Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларны өй эшләреннән азат итәләр?

Күптән түгел массакүләм мәгълүмат чаралары аша шундый яңалык таралды: Швециянең бер мәктәбендә 7-9 сыйныф укучыларын апрель ае буена өй эшләреннән, контроль эшләрдән һәм имтиханнардан азат иткәннәр. Е...

Күптән түгел массакүләм мәгълүмат чаралары аша шундый яңалык таралды: Швециянең бер мәктәбендә 7-9 сыйныф укучыларын апрель ае буена өй эшләреннән, контроль эшләрдән һәм имтиханнардан азат иткәннәр. Ел саен 9 сыйныфлар арасында җәйге каникуллар алдыннан үткәрелә торган милли имтихан гына искәрмә булып калган. Мәктәп җитәкчелеге әйтүенчә, бу укучыларның сәламәтлеген кайгыртып кабул ителгән карар. Әгәр бу тәҗрибә уңай нәтиҗәләргә китерә икән, аны тагын ике айга озайтырга уйлыйлар. Укучыларның һәм укытучыларның эшчәнлегендә яхшы якка үзгәрешләр сизелсә, 2019 елга бу тәҗрибәне тулысынча кертергә дә мөмкиннәр икән.


«Шәп! Бездә дә шулай булсын иде!», – дип куйгандыр бу хәбәрне ишеткән һәр укучы. Кемнең генә мәктәптән укып кайткач, янәдән дәрес хәзерләргә утырасы килә икән? Укытучыларның да төрлесе бар бит. Кемдер өй эшләрен өеп-өеп бирә, ә икенчеләре балаларны кызганып, кайбер көннәрдә укучыларын әлеге өстәмә эштән азат итә. Һәркемнең үз фикере.


Бу хакта укытучылардан һәм укучылардан сораштырдык.


 Эльвина Усмановаинглиз теле укытучысы
Буа


– Мин балаларга өй эше бирүне дөрес дип саныйм, чөнки ул укучыларның мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә юнәлдерелгән эш төрләренең берсе булып тора. Шулай ук өй эше бирү ФДББС таләпләренә караган дәресләрнең эчтәлегендә дә аерым этап буларак урын ала. Балаларга өй эшен эшләү ниндидер зыян китерә дип уйламыйм. Киресенчә, ул аларга мәктәптә өйрәнгәннәрен аңлап йомгаклап куярга һәм мөстәкыйль рәвештә эшләргә өйрәнергә ярдәм итә.


Елена Александровабашлангыч сыйныфлар укытучысы


Балык Бистәсе


–  Өй эше бирү һичшиксез кирәк дип уйлыйм. Чөнки ул укучыга өйрәнгән материалны яхшырак үзләштерергә булыша. Безнең мәктәптә укыту яңа стандартларга нигезләнеп алып барыла. Һәр сыйныф укучысы өчен дәрес әзерләү вакытының үз нормалары бар. Бу программа буенча без укучыларга берничә төрле өй эше тәкъдим итәбез. Бала, үз мөмкинлекләреннән чыгып, өй эшен үзе сайлап ала. Шуңа күрә һәр укучының өй эше күләме дә төрлечә була. Болай эшләү укучыларга авырлык тудырмый.


Альбина Архипова, 10 сыйныф укучысы


Казан


– 10 сыйныфка кадәр мин өй эше бирүнең мәгънәсен күрмәдем. Ә хәзер моның кирәкле нәрсә икәнлеген аңлый башладым. Югарырак сыйныфта укыган саен яңа мәгълүматны кабул итү авырлаша бара. Шуңа күрә, әгәр өйдә дә шөгыльләнмәсәң, алга таба кыенга туры килә. Телдән әзерләнә торган өй эшләре дә (эчтәлек сөйләү, шигырь ятлау) бик файдалы дип уйлыйм, чөнки ул тел байлыгын арттыра, дөрес һәм матур итеп сөйләргә өйрәнергә булыша.


Камилә Һадиуллина, 10 сыйныф укучысы


Казан


– Дәрес әзерләргә яратмасам да, өй эшләре бирүне кирәк дип саныйм. Чөнки ул  дәрестә үткән теманы кабатлау һәм алган белемнәрне ныгытып кую өчен файдалы. Әмма укытучылар өй эшләрен артык күп бирәләр. Минемчә, аның күләмен киметергә кирәк. Шулай ук өйгә эшләрне яңа кызыклырак форматта бирсәләр, әйбәтрәк булыр иде.



Дуслар, ә сез ничек уйлыйсыз? Кирәкме өй эшләре, әллә юкмы?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ