Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыга тьютор ярдәме

Резедә МӨСТӘКЫЙМОВА,Лениногорск районы Куакбаш төп мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы, «Авыл укытучысы – 2015» бәйгесе җиңүчесе2015 елның 1 нче сентябреннән V сыйныф укучылары...

Резедә МӨСТӘКЫЙМОВА,
Лениногорск районы Куакбаш төп мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы, «Авыл укытучысы – 2015» бәйгесе җиңүчесе


2015 елның 1 нче сентябреннән V сыйныф укучылары белем алуны Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФДББС) нигезендә дәвам иттерделәр. Балалар башлангыч сыйныфларда 4 ел дәвамында берникадәр чыныгу алган булсалар да, яңа стандартлар белән беренче очрашкан төп мәктәп укытучылары өчен бу зур сынауга әверелде. Әлеге күчешне җиңеләйтү максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2015 елның февраль–декабрь айларында «Белем бирүдә тьюторлык» дип аталган махсус курслар оештырды. Әлеге курсларда һәр муниципаль берәмлектән якынча 6–10 укытучы ФДББСны гамәлгә кую эшендә ярдәм күрсәтүче тьюторлар булырга әзерләнде.


Сез яңа стандартларга әзерме?
Иң элек тьюторлар диагностик сораштыру ярдәмендә һәр укытучының яңа стандартларга әзерлек дәрәҗәсен ачыкладылар.
Сораштыру нәтиҗәләре укытучыларның бер өлешенең Стандартларны гамәлгә куюда психологик яктан әзер түгеллеген күрсәтте. Моның нигезендә үз көчеңә ышанмау, ФДББСның эчтәлеге, идеологиясен аңлап бетермәү, норматив документлар белән аз таныш булу кебек факторлар ята. Әлеге проблемаларны чишү өчен, башта Стандартларны «кулга каләм тотып» өйрәнеп чыгарга киңәш ителә. Һәр укытучының өстәл китабына әверелергә тиешле әлеге документ белән җентекләп танышып чыкканнан соң, укытучыда курку хисе, шик-шөбһәләргә урын калмаячак.
Үрнәк өчен китерелгән критерийларга нигезләнеп, һәркем үзенең әзерлек дәрәҗәсен тикшереп карый ала.


Диагностик сораштыру
Критерий (туры килгән критерийларны «+» тамгасы белән билгеләргә) Педагогның үзбәясе
Когнитив юнәлеш
ФДББСның мәктәп өчен әһәмиятен аңлыйм
ФДББСны гамәлгә куюда мөһим булган норматив документлар белән таныш
Системалы-эшчәнлекле юнәлешнең үзенчәлекләрен беләм
ФДББСны гамәлгә куюда педагогның ролен аңлыйм
Мотивацион юнәлеш
ФДББСны гамәлгә куюда актив катнашам
Мәҗбүри квалификация курсларыннан тыш өстәмә курсларда белем алам
Шәхси аспект
Субъект-субъект мөнәсәбәтләрен урнаш­тыра беләм
Укучылар белән демократик стильдә аралашам
Укучыларга индивидуаль якын киләм
Толерант
Методик юнәлеш
Тәрбияви, үстерелешле, вариатив уку материалын сайлый беләм
Уку эшчәнлегенең компонентларын (максат кую, планлаштыру, бәя, рефлексия) формалаштыру өстендә эшлим
Укучыларның проект эшләрен оештыра беләм
Укучыларның тикшеренү эшләрен оештыра беләм
Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген хуплыйм
Укучылар эшчәнлеген төрле формаларда (индивидуаль, парлы, төркемнәрдә) оештырам
Укучыларга сайлау мөмкинлеген тудырам
Дәрестән тыш эш формаларын кулланам
Метапредмет нәтиҗәләрне билгеләү һәм бәяләү диагностикасы белән таныш


Дәрес максатларын ничек билгеләргә?
Мәктәптә белем бирү процессының төп формасы – дәрес. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килерлек дәрес нинди булырга тиеш? Бу – укытучыларны борчыган төп мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Тьюторлар белән берлектә үткәрелгән түгәрәк өстәлләр вакытында укытучылар дәреснең максат-бурычларын билгеләү турында фикер алыштылар.
Элегрәк без дәрескә төп өч максат куй­сак (белем бирү, үстерелешле, тәр­бия­ви), хәзер ул белем бирү програм­масын үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнә.
Стандартка нигезләнеп төзелгән үрнәк программаның (аларны дәүләт мәгълүмат системасы – fgosreestr.ru сайтыннан алып була) «Предмет нәтиҗәләре» дигән бүлегендә һәр предмет өчен «Чыгарылыш сыйныф укучысы өйрәнәчәк» дигән өлештән конкрет дәрескә туры килә торган очракны сайлап алырга, дәрес темасына бәйле рәвештә аңа төзәтмә кертергә, тулыландырырга киңәш ителә.
Мисалга инглиз теленнән «Авыл җирлегендә яшәү» дигән теманы алыйк. Үрнәк программада язылган «Вербаль терәкләргә (план, сораулар, ачкыч сүзләргә) нигезләнеп өйрәнелгән тема кысаларында бәйләнешле монологик сөйләм төзү» дигән күнекмәне безнең дәреснең максаты итеп түбәндәгечә үзгәртеп булыр иде: «Планга нигезләнеп, «Авыл җирлегендә яшәү» темасына бәйләнеш­ле монологик сөйләм төзергә өйрәнү».
Хәзер дәрес максатын элеккечә укытучыга бәйле рәвештә «өйрәтү», «формалаштыру» сүзләрен кулланып түгел, ә иң элек укучы эшчәнлеген күз алдында тотып, «өйрәнү» дип кую дөресрәк. Башлангыч сыйныфларда максатны укы­тучы күп очракта үзе билгеләсә, урта звенода укучы үзе өчен инде бу эшне мөстәкыйль башкарырга тиеш.
Дәреснең максат-бурычларын билгеләгәндә, предмет күнекмәләреннән тыш, уку-укыту эшчәнлегенең метапредмет нәтиҗәләрен дә исәпкә алу кирәк.


Дәвамы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ