Логотип Магариф уку
Цитата:

Уфада “Татар телен яратучылар” клубы ачылды

Уфада "Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнергә теләүчеләр" өчен махсус клуб оештырылды. Әлеге клубта төрле яшьтәге укучылар сөйләшергә, язарга, укырга өйрәнү белән беррәттән, татар халкының тарихы, мәдәни...

Уфада "Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнергә теләүчеләр" өчен махсус клуб оештырылды. Әлеге клубта төрле яшьтәге укучылар сөйләшергә, язарга, укырга өйрәнү белән беррәттән, татар халкының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныша. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы яза.


7-02


Дәресләр атнасына бер тапкыр - чәршәмбе яки пәнҗешәмбе көнне “АртКлуб” иҗади һөнәрханәсендә яки "А-Книга" китап кибетендә үтә. Клубны Уфаның “Нур” татар дәүләт театрының хезмәткәре Гөлшат Сафина оештырган.


“Эшне башлап җибәрер алдыннан бераз каушап калдым. Белемем буенча татар теле укытучысы булсам да, укыту тәҗрибәм зур түгел. Шулай да үземне кулга алып, тиз арада эшне җайга салып җибәрдем. Аерым кагыйдәләр дә керттем. Әйтик, кеше аена ике дәрес калдыра икән, без аның белән саубуллашабыз. Китүчеләр урынына  телне өйрәнергә теләүче яңа кешеләр килә. Дәрес вакытында фольклор, әдәбиятка дә вакыт бүленә. “Татар ашлары”, “Туган көннәр” дигән дәресләрне практик рәвештә үткәрәм. Татар спектакльләренә бергәләп йөрибез, дәрестә халык җырларын тыңлыйбыз, шигырь, мәкальләр өйрәнәбез. Апрель азагында беренче төркемем фольклор чыгыш рәвешендә, чакырылган кунакларга һәм журналистларга алган белемнәрен күрсәтәчәк. Телне бөтенләй белмәгәннәр күп. Укучылар арасында татарлар гына түгел, руслар да бар. Дәресләр бушлай, минем энтузиазм һәм энергияга корылып кына бара. "Сиңа башкалардан күбрәк кирәк мени?" - кебек сүзләр дә ишетергә туры килә. Ә минем зур теләгем - "Татар телен яратучылар клубы"н үстереп җибәрү. Киләчәктә бәлки милләтпәрвәр спонсор табылыр дип өметләнәм“, - диде клуб җитәкчесе Гөлшат Сафина.


Гөлшат Сафина әйтүенчә, татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны көннән-көн арту сәбәпле, янә бер төркем оештырылган. Шулай итеп, әлеге вакытта Уфа клубында барлыгы 28 кеше үз теләге белән татар телен өйрәнә.


Бүгенге көндә Уфада “Әлифба” татар балалар бакчасы һәм ике татар гимназиясе (№65, № 84) эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ