Логотип Магариф уку
Цитата:

Үсәли мәктәбе патриотлар тәрбияли

Февраль ае ел да мәктәбебездә хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы буларак уздырыла. Аны балалар һәр ел саен яратып һәм көтеп ала. Укучыларның дәрестән тыш вакыты спорт ярышлары, төрле фильмнар карау, в...

Февраль ае ел да мәктәбебездә хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы буларак уздырыла. Аны балалар һәр ел саен яратып һәм көтеп ала. Укучыларның дәрестән тыш вакыты спорт ярышлары, төрле фильмнар карау, викторина сорауларына җавап бирү, хәрби темага тестлар эшләү, укучылар, укытучылар чыгышлары белән үрелеп үтә.
Патриотлар тәрбияләү – бүген иң актуаль тәрбия чараларының берсе. Тарих, җәмгыять белеме укытучысы буларак, ел да үземнең фән атналыгын шушы айлык кысаларында уздырырга тырышам. Быел да мәктәп күләмендә «Яшь антифашистлар көне», «Албай авылы геройлары», «Батырлык дәресе», «Әфган – безнең хәтердә» дип исемләнгән чаралар уздырдым.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Зөбәрҗәт Габделхак кызы Хәйбуллина белән Гөлия Хәниф кызы Насыйбуллина тарафыннан Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дип исемләнгән шигърият кичәсе күңелләрне кузгатты. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган парламент дәресен дә интегральләштереп уздырдык. Аның беренче өлешен татар теле һәм әдәбияты укытучылары туган телебезгә багышласа, икенче өлеше хәрби- патриотик тәрбия юнәлешен алды. Тарих укытучысы буларак, мин милләтара мөнәсәбәтләр, толерантлык, миллилек, милләтчелек, фашизм, нацизм төшенчәләрен искә төшердем. Илебез тарихындагы зур җиңүләрнең бары тик халыклар дуслыгы бәрабәренә генә ирешелгәнлеген аңлаттым. Патриотик тәрбиягә багышланган дәресләр һәр сыйныфта үтте. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы өйрәткән строевой смотрга таләпләрдән чыгып, һәр сыйныф җитәкчесе булачак чыгышны даими кабатлатып торды.

Педагог-оештыручы Эльмира Зиятдин кызы Фәйзрахманова «Безнең армия – ил горурлыгы» дигән чарада хәрби хезмәттә булган һәр солдат турында кыскача белешмә бирелгән презентация эшләгән, ул шулай ук хәрби хезмәт узучыларның хатлары белән таныштырды. Китапханәче вазифасын да башкаручы Эльмира Зыятдин кызы хәрби темага язылган китаплардан, «Армия чемоданы» дигән Бөтенроссия акциясенә багышланган күргәзмәләр оештырды.
Айлык өчен төп җаваплылык, әлбәттә, тормыш иминлеге дәресләре һәм физкультура укытучысы Нияз Рафат улы Шәрифуллин җилкәсендә иде. Эшләр айлык план нигезендә оештырылды. Ул төрледән-төрле спорт ярышлары оештырып, һәр ярышка баллар куеп барды. Укучылар чаңгы ярышында, каршылык полосасын узуда, винтовкадан атуда, отжимание ясауда, вакытка автомат сүтеп  җыюда, противогаз киюдә, егетләр турникта күтәрелүдә, кызлар пресс ясауда көч сынашты. Беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча да укучыларыбыз үз белемнәрен арттырды, «Сугышчан листок» лар чыгарылды. 

Айлык февраль ае буе дәвам итә. Ләкин бездә традиция шундый: төп нәтиҗә 23 февральгә багышланган тантаналы линейкада чыгарыла. Бәйрәм алдыннан җиңүче командаларга, аерым уңышка ирешкән укучыларга Мактау кәгазьләре тапшырыла. Быелгы айлыкның җиңүчеләре – урта яшьтәгеләр арасында 7 нче сыйныф, өлкән сыйныфлар арасында 9 лар! 
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ