Логотип Магариф уку
Цитата:

Электрон көндәлекне смартфоннан күзәтәбез

«Я – школьник» цифрлы мобиль инструмент ярдәмендә Казан шәһәренең һәм республикабыздагы биш районның 5-10 сыйныф укучылары edu.tatar.ru сайтындагы электрон көндәлекләрен күзәтеп бара алачак. Бу – 500д...

«Я – школьник» цифрлы мобиль инструмент ярдәмендә Казан шәһәренең һәм республикабыздагы биш районның 5-10 сыйныф укучылары edu.tatar.ru сайтындагы электрон көндәлекләрен күзәтеп бара алачак. Бу – 500дән артык укучы дигән сүз. Биредә кайсы фәннәргә ныграк игътибар бирергә кирәклеге буенча киңәшләр дә урын алган. Әлеге сервис балаларга дәрес әзерләүне дөрес итеп оештырырга ярдәм итәргә тиеш. Монда укытучыларның үз фикерләрен, булачак темага кагылышлы комментарийларын язып калдыру мөмкинлеге дә бар.
Бу мобиль кушымта бер ай дәвамында тест рәвешендә эшләячәк. Укучылар кушымтаны уйлап табучылар белән Telegram-канал һәм Telegram-чат аша аралаша. Ә булачак версияләрдә уен формасында үз кызыксынуларыңны билгеләргә мөмкин булачак. Шулай ук мәктәптә генә түгел, республикадагы мөһим вакыйгалар турындагы хәбәрләр дә үз вакытында укучылар игътибарына барып ирешәчәк.
Фото: digital.tatarstan.ru

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ