Логотип Магариф уку
Цитата:

Эльмир Низамов: "Үземне тиле фанатик дип атыйм"

Татар композиторларының иҗаты үз агымына куелган. Н.Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясенең өлкән укытучысы, композитор Эльмир Низамов фикеренчә, музыка матди хәлне яхшыртмый, татар композиторлары...

Татар композиторларының иҗаты үз агымына куелган. Н.Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясенең өлкән укытучысы, композитор Эльмир Низамов фикеренчә, музыка матди хәлне яхшыртмый, татар композиторлары бушлай диярлек чыгыш ясый. 
"Мин үземне тиле фанатик дип йөртәм. Бүгенге көндә бер генә ата-ана да үз баласын киләчәктә музыка мәктәбендә укытучы итеп күрми. Гаилә баланы 7 яшендә музыка мәктәбенә алып килергә, фортопиано сатып алырга тиеш. Россиядә рәсми рәвештә композитор дигән  һөнәр бөтенләй юк. Дәүләткә композиторлар түгел, ә IT-белгечләр кирәк", - дип белдерде Эльмир Җәүдәт улы.
Композитор фикеренчә, музыка белән эшче гаиләсеннән чыккан балалар шөгыльләнә алмый.
Эльмир Низамов —  К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә күрсәтелгән «Кара Пулат» операсы авторы. Күптән түгел яшь композитор концертлар белән Франциядә булып кайтты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ