Логотип Магариф уку
Цитата:

«Туган тел» Татарстанны яулый

Совет заманында «Татарстан» телеканалының ике-өч сәгатьлек тапшыруларына да разый идек. Хәзер әнә авыл җирендәгеләр дә ничәмә-ничә канал тапшыруларын карап ләззәтләнә. Тик араларында татар телендә сөй...

Совет заманында «Татарстан» телеканалының ике-өч сәгатьлек тапшыруларына да разый идек. Хәзер әнә авыл җирендәгеләр дә ничәмә-ничә канал тапшыруларын карап ләззәтләнә. Тик араларында татар телендә сөйләүчеләре генә азрак шул. Соңгы елларда, «Татарстан. Яңа касыр»дан кала, «ТНВ-планета», «Мәйдан», ТМТВ телеканаллары да татар тамашачылары хозурында. Әле боларга өстәп, күпчелек районнарның җирле телеканаллары бар. Тик күбесе чиле-пешле җырларга, тозсыз мәзәкләргә күбрәк урын бирә шул. Тик бу җәһәттән, исеме үк күңелләргә май булып ятучы «Туган тел» телеканалы җанга якынрак. Нилектәнме? Бердән, татар-башкорт багланышларын ныгытучы. Телеканал, Уфада урнашкан булса да, татарчаны да, башкортчаны да үз күреп, ике тугандаш милләткә бердәй хезмәт итә. Инде аның эшли башлавына да тугыз еллап. Берара Дом.ру аша шәхсән үзем дә, аның 752 нче кнопкасына басып, үзенчәлекле тапшыруларын карап ләззәтләнә торган идем. Тик нигәдер соңгы вакытта Дом.ру аша «Туган тел» тапшыруларын караудан мәхрүм ителдек. Икенчедән, бу телеканал башкорт артистларын татар тамашасына таныту юнәлешендә җитди эш башкара. Ник дисәгез, күпчелек күренекле татар артистлары Башкортстан төбәгеннән булса да (суы, табигате шундый шифалыдыр инде!), без – татарстанлылар башкорт җырчыларын, аларның иҗатын бик үк белеп бетермибез шул. Шуңа да халкыбызның күренекле артисты, әлеге «Туган тел» телеканалында «Җырым сиңа, кадерлем!» тапшыруларын алып баручы Венера ханым Ганиева Казанда башкорт артистларының солянка концертларын оештыру тәкъдимен җиткерде. Өченчедән, бу телеканал изге күңелле, милләт, телебез язмышы өчен янып йөрүче эшкуар Азат Вахитов җилкәсендә, чөнки ул – аның генераль директоры. 9 ел буе бу авыр йөкне җигелеп тарта. Чыгымы да шактый: елга 10 миллион сумнан артык. Чыгымы никадәр генә зур булмасын, үз халкыңа рухи азык таратудан олырак, колачлырак нәрсә була аламы соң милләт җанлы Азат әфәнде Вахитов өчен! Хәзер инде аның «Туган тел» телеканалы тапшыруларын кабельле телевидение аша илебезнең 56 төбәгендә 13 миллионнан артык тамашачы карый ала. Инде әнә Татарстан тамашасы өчен дә «Туган тел» телеканалы күпкә якынаерга тора: Казанда ул үзенең редакциясен булдырды. Әлегә ул Казанның «Корстон» отелендә урнашкан. Ә аның директоры – танылган телевидение алып баручысы Миләүшә Сибгатуллина.


068«Туган тел» телеканалында эшләүчеләрнең киләчәк максатлары изге: тапшыруларның сыйфатын яхшырту. Шулай да «Туган тел» телеканалы белән таныштыруга багышланган матбугат конференциясендә күңелгә тигән бер нәрсәне әйтми һич ярамый: татарча барган очрашуда татар телеканалын оештыручы Азат әфәнде русча чыгыш ясады.


Фото: tatar-inform.tatar Фото: tatar-inform.tatar

Телевидение булып телевидение ачарга көч- җегәр тапкан милләттәшебез үз туган телебездә дә сөйләшергә өйрәнсен иде инде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ