Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйге лагерь: шартлар һәм бәяләр

Җәй башланырга атнадан азрак вакыт калып бара. Әти-әниләр балаларының ялын планлаштырып бетергәндер инде. Әлегә төгәл фикергә килмәүчеләр өчен республикада оештырылачак лагерьлар турында мәгълүмат бир...

Җәй башланырга атнадан азрак вакыт калып бара. Әти-әниләр балаларының ялын планлаштырып бетергәндер инде. Әлегә төгәл фикергә килмәүчеләр өчен республикада оештырылачак лагерьлар турында мәгълүмат бирәбез.
Иң элек саннарга күз салыйк.
Мәгариф министрлыгы 105 041 юлламаның җәйге ялын оештыруны үз өстенә ала. 10 486 бала Татарстан лагерьларында ял итәчәк: шуларның 1891е – авыр тормыш ситуациясендә калучылар, 8595е – сәләтле һәм социаль актив укучылар. 400 бала Кара диңгез буена юл алачак.
Лагерьларда көнгә 5 тапкыр туклану каралган. Бер тәүлеккә норматив 2 550 килокалорий тәшкил итәчәк.
Юллама бәяләренең бер өлеше 6540 тан 16186 сумга кадәр күләмдә Татарстан Республикасы бюджетыныннан компенсацияләнәчәк, лагерьның төренә һәм дәвамлылыгына карап, әти-әниләргә 1800 дән 17000 сумга кадәр түләргә кирәк булачак.
Сәламәт мөмкинлекләре чикләнгән балалар да читтә калмаячак. Шундый 358 бала өчен республикада 5 профильле смена оештырылачак. Балалар йортларында, интернат-мәктәпләрдә, уллыкка алган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен дә «Семь цветов счаться» дигән смена оештырыла. Биредә балалар үзләре генә түгел, уллыкка алган әти-әниләре белән дә ял итә алачак. Барлык лагерьлар турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы mon.tatarstan.ru һәм «Лето» республика үзәге rcleto.ru сайтларында мәгълүмат алырга мөмкин.
Кара диңгез буендагы биш лагерь 5750 баланы кабул итәчәк. Краснодар краендагы Анапа шәһәрендәге «Приазовиец», «Витязево», Сочидагы «Дружба» лагерьларында 3250 баланы кабул итәргә әзер булса, Крым Республикасының ике лагеренда 2500 укучының ялы оештырылачак.
Сменалар 18 көн дәвам итәчәк, юлламалар әлегә бар. Бәясе – 25 мең сумнан башлана. Кара диңгездәге лагерьларда ял итү өчен юллама сатып алу буенча «Черноморец» (ok-chernomorec.ru) республика үзәгенә мөрәҗагать итәргә кирәк.
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ