Логотип Магариф уку
Цитата:

Зирәк карт

Татар халык әкияте Борын-борын заманда яшәгән, ди, булган, ди, бер патша. Ул бик кырыс, усал булган икән, картларны аеруча да яратмаган һәм җитмеш яше тулган һәркемне үтерергә дигән фәрман чыгарг...

Татар халык әкияте






 

Борын-борын заманда яшәгән, ди, булган, ди, бер патша. Ул бик кырыс, усал булган икән, картларны аеруча да яратмаган һәм җитмеш яше тулган һәркемне үтерергә дигән фәрман чыгарган. «Алардан барыбер бернинди дә файда юк», – дип әйтә икән бу җансыз патша.
Шул чорда патша торган шәһәрдә бер яшүсмер егет тә яшәгән. Аның җитмеш яшьлек әтисе булган. Бу егет әтисен бик тә яраткан һәм ничек тә аны үлемнән коткарып каласы килгән. Шуңа күрә карт әтисен кеше күзеннән качырып тоткан. Көн саен, кич җиткәч, егет, әтисе янына килеп, нәрсә күргән, нәрсә ишеткән, барысы хакында да бәйнә-бәйнә аңа сөйләп биргән.
Шулай бервакыт, егет аның янына килгәч, әтисе аннан:
–Улым, дөньяда нинди яңалыклар бар? – дип сораган.
–Бүген иртән, – дип сөйли башлаган егет, – патша үзенең вәзире һәм яраннары белән елга ярына килде. Елга төбендә ялт-йолт килеп, кыйммәтле таш ялтырап ята иде, патша шуны су төбеннән алып чыгарга кушты. Йөзүчеләр су астына чумдылар, ләкин аннан бернинди дә таш таба алмадылар, ә су өстенә чыккач ни күрсеннәр: кыйммәтле таш, элеккегечә, ялт-йолт килеп, су төбендә ялтырап ята. Патша да, яраннары да ташның кая ятканлыгын белә алмый интегәләр...
– Улым, әйт әле, елга ярында берәр агач юк микән? – дип сораган карт.
– Бар. Ул агачның ботаклары патша күреп алган шул кыйммәтле таш турысында су өстенә төшеп торалар, – дип җавап биргән егет.
– Ә ул агачта кош оялары юк микән? – дип, тагын сорау биргән карт.
– Бар, – дигән егет бу юлы да.
– Алай булгач, мин әйткәннәрне тыңла. Кыйммәтле таш су төбендә түгел, ә кош оясында ята. Суда исә аның чагылышы гына ялт-йолт килеп ала, – дип ышандырып әйткән карт.
Иртән иртүк патша үзенең вәзирләре белән елга ярына җыелган, ни күрсеннәр – теге таш һаман да елга төбендә ялтырап ята икән. Су төбенә чумсалар – берни юк! Вәзир һәм яраннар, берни дә аңламыйча, тик басып торалар. Шунда егет патша янына килә дә аңа, баш иеп, болай ди:
– Бөек патша, сүз әйтергә ирек бирче: ташны судан эзләмәгез. Әнә күрәсезме теге агачны? Ул агачта кош оясы бар, ә ояда таш ята. Аны шуннан эзләгез.
Патша кашларын гына селкетеп ала. Яраннар шунда ук агачка ташлана. Минут та үтми, аңа каз йомыркасы зурлыгында кыйммәтле таш алып килеп бирәләр. Патша гаҗәпләнеп кала.
– Үзегезне акыллы кешеләр дип санап йөртәсез, шушы егет кадәрле дә акылыгыз юк икән! – дип сүгә ул үзенең вәзирләрен. Һәм егеткә сорау бирә:
– Сиңа бу хакта кем сөйләде?
– Үзем белдем, – дип җавап бирә егет.
Яраннарның егеткә ачулары килә. Чөнки ул аларны патша алдында хурлыкка калдырды бит! Шунда алар бу егеткә начарлык эшләргә карар кылалар. Патша янына килеп, болай диләр:
 – Егет бигрәк мактанчык икән: «Дөньядагы бөтен сорауга да җавабын беләм», – дип әйтә. Патшабыз, рөхсәт итсәң, тамчы кебек бер-берсенә охшаш ике айгыр күрсәтер идек. Ул, аларга якын бармыйча гына, кайсысының яшь, ә кайсысының карт икәнен әйтеп бирсен!
– Ярар, – дип хуплый аларны патша.
Егетне чакыртып китерә дә болай ди:
– Иртәгә шушы урынга кил, без сиңа ике айгыр күрсәтербез, син аларның кайсысы яшь, кайсысы карт икәнен әйтеп бирерсең.
Егет башын иеп, күңелсез генә өенә кайтып китә. Өендә ул тагын әтисе янына килеп, дәшми-тынмый гына аның янәшәсенә барып утыра.
– Улым, нигә уйга калдың? – дип сорый карт.
– Әти, кыйммәтле таш турында әйткән сүзләрең дөрескә чыкты: аны кош оясыннан табып алдылар! Хәзер инде патша миңа бүтән табышмак бирде.
Егет иртәгәсе көнне нинди кыен табышмакка җавап табарга туры киләсен сөйләп бирә.
– Борчылма, улым! Бу – бик гади мәсьәлә, – дип тынычландыра аны әтисе. – Иртәгә патша янына барырсың. Айгырларны чыгаргач, аларның йөрешенә игътибар ит: яшь айгыр бер генә адымын да тынычлап атламас һәм ерактан ук уйнаклап килер, ә карт айгыр башын гына селкер һәм яшь айгырга юл бирер.
Икенче көнне иртән егет патша сараена юл тота. Берникадәр вакыт узгач, патша да үзенең яраннары белән килеп җитә. Патша кулы белән селтәве була – ике бертөрле айгырны чыгаралар. Айгырларның берсе уйнаклап-уйнаклап бара, ә икенчесе салмак кына, башын селки-селки атлый.
– Айгырларның менә бусысы – яшь, ә бусы – карт, –дип ышандырып әйтә егет.
Егет җавабын да әйтергә өлгерми, вәзир һәм яраннар аңа яңа табышмак әзерләп куялар. Алар бертөрле ике бүрәнәне юнарга куша. Егеткә бүрәнәләрнең кайсысы агачның өске өлешеннән, ә кайсысы аскы өлешеннән киселгән булуын әйтергә туры киләчәк.
 
Егет тагын моңсу гына өенә кайтып керә. Әтисе янына килеп, яңа табышмак турында сөйләп бирә.
– Борчылма, улым, – дип тынычландыра аны әтисе, – бу табышмакның җавабы бик җиңел. Син аларның икесен дә суга салырга куш: агачның өске ягыннан киселгән бүрәнә тулысы белән су өстенә калкып чыгар, ә аскы өлешеннән киселгән бүрәнә бер ягы белән суга батып торыр.
Таң ата. Егет билгеләнгән урынга килә, ә анда ике бертөрле бүрәнә ята. Патша егеткә әйтә:
– Менә сиңа ике бүрәнә. Син аларга тимә, ләкин кайсысы агачның өске өлешеннән, ә кайсысы аскы өлешеннән булуын әйтеп бир!
– Бүрәнәләрнең икесен дә суга салыгыз, – ди егет.
Бүрәнәләрне суга төшерәләр һәм шунда ук берсе өскә калкып чыга, ә икенчесе яртылаш суга бата.
– Менә бусы – агачның өске өлеше, тегесе – аскы өлеше, – дип ышандырып әйтә егет.
Патша шакката һәм: «Сине бу әйберләргә кем өйрәтте?» – дип сорый.
– Үзем белдем, – дип җавап бирә егет.
– Юк, син бик яшь әле, тәҗрибәң дә аз, син бар әйберне дә белеп бетерә алмыйсың, – ди патша. – Дөресен әйт: кем өйрәтте? Әйтмәсәң, сине җәзага тартырга боерачакмын!
«Нәрсә булса, шул булыр, дөресен әйтим инде», – дип уйлап куя егет һәм:
– Миңа әтием өйрәтте, аңа җитмеш яшь тулды. Мин аны үлемнән коткарып калу өчен качырып тотам, – дип, дөресен сөйләп бирә.
– Картлардан да файда чыгып куя, күрәмсең. Аларсыз да булмый икән! – дип әйтә патша һәм кырыс фәрманын юкка чыгара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ