Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукайны кемнәр укыткан?

Укучыларыбыз игътибарына яңа рубрика тәкъдим итәбез: «беренче укытучы».  Анда, белем юлын татар мәктәбендә хәреф танудан башлап, киләчәктә  үзләре сайлаган юнәлештә ил-дөнья күркенә әйләнгән галимнәр,...

Укучыларыбыз игътибарына яңа рубрика тәкъдим итәбез: «беренче укытучы».  Анда, белем юлын татар мәктәбендә хәреф танудан башлап, киләчәктә  үзләре сайлаган юнәлештә ил-дөнья күркенә әйләнгән галимнәр, сәясәтчеләр, әдәбият-сәнгать әһелләре, башка һөнәр ияләренең тәүге укытучылары турындагы хатирәләре урнаштырылачак.


Әлеге фикергә безне сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның Кырлайдагы музей-комплексында  бер бик истәлекле фото белән танышу этәрде. Сурәт ияләренең кием-салымнары буенча узган гасыр башларын чагылдырган ул саргылт рәсемнән безгә таба өч зыялы зат бага. «Шуларның уртадагысы – Габдулла Тукайның беренче укытучысы, – дип сөйләде  музей хезмәткәре, һөнәре буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөмбел Минһаҗева. – Әтисе Мөхәммәтгариф мулла үлгәннән соң, ятим малайны Кырлай кешесе Сәгъди абзый Салихов  үзләренә уллыкка алып кайта. Габдулла  башта абыстайдан дин сабагы ала. Аннан, ябык тәнле, мәюс карашлы  алты яшьлек огланның  искиткеч зирәклеген күреп,  XIX гасырның 80 нче елларында Кырлай мәдрәсәсендә мөгаллимлек кылган Хәбибрахман хәлфә аны үзенә шәкерт итеп ала».


«Укытучы – гыйлем өйрәтүче,


 дәрес укытучы һәм балаларның


 җанын тәрбияләүче».


                               Ризаэддин Фәхреддин


Шулай итеп, Габдулла Тукайның тәүге укытучысы үз заманы өчен зыялы нәселдән чыккан Хәбибрахман хәлфә булган дип танысак, хак булачак. Аның бу яклардагы алдынгы карашлы дин әһелләреннән берсе саналган Фәтхерахман хәзрәт энесе икәнен истә тотканда, Габдулланың мәгърифәт юлына аяк басуы фәрештәләрнең: «Амин» дигән чагына туры килә дип тә өстәргә мөмкин. Булачак шагыйрьнең Кырлай мәдрәсәсендә белем эстәве ике ел ярым – аны 1894 елның көзендә Бәдри абзый Кушлавычка алып кайтып киткәнче дәвам итә.


Сөмбел ханымның әйтүенә караганда, сабый Габдулла әлифба өйрәнеп йөргән мәдрәсә Сәгъди абзыйлар белән күрше Әхмәтхан бай Мөхәммәтҗанов утарының аяк очындарак урнашкан булган. Быел «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте ачык һавадагы музейга әйләндергән Сәгъди Салихов ихатасы һәм бакчасы аша Ия елагасы буендагы кое янына төшеп, аргы яктагы мәчеткә карап бассаң, мәдрәсәнең нигез «җөйләре» шәйләнә кебек. Бүгенге көндә элемтәчеләр Әхмәтхан байның ике катлы агач йортын төзекләндерү белән шөгыльләнә. Берочтан халкыбызның сөекле Габдулласы өчен тәүге мәктәп булган мәдрәсәнең фундаменты казып чыгарылса, ул Сәгъди абзый һәм Әхсәтхан утарларына ялганып, XIX  гасыр һәм XX гасыр башындагы татар авылы тормышын чагылдырган тарихи-этнографик сакланыш җыелмасына әйләнер иде. Әлбәттә, анда төрки дөньяның мәшһүр шагыйре генә түгел, күренекле акыл иясе булган Габдулла Тукайның беренче укытучысы Хәбибрахман хәлфәгә истәлек тактасы куелыр.


Ятимлек язмышы авылдан-авылга, каладан-калага күчеп йөрергә мәҗбүр  иткән Габдуллага, Кырлайдан киткәннән соң, аң-белем бирүче мөгаллимнәр шактый була, билгеле. Сабакташы Камил Төхвәтуллин (Мотыйгулла хәзрәт улы) үзенең истәлекләрендә: «Габдулла әфәнде, Казаннан Уральскига (Җаек) килгәндә, ун яшьләрдәге бала иде. Монда аңа әүвәл сабак укыткан хәлфәсе Фәтхетдин Рәхмәтуллин булды», – дип язып калдыр- ган. Ул шулай ук булачак шагыйрьнең  «яшь вакытында ук нечкә табигатьле вә назик күңелле булганга күрә, ул һаман  уку артындан йөреп, шунарга бик зур ихлас баглаган»лыгын да билгеләп үтә.


Ә менә шул шигъри җанлы япь-яшь  татар егетен, ул елларда әле, әйтергә мөмкин, үсмерен, Пушкин, Лермонтов әсәрләрен тәрҗемә итәрлек тел-лөгать куәтенә җиткергән мөгаллим кем  икән? Тукайга иҗатын моңа кадәр  татар әдәбиятчылары даирәсендә күрелмәгән югарылыкка күтәрүгә ирешүдә аның  рус поэзиясен тирәнтен аңлавын һәм аның иң мәшһүр вәкилләрен үрнәккә алуы ярдәм иткәнлеген танымыйча кала алабызмы? Әлеге сорауларга җавап Уральск тарихчысы Габдерахман Кәлтиев хатыннан табабыз. «Тукаев 1895 елны  Уральскига килү белән, аның җизнәсе Галиәсгар Госманов Габдулла Тукаевны Уральски областында атаклы карт укытучы Әхмәдшаһ абзый Сираҗетдинов школына укырга бирә, – дип яза тарихчы язучы Әхмәт Фәйзигә. – Әхмәдшаһ абзый Сираҗетдинов – Тукайның беренче рәт рус телендә сабак укыткан һәм йаурупача тәрбия биргән остазы»... Ул чакта үзен  Гарифов дип  йөрткән Габдулла «гаять дәрәҗәдә зирәк һәм сәляхиятьле (сәләтле) шәкерт булып, Әхмәдишаһ Сираҗетдиновның үз файдалануында булган китаплар аркылы рус классикларының әсәрләре белән танышып, үз-


үзен онытыр дәрәҗәдә аларны кызыгып укып, хәтта шул көннән башлап, аларны тәрҗемә итү белән шөгыльләнә башлаган...» (Рухи мирас. Казан. 2016 ел. 126–129, 134 битләр.) Хат авторы,  башлангыч иҗатында гарәп-фарсы-төрек сүзләрен мул кулланган Габдулла Тукайның, әкренләп әлеге йогынтыдан тазарынып, саф татар шигъриятен тудыруын да рус әдәбияты белән танышлык нәтиҗәсе, дип раслый. Аның фикеренчә, Әхмәдшаһ Сираҗетдинов – Тукайга саф татар телен дөрес белеп, русчадан татарчага дөрес тәрҗемә итү эшенә өйрәткән остазы.


Мөгаллимнәре, остазлары биргән һәммә гыйлемне үзләштереп, аны табигатьтән бирелгән биниһая зур сәләте берлә үрә һәм шуны милләт фәһеменә юнәлтә алуы – сөеклебез Габдулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты. Халыкка хезмәт иткән талант кына адәми затка мәңгелек танылу китерә.


61-bit


Сөмбел ТАИШЕВА


Фоторәсемнең чыганагы: http://tukay.ucoz.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ