Логотип Магариф уку
Цитата:

Журналыбызга — 106 ел

Бүген, 6 мартта,  укытучылар белән бергә атлаучы «Мәгариф» журналына 106 ел булды!  Без һәрвакыт тәрбиячеләр, мөгәллимнәр янәшәсендә. Әлеге басманың чишмә башы «Мәктәп» журналына барып тоташа. «Мәктәп...

Бүген, 6 мартта,  укытучылар белән бергә атлаучы «Мәгариф» журналына 106 ел булды! 
Без һәрвакыт тәрбиячеләр, мөгәллимнәр янәшәсендә. Әлеге басманың чишмә башы «Мәктәп» журналына барып тоташа. «Мәктәп» журналының беренче саны иске стиль белән 1913 елда дөнья күрә. Казан губернаторы канцеляриясе «Сабах» нәшриятында Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәровның җаваплы редакторлыгында «Мәктәп» дигән педагогик журнал чыгарырга рөхсәт бирә.
Беренче Бө­тендөнья сугышы башлангач, 1914 елның октябрендә, жур­нал чыгудан туктый, аның ни­бары 25 саны гына чыгып ка­ла. Әмма ул үзенең шул сан­нары белән дә татар мәгариф системасын тамырдан үзгәр­теп кору юнәлешләрен күр­сәтергә, алдынгы карашлы мөгаллимнәрнең, педагогларның, әдипләрнең фикерен киң катлам халыкка җитке­рергә өлгерә.
1918 елның 7 ноябрендә Казанда Мәркәз мөселман Комиссариаты янындагы «Гыйльми һәйәт»нең органы булган «Мәгариф» исемле журнал чыга башлый. «Мәк­тәп» журналының беренче саннарында ук үзенең мәкаләләре белән актив катнашкан Галимҗан Ибраһимов «Мәга­риф»не оештыручы, аның бе­ренче мөхәррире була. «Мәк­тәп» журналының актив авторлары да аның дәвамчысы булган «Мәгариф»не чыга­ру эшенә бик теләп кушыла­лар.
Журнал 1936 елның октяб­реннән — «Башлангыч мәк­тәп», 1938 елдан 1990 елның августына кадәр — «Совет мәктәбе», 1990 елдан бүген­ге көнгәчә «Мәгариф» исеме белән чыгып килә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ