәрҗемәләре барлыгын санап китә; татарча-русча сүзлек бастыруда катнашуын, өч томлык татар халык мәкальләрен бастырып чыгаруын яза. Мәкалә кызык деталь белән тәмамланган. Коллектив аны туган көне белән котлап, хәлләрен белешкәч, Н.Исәнбәт болай җавап бирә: «Бүген мин көнне бәхетле иттем, унбиш сәгать эшләдем». Мәкаләнең сыйфаты авторыннан да, каһарманыннан да тора. Монда алар икесе дә зур эш башкарган.

«Давыл хәбәрчесенең васыятьләре» язмасында  («С.Т.», 3 сент., 1974 ел) Г.Ахунов 1974 елның 3 сентябрендә совет язучыларының Беренче бөтенсоюз съездына кырык ел тулуга багышланган утырышта – СССР Язучылар союзы идарәсенең V пленумында сөйләгән докладка бәя бирә. Бу – аналитик мәкалә. Автор әдәби тәрҗемә проблемасын күтәреп чыга. Ул чорда да әдәби әсәрләрне бүтән телләргә тәрҗемә итү мәсьәләсе бик кискен тора, бер милләт икенче милләт әдәбиятын белергә, үз телендә укырга тиеш, тәрҗемәләр җитешми, дип яза. Автор милли телләрдәге прозаны рус теленә әйбәт тәрҗемә итүчеләр дип В.Солоухинны, В.Чивилихинны, Н.Евдокимовны, Н.Богдановны, К.Горбуновны, Ю.Казаковны, А.Ивановны, Н.Шундикны һ.б.ны атый. Алар шуның белән илебез әдәбиятларының бер-берсен танып белүләренә, бер-берсеннән өйрәнүләренә ярдәм итәләр, ди. «Әмма биредә бер «ләкин» бар: әдәби тәрҗемә эше әле бездә ныклы тәртипкә салынмаган. Беренчедән, иң әүвәл нинди әсәрне тәрҗемә итәргә кирәклеге ачыкланмаган, критерийлары юк. Икенчедән, бу эш белән каләм осталары гына түгел, тәҗрибәсез кәсепчеләр дә шөгыльләнә. Биредә зур оештыру эшләре кирәк».

Г.Ахунов илебез халыкларының әдәби хәзинәсендәге иң яхшы әсәрләргә таянырга, беренче чиратта бөек рус әдәбиятын өйрәнергә өндәгән.

I Бөтенсоюз съездыннан соң инде кырык ел вакыт узса да, без әле һаман да ул куйган таләпләрне үтәп бетерә алмыйбыз, дип борчылган автор.

Хәзер Г.Ахуновның 1976 – 1980 елларда басылган берничә мәкаләсен карап китик: «Олонхоның ак боланы» («Литературная Россия», 1 апр., 1977 г.) хәбәри жанрда язылган. Г.Ахунов сәхнәдә уйнаган якут шаманын һәм хомусчысын күреп уйга бата. Шаман бубены тавышын ишетеп, ул якут иленең шагыйрьләрен Семён һәм Софрон Даниловларны исенә төшерә.

Мәкалә Семён Даниловка багышланган. Г.Ахунов аның тормыш юлын һәм иҗатын сурәтли, аны «алмаз иленең җырчысы» дип атый. Иҗатыннан бер мисал китергән. Бер караганда, бу мәкалә башкаларыннан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый, чөнки Г.Ахунов үз мәкаләләренең бөтен каһарманнарына да шулай ихтирам белән карый. Шунысы игътибарга лаек, автор алдан әзерләнеп язмаган, концерт барышында бубен тавышын ишетеп, аның күз алдына каләмдәш дусты килеп баскан. Мәкаләнең төзелешен оригиналь дип әйтер идем.

Рәсүл Гамзатов исеме күпләргә таныш. Аны безнең илдә беләләр, укыйлар, хөрмәт итәләр. Ләкин аның атасын – Дагстан шагыйре Гамзат Цадасаны бик әзләр генә белә. Г.Ахуновның «Тау бөркете» мәкаләсе («С.Т.», 11 сент., 1977 ел) Г.Цадасага багышланган. Автор укучыны Цадаса белән таныштыра, аның биографиясе, иҗаты хакында сөйли. Язма хәбәри жанрда тасвирлау стилендә язылган. Цадасаның Дагстан әдәбиятын үстерүгә 60 ел буена көч куюын, иҗатында иҗтимагый тормышның барлык яклары белән кызыксынуын, үз заманының яшәү мәгънәсен ачып бирүен, сәнгатенә сәнгатьчә гадилек, табигыйлек хас булуын күрсәтә. Шулай ук мәкаләдә Цадасаның иҗатыннан үрнәкләр китерелгән, аның әдәбиятка нинди яңалык алып килгәнлеге әйтелгән. «Авар әдәбиятында ул лирикага, сатира жанрына ныклы нигез салды», – ди автор.

«Тел-стиль мәсьәләләре» – 1978 елның 11 апрелендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни конференциясендә сөйләгән доклады нигезендә язылган мәкалә. Г.Ахунов шушы конференциядән хисап бирә. Мәкаләдә татар әдәбиятының тел һәм стиль мәсьәләләре фәндә бик аз өйрәнелгәнлеге төп проблема итеп куелган. Татар теленең килеп чыгышы, үсеш законнары, морфологиясе, синтаксисы, диалекталь үзенчәлекләре тикшерелгән заманда, телчеләребез инде Себер, Касыйм татарларына, Уралга һәм Урта Азиягә барып җиткән чакта, топонимиканы биш бармагы кебек белгән дәвердә тел-стиль мәсьәләләренең эшкәртелмәве бик аянычлы, кискен проблема булып килеп баскан. Автор чагыштырулар ярдәмендә проблеманы чишәргә омтыла. Аның сүзләренә караганда, беренче карашка, әдәбиятыбызда бернинди тел-стиль үзенчәлекләре юк шикелле. Бер язучы да, шагыйрь дә әсәр иҗат иткәндә тел-стиль чаралары турында уйлап утырмый, нинди алымнар куллану, кайсы персонажга нинди тел бирү иҗат практикасында үзеннән-үзе хәл ителә. Әмма төптәнрәк уйлап эш иткәндә һәр әдипнең үз теле бар. Тукайда ул бер төрле, Такташта икенче, Г.Ибраһимов, Г.Бәширов, М.Мәһдиев, Н.Фәттах, А.Гыйләҗев һ.б. бер-берсеннән бик нык аерылып тора. Автор шулай ук тел-стиль мәсьәләсен өйрәнгәндә, традицияләргә дә ихтирам белән карарга куша.

«Иҗатыбызда эшчеләр темасы» – аналитик мәкалә («С.Т.», 28 дек., 1978 ел). Автор төрле язучылар иҗатында кулланылган эшчеләр темасына бәя бирә. Эшчеләр тормышыннан алынган җитди әсәрләрне әдипләр чагыштырмача яшь чагында язалар икән дигән нәтиҗә чыгара. Моны дәлилләп, ул статистик мәгълүматлар китерә: «Акчарлаклар»ны язганда Ш.Камалга утыз яшь булган, «Җиденче мич» поэмасының авторы Фатих Кәримгә утыз яшь тә тулмаган, шахтёрлар турындагы «Сиксән беренче штольня» повестеның авторы Идрис Туктарга һәм «Беренче горизонт» дигән романның авторы Рахман Ильяска 25 яшьләр тирәсе булган. «Яңа горизонт» повестен Мәхмүт Хәсәнов 24 яшьләрендә, нефтьчеләр турындагы беренче хикәяләрен Шамил Бикчурин утызда, нефтьчеләр хакындагы җитди зур поэмаларын Әдип Маликов кырык яше тулганчы язды».

Шулай ук монда кайсы авторның эшчеләр тормышы турында язганда ничек әзерләнүләре, ничек язулары турында да әйтелгән. Ахырда автор нәтиҗә ясап, эшчеләр темасына әсәрләр иҗат итү өчен яңадан-яңа талантлар табу, аларны таләпчән-ихтирамлы мөнәсәбәттә өзлексез үстерү мәсьәләләре тоташы белән көн тәртибендә кала, дип язган.

«Таулар биек» язмасы («Литературная Россия», 8 сент., 1978 г.) хәбәр жанрында. Автор кечкенәдән үзенә зур тәэсир ясаган бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой турында илһамланып яза. Аның иҗатын тасвирлаганда төрле эпитет, метафора, чагыштырулар кулланып, тасвирлауны матуррак итә.

Автор кечкенә чакта аның кыска хикәяләрен, Казан университетында белем алганда аның әсәрләрен рус телендә, тәрҗемәләрне редакцияләгәндә татар телендә укыган. Г.Ахунов Л.Н.Толстойның иҗатын биек таулар белән чагыштыра: «Күтәрелеп карыйсың – баштан бүрек төшеп китә», – ди ул.

«Сәхнә фидакярләре» татар театры турында хәбәр жанрындагы язма. Автор театрны: «Рухи байлыгыбызны арттырудагы гаять көчле этәргеч булды: рәсем сәнгатен, музыка сәнгатен, драматургия һәм артистлык сәнгатен бергә куша алырдай синтез булды», – дип бәяли.

Г.Ахунов татар театры барлыкка килүнең уңай якларын күрсәтә, театр артистларын мактый. Язма Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына 70 ел тулу бәйрәме уңаеннан язылган. Г.Ахунов «татар театрчылары»н туган көннәре белән котлый.

«Үлемсезләр гомере» – рус язучысы Николай Алексеевич Островский хакындагы хәбәри язма. Монда автор Н.А.Островскийның тормыш юлын сөйли. Мәкаләдән без Островскийның бик иртә эшкә тотынганын, кайларда эшләгәнен, укыганын, гражданнар сугышында катнашканын, анда каты яралануын, 1928 елда дөм сукыр калганын беләбез. Ләкин күзе күрмәсә дә, ул бөтен дөньяны таң калдырган «Корыч ничек чыныкты» китабын иҗат иткән.

«Корыч ничек чыныкты» китабы 1935 елда басылып чыгып, тиз арада илебез халыклары теленә, шул исәптән татар теленә дә тәрҗемә ителә. Күренекле язучы, тел остасы Афзал Шамов тәрҗемәсендә ул берничә мәртәбә дөнья күрде.

«Николай Алексеевич Островскийның, сугышчы, трибун, патриотның тууына 75 ел тулган бәйрәмне совет кешеләре бик зурлап билгеләп узалар.

Баһадир гомере үлемсез. Ул буыннан буынга күчеп яши. Ул яңадан яңа батырлыкларга әйдәп, ал байрак кебек янып тора», – дип язган Г.Ахунов.

Г.Ахуновның «Драматург, публицист, шагыйрь» мәкаләсе («Советская культура», 5 янв., 1979 г.) Галиәсгар Камалның 100 еллыгына багышланган. Автор Г.Камалны татар драматургиясенең атасы дип атый. Дөрестән дә, Г.Камал милли театрыбызны барлыкка китерү эшен башлаган, татарча драмалар иҗат иткән беренче кеше була.

Г.Камалның революциягә кадәрге эшчәнлеге – «Бәхетсез егет», «Беренче театр», «Банкрот», «Бичара бала», «Бүләк өчен», «Безнең шәһәрнең серләре» драма-комедияләре халык арасында киң популярлык казана. Революциягә кадәрге әдәби эшчәнлегендәге икенче зур өлкә – публицистика. Ялкынлы публицист һәм журналист Г.Камал «Азат халык» газетасын чыгара, ул цензура тарафыннан ябылгач, «Яшен» исемле сатирик журнал чыгарырга керешә. Октябрь инкыйлабыннан соң Г.Камал «Өч тормыш», «Хафизалам иркәм», «Сукыр мастерлар» исемле пьесалар иҗат итә. Ул аларда Октябрь китергән үзгәрешләрне, яңа дөньяның тууын үзенә хас драматик осталык белән чагылдыра алды. Г.Ахунов Камалның бөеклеген, милләтпәрвәрлеген күрә белгән һәм үз мәкаләсендә җентекләп кулланган:

«Г.Камалның мирасының әһәмияте бүген тагын да арта төшә. Аның традицияләре көннән-көн үсә, тирәнәя, бүгенге драматургиябезнең иң яхшы әсәрләрендә дәвам иттерелә: драматург үзе төзешкән, аның исемен йөрткән, совет власте елларында илебезнең иң зур театрларыннан берсе булып әверелгән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында тулы хокуклы хуҗа булып яши. Г.Камалның реалистик иҗаты, сугышчан публицистикасы, көйдергеч сатирасы бүген дә халыкка хезмәт итә».

«Алмаз ничек бриллиант була» мәкаләсендә Г.Ахунов якут әдәбиятын тикшергән. Бу мәкалә рецензия жанрына тартым. Автор якут халкының кунакчыллыгына кагылмый, әдәбиятының кунакчыл, ихлас булуына басым ясый. Г.Ахунов якут язучылары һәм шагыйрьләре Н.Мординов, Л.Попов, П.Ойунский, Э.Эристан, С.Элляй, бертуган Даниловлар (Семён Данилов иҗатын җентекләбрәк Г.Ахунов «Олонхоның ак боланы» мәкаләсендә анализлаган иде), Н.Якутский-Золотарёв һ.б. иҗатына кагылып китә.

Якут әдәбиятының кунакчыллыгына дәлил итеп автор бу авторларның әсәрләрендә үз илләренә кунакка, Олонхо җирен күрергә, исәпсез-сансыз байлыклар белән танышырга чакыруларын әйтә: «Якутияне килеп күрергә чакыру, кадерле кунак булырга өндәү шундый да оста, шундый да ихлас эшләнә якут әдәбиятында, моңа игътибар итми калу мөмкин түгел».

Якут әдәбиятының икенче зур үзенчәлеге итеп Г.Ахунов аның фольклорга булган җитди мөнәсәбәтен күрсәтә: «Якут әдипләре иҗатында фольклорның иң матур үрнәкләре сузылып килә, һәм алар якут әдәбиятының сәнгатьчелеген бик нык күтәрәләр, аны фәлсәфи яктан тирән һәм акыллы итәләр». Якут әдәбиятының фольклорга нык бәйләнгәнен күрсәтү өчен Г.Ахунов якут язучы В.Короленконың «Макарның төше» әсәреннән бер өзек китереп, мәкаләсен тагын да тулырак итә.

Мәкаләдә автор тагын бер проблема күтәрә. “Якут әдәбиятын, бүтән милләт әдәбиятлары кебек үк, беренче чиратта, оригиналда өйрәнсәң дә, аны барлык кеше укый алсын өчен тәрҗемә итәргә дә кирәк. Рус һәм татар телләренә якут әсәрләре шактый тәрҗемә ителгән, ләкин әле бу өлкәдә эшләргә кирәк”, – ди автор. Шулай ук мәкалә чагыштыру, метафора, эпитет һ.б. троплар белән баетылган.

«Ул кабызган утлар» мәкаләсендә («С.Т.», 16 сент., 1977 ел) Г.Ахунов Кәрим Тинчурин драматургиясен анализлаган. Беренче эш итеп автор аның биографиясен сөйләп китә, аннан соң иҗатына бәя бирә. Мәкаләдән без К.Тинчуринның кыскача тормыш юлы, беренче профессиональ татар труппасына эләгүе, драма һәм комедияләрен ничек язганы, аларның эчтәлеге, драматург буларак үсүдә нинди юллар үткәне, аның бөтен дөньяга шаулаган популяр сәхнә әсәрләре турында белешмә табабыз, нинди зур талант иясе булганлыгын күрәбез.

Ахуновның теле, беренче карашка, гади, ләкин бик төгәл һәм төз. Мәкалә болай тәмамланган: «Классик драматург, күренекле актёр һәм театр эшлеклесе Кәрим Тинчуринның мирасы безгә, сыйныфсыз яңа җәмгыять – коммунизм җәмгыяте төзүчеләргә өзлексез булышучы идея коралы булып кала һәм хезмәт итә».

Шулай итеп, 1970 – 1975 елларда Ахунов нигездә төрле язучылар турында мәкаләләр язган («Чорыбызның бөек әдибе», «Бәхетле көн», «Революция трибуны» һ.б.). Шулай ук көн кадагында торган кайбер проблемаларны күтәреп чыгып, аларны чишәргә омтылган («Давыл хәбәрчесенең васыятьләре» һ.б.). Мәкаләләре укырга рәхәт, җайлы. Алар бер-берсеннән сәнгати һәм тематик төзелеш ягыннан аерылып тора. 1976 – 1980 елларда исә автор Г.Камал, Л.Толстой, К.Тинчурин, С.Данилов, Г.Цадаса, Н.Островский иҗатларын анализлаган мәкаләләр («Драматург, публицист, шагыйрь», «Таулар биек», «Ул кабызган утлар», «Олонхоның ак боланы», «Тау бөркете», «Үлемсезләр гомере») бастырган. «Тел-стиль мәсьәләләре», «Иҗатыбызда эшчеләр темасы» язмаларында туган тел проблемасын, хезмәт темасын күтәргән.

Инде 1990 елларда язылган “Авыл пәйгамбәре” дигән истәлек-язмасында [22; 15 – 20 б.] Гариф Ахунов якташы, сабакташы һәм каләмдәше Мөхәммәт Мәһдиевне искә ала:

“Мөхәммәтнең әле бер генә юл да язу язганы юк иде, язам дип тә, язарга җыенам, дип тә әйтмәде. Без бик озак сөйләшеп утырдык, токмач кыздырып ашадык (сүзгә мавыгып, аның яртысы янып беткән иде). Мөхәммәт минем “Яшьлек яме” белән кызыксынды, ничек язганымны, ничек материал җыйганымны, көндәлек алып бараммы-юкмы икәнне төпченеп-төпченеп сорашты. Мин шул чагында ук: “Бу яза, билләһи, яза бу, әйтми генә!” – дип күңелемә беркетеп куйган идем…”

…Мөхәммәт белән гомер буе фикер алышып яшәдек, дип язган Ахунов. Ләкин “дус яшәдек, дип әйтмим. Мөхәммәтнең дуслары юк диярлек, ул ике тәнкыйтьчене – Фәрваз Миңнуллин белән Тәлгат Галиуллинны гына аеруча үз күрә иде. Мөхәммәт берәү белән дә үтә якынаерга теләмәде, гел үзенчә, үзе белгәнчә генә яшәде. Бәлки, озак елларга сузылган ятимлеге, “халык дошманы” баласы дип кимсетелүе дә моңа сәбәп булгандыр. Эчендәге серләрен ул ашыгып бүтәннәргә сөйләми, яза торган әсәрләрен дә әйтми, гомумән, үз эченә бикләнеп яши иде” [22; 18 б.].

Берзаман Г.Ахунов Арчага очрашуга С.Хәким, М.Мәһдиев белән барган. Әмма иртәрәк килү сәбәпле Кесмәс, Казансу буйларын әйләнеп кайтканнар: Югары Курса авылында Габденнасыйр Курсави мәдрәсәсен күргәннәр, Гөберчәк зиратында Мөхәммәтнең әнисе Рабига абыстай кабере янында басып торганнар, Өчиле авылында Гариф аганың йорт нигезе булган урыннарны караганнар, чишмәгә ятып су эчкәннәр.

“Мин Мөхәммәткә аның бәхетле язучы икәнен әйттем.

– Син зур авылда туып-үскән әдип. Гөберчәктәге төрле холыклы кешеләр, прототип буларак, сиңа гомер буена җитә, – дидем мин.

Мөхәммәтнең зур матур күзләре тагын да зуррак булып ачылды, ул башын чайкап алды:

– Карале, Сибгат абый, Гарифҗан бик мәгънәле сүз әйтте бит әле, –диде. – Минем өчен ачыш бу! Валлаһи, ачыш” [22; 19 б.].

Васыятендә М.Мәһдиев үзен туган авылы Гөберчәк зиратына күмүне үтенгән. “Аны соңгы юлга озатырга бик күп каләмдәшләре, Арча хакимияте башлыклары, Гөберчәкнең бөтен халкы (шул исәптән мин дә төркемдәшем Олег Хисамов белән. – И.Ф.) килгән иде. Бу зур гамәлдә аның тагын бер мәртәбә халык улы, халык язучысы, авыл пәйгамбәре икәне расланды” [22; 20 б.].

Күренекле әдәбиятчы-галим Т.Галиуллин “Өлкәннәр” исемле мәкаләсендә әдәбиятыбызның Г.Ахунов, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев кебек өч олпат заты турында бик җылы итеп яза. Ул алар белән Питрәч тәбәгенең Күн авылында уздырылган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәмендә катнашуын үзенә генә хас җор телдә тасвирлый. Бөек әдипләрнең шаярып сөйләшүен искә төшерә:

“– Егет чагыбызны эзләп йөрибез, – ди Гариф Ахунов. – Хәтерлисеңме, Аяз, 1965 елда без бу якларда очрашуда булдык. Мин Әлмәттән килгән идем. Зәп-зәңгәр кич иде. 

Аның хәтере – хәтәр, үткен тырнаклы песи. Колагыннан мөгез узган. Бер нәрсәне дә онытмый. Ишетә, сеңдерә…

Аязы да тиктомалдан килешә торган зат түгел. Сөйләүченең тәгаен хаклы икәнен белгән хәлдә дә шик-шөбһәне тамызмый калмаБ.

– Юктыр, парин, бер-ике елга иртәрәк булгандыр бу хәл.

– Мин өйгә кайткач, көндәлектән дөресләрмен. Шалтыратып әйтермен.

Мәһдиев бу сөйләшүгә катышмый. Алтмышынчы еллар башында әле ул Хатип Госманның аспиранты гына. Язучы өстәлен төшендә генә күрә. Егәрле картлар бәхәсләшсен, аңа ни” [9; 192 б.].

Халык шагыйре Р.Фәйзуллин: “60 еллар башында Әлмәттә язучылар оешмасы ачылуга Татарстанда зур нефть чыгу сәбәп булса, Чаллыдагы бүлек оешу КамАЗ төзелешенә бәйле. Бу ике оешманың төзелү-оешу тарихы Гариф Ахунов исеме белән аерылгысыз. Әлмәттәге язучылар оешмасының беренче җитәкчесе ул булды, ә Чаллы оешмасы – аның Язучылар союзы рәислеге чагында ачылды”, – дип искә ала [23; 94 – 95 б.].

Илһам ФӘТТАХОВ,
филология фәннәре кандидаты

Чыганаклар

  1. Ахунов Г. “Намус” романының сурәтләү чаралары // Совет әдәбияты. 1953. № 8. Б. 89-105.
  2. Курбатов Х. Хәзерге татар әдәби телендә уртак сөйләм // Совет әдәбияты. 1953. № 12. Б. 103-109.
  3. Ахунҗанов И. Бөек рус язучысы (Л.Н.Толстойның тууына 125 ел тулуга карата) // Совет әдәбияты. 1953. № 9. Б. 98-105.
  4. Ахунҗанов И. В.Г.Короленко (Тууына 100 ел тулуга карата) // Совет әдәбияты. 1953. № 7. Б. 80-87.
  5. Нуруллин И. Тукайның әдәби пародияләре // Совет әдәбияты. 1953. № 4. Б. 108-114.
  6. Нуруллин И. Тукай тәнкыйтендә типиклык мәсьәләсе // Совет әдәбияты. 1953. № 12. Б. 110-116.
  7. Хатипов Ф. “Онытылмас еллар” повестеның художество эшләнеше // Совет әдәбияты. 1953. № 9. Б. 106-118.
  8. Ахунҗанов И., Ахунов Г. Казан каласының горурлыгы // Совет әдәбияты. 1955. № 1. Б. 96-108.
  9. Галиуллин Т. Дәгъва: Хикәяләр, публицистика, әдәби тәнкыйть. Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. 256 б.
  10. Галиуллин Т. Казанышлар һәм бурычлар. Иҗат секцияләрендә // Казан утлары. 1984. № 5.
  11. Галиуллин Т. Дәвамлылык: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. 168 б.
  12. Галиуллин Т. Язучы кемгә кирәк? // Татарстан. 1998. № 4.
  13. Галиуллин Т. Татар әдәбияты яңа сыйфат үзгәрешләренә күчеш чорында (1945 – 1970 еллар) // Мәгариф. 1994. № 10. 26-30 б.
  14. Миңнуллин Ф. Реаль хәлләргә күз салыйк // Казан утлары. 1983. № 10. 158-165 б.
  15. Миңнуллин Ф. Прозаның гражданлык йөзе: бүгенге прозада повесть жанры. Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. 112 б.
  16. Миңнуллин Ф. Затлылык: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. 144 б.
  17. Галимуллин Ф. Идел җырчысы // Казан утлары. 1980. № 8. 152-164 б.
  18. Галимуллин Ф. Инешләр Иделгә кушыла: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан: Татар. кит. нәшр.,1985. 136 б.
  19. Мөхәммәдиев Р. Гадиләр, гадәтиләр… // Казан утлары. 1980. № 7. 177-181 б.
  20. Мөхәммәдиев Р. Яңа биеклекләр яулаганда // Казан утлары. 1984. № 4.
  21. Гариф Ахунов: Истәлекләр / Төз. Ш.Г. Максудова, Н.Г. Ахунова. Казан: Татар. кит. нәшр., 2005.
  22. Ахунов Г. Авыл пәйгамбәре // Кеше китә – җыры кала: Повестьлар, истәлекләр, хатлар / Төз.-ред. Л. Якупова. Казан: “Татар китабы” нәшр., 1996. 288 б.
  23. Фәйзуллин Р. Гыйбрәтләр алырлык үткән юл: фәнни-публицистик язма. Казан: “Идел-Пресс” нәшр., 2004. 152 б.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.